XVIII йөз ахыры — XIX йөз башындагы Рәсәй законнары типтәрләрне аерым халык, хәтта аерым милләт итеп карасалар да, чынлыкта без чирмеш типтәрләрен, чуаш типтәрләрен, мордва типтәрләрен һ.б.ны беләбез. Үз халыкларыннан алар җир биләүдә һәм кайбер башка өлкәләрдә өстенлеккә ия булулары белән генә аерылганнар.

Кайбер галимнәр типтәрләрне Казан ханлыгы алынганнан соң качып киткән татарларның бер өлеше дип саный.

Хәзерге Татарстанның көнчыгыш районнарында, мәсәлән элекке Алабуга, Минзәлә, Бөгелмә өязләрендә типтәрләр аеруча күп булган. Әйтик, 1792 елгы кенәгә буенча Алабуга өязендә 652 типтәр һәм бобыль, Минзәлә өязендә (көнбатыш өлешеннән кала) — 5597, Бөгелмә өязендә 4 500 типтәр һам бобыль исәпләнгән, Тарихи документларда типтәрләрнең Иске һәм Яңа Карабаш, Бишмунча авылларында яшәүләре теркәлгән.

Бер мисал китерик. 1800 елларда Бикбулат Карьясе (хәзерге Иске Минзәләбаш, Сарман районы) халкы ирле-хатынлы ике типтәрне үзләренә кабул иткән. Авылның кулъязма тарихына караганда, аларның нәселе 1878 елга кадәр авыл белән бергә яшәгән. 1878 елда исә авылга «землемер» килеп, боларга иң әйбәт җирләрне «ярып» китә. Авыл җыены карары буенча, старшина Кәрим карт һәм тагын бер Әлми дигән карт землемер артыннан Нөркәй авылына тикле барсалар да, эшнең уңай нәтиҗәсе булмый, ару җирләр типтәрләр биләвендә кала.

Хәзерге вакытта элекке типтерләр төп гавам белән аралашып, кушылып беткәннәр дияргә мөмкин.