Түбән Каманың Үзәк Җәмигъ мәчетендә татар теле дәресләре башланып китте.  Дәресләр 2024 елның маена кадәр, барлык теләүчеләр өчен атна саен үткәреләчәк дип көтелә. Бу турыда ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курслар атна саен ир-атлар өчен сишәмбе (вторник) көнне 18.00-20.00 сәгатьләрдә, ә хатын-кызлар өчен дүшәмбе (понедельник) көнне 18.00-20.00 сәгатьләрдә үткәреләчәк.

Бу дәресләргә татар телен яңа өйрәнүчеләр дә, белемен алга таба арттыручылар да йөри ала. Дәресләргә инде 17 кеше язылган. Укулар түләүсез. Дәресләрне Илһам Ишмөхәммәтов һәм Зәйнәп Хәсәншина алып бара. Алар — югары категорияле татар теле укытучылары.

Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә, барлык уку-методик әсбаплар, яңа парталар белән җиһазландырылган, 25 кеше сыйдырышлы татар теле кабинеты бар. Монда шулай ук төрле язучылар һәм китапханәчеләр белән очрашулар да оештырылып килә.