Әгәр дә кеше төшенкелеккә бирелсә яки аның эче пошса, Мөхәммәд صلى الله عليه وسلم аңа шундый доганы укырга куша: Ул әйтә: «Әгәр дә кеше, эч пошу яки кайгы килгәннән соң, шушы доганы укыса:
«Әллаһүммә иннии гәбдүк, ибнү гәбдик, ибнү әмәтик. Нәәсыйятии биядик, мәдыйн фийә хүкмүк, гәдлүн фийә кадааук. Әсъәлүкә бикүллисмин һүә ләк, сәммәйтә биһи нәфсәк әү әнзәлтәһү фии китәәбик әү гәлләмтәһү әхәдән мин халкъыйк әү истәъсәртә биһи фи гыйльмил гайби гиндәк ән тәҗгәләл – Курәәнә рабигә калбии вә нүүрә садрии вә җәләәъә хүзнии вә зәһәәбә һәммиии», — Аллаһ аның эч пошуын, кайгысын юкка чыгара һәм аны шатлык белән алыштыра. Сәхәбәләр: «Без бу доганы өйрәникме?»- дип сорадылар. Мөхәммәд (с.г.с) әйтте:«Әйе, ишеткән һәр кешедә аны өйрәнергә тиеш» (Әхмәд, №4318).
Мәгънәсе: «Йә Аллаһ! Дөреслектә, мин Синең колың, Синең колың булган ир-атның баласы, Синең колың булган хатын-кызның баласы. Минем алгы чәчем Синең кулыңда (ягъни Син минем белән нәрсә теләсәң шуны эшлисең), миңа карата Синең карарың үтәлә, Синең хөкемең гадел. Мин Синнән Үзеңне атаган яки китабыңда иңдергән яки мәхлукларың арасында берәрсенә өйрәткән яки Үзеңнең яшерен гыйлемеңдә күрсәтмичә калдырган бөтен исемең белән Коръәнне йөрәгемнең шатлыгы, күкрәгемнең нуры һәм кайгым белән эч пошуымныңюкка чыгуына сәбәпче итүеңне сорыйм!»
Башка хәбәрләр
31.01.2025
20.01.2025
10.05.2024
28.04.2024

2025 елда Ураза кайчан башлана һәм тәмамлана?
2025 елда Рамазан март аенда башлана, Ураза 30 көн дәвам итәчәк. Традиция буенча, мөселманнарга бер ай дәвамында...
Укырга
2025 елда Корбан бәйрәме кайчан була?
2025 елда Корбан бәйрәме, елдагыча, Татарстанда, шулай ук Россиядә һәм бөтен дөньяда Мәккәдәге хаҗ гамәлләре...
Укырга«Изге Болгар җыены 2024»: кайчан була, бәйрәм программасы
2024 елда «Изге Болгар җыены» 19 майда якшәмбе көнне узачак. Бөтен Россиядән 50 меңнән артык мөселман Татарстанның...
УкыргаСабантуй 2024: Татарстанда Сабантуй бәйрәме кайчан булачак?
Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәмен 2024 елда үткәрү даталарын раслады. Республика...
Укырга