Фәкыйһ үзенең иснәде белән Ибен Габбастан риваять итә. Ул Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең әйткәнен ишетте: «Дөреслектә, Рамазан ае кергәндә, җәннәт елдан-ел зиннәтләнә һәм хәзерләнә. Әгәр Рамазан киченең башы булса, Гареш астында җил исәр. Ул җилне «Мәсира» дип атыйлар. Оҗмах агачларының яфраклары, ишек капкачларының боҗралары селкенер, бу хәлдә сөенеч авазы ишетелер. Ишетүчеләр ул аваздан күркәмрәк аваз ишетмәделәр. Хур кызлары, хәтта җәннәтнең югары урыннарына басканга кадәр чыгарлар. «Безне Аллаһы Тәгаләдән яучылап сораучы бармы? Аллаһы Тәгалә ул яучыны безгә өйләндерсен иде», — диярләр. Соңыннан әйтелер: «Әй җәннәт башлыгы, бу нинди кич?» Ризван ул хур кызларына: «Ни кушсагыз шуны әзерләрмен», — дип җавап бирер. Әй күркәм изге кызлар, бу кич Рамазан аеның беренче киче, дип әйтелер. Аллаһы Тәгалә әйтер: «Әй Ризван, Мөхәммәд галәйһиссәләм өммәтенең ураза тотучылары өчен җәннәтләрнең ишекләрен ач. Әй Мәлик, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең өммәтеннән булган ураза тотучылардан тәмуг ишекләрен биклә. Әй Җәбраил, җиргә төш, шайтаннарның көчлеләрен чылбырлар белән бәйлә һәм аларны диңгез төбенә ташла. Ул шайтаннар Минем дустым булган Мөхәммәд өммәтенең уразаларын бозмасыннар».
Рамазан аеның һәр кичендә Аллаһы Тәгалә өч мәртәбә әйтер: «Миннән сораучы бармы? Мин аның сораганын бирермен. Әй, тәүбә итүче бармы? Мин аның тәүбәсен кабул итәрмен. Ярлыкау сораучы бармы? Мин аны ярлыкармын».
Соңыннан бер кычкыручы кычкырыр: «Юклыктан башка тулы савыт белән һич киметмичә кем бирер? Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә Рамазан аеның һәр кичәсендә авыз ачкан вакытта тәмугтан мең-мең колны коткарыр, аларның һәрберсе үзләрен газапка ваҗиб итүчеләр, һәркайчан җомга киче һәм җомга көне булса, ул җомганың һәрбер сәгатендә тәмугтан мең-мең кол азат ителер аларның һәркайсы газапны үзләренә ваҗиб иттеләр. Рамазан аеның соңгы көнендә булса, бу көндә айның башыннан ахырына кадәр азат кылынган кадәр кол азат ителер. Әгәр кадер киче булса, Аллаһы Тәгалә Җәбраилгә боерыр, фәрештәләр җәмәгате белән җиргә иңәр. Җәбраилнең яшел әләме булыр, аны Кәгъбәгә кадап куяр. Җәбраилнең алты йөз канаты булыр, ике канатын ачмас, мәгәр кадер кичәсендә генә ача. Бу өммәткә Җәбраил фәрештәләрне күндерер. Алар һәрбер утыручыга, һәрбер намаз укучыга һәм һәрбер зекер әйтүчегә сәлам бирерләр. Фәрештәләр өммәт белән күрешерләр, таң атканга кадәр өммәтнең догаларына, әмин, дип әйтерләр. Әгәр таң атса, Җәбраил галәйһиссәләм кычкырыр: «Әй фәрештәләр җәмәгате, китәргә китәргә». Фәрештәләр әйтерләр: «Мөхәммәд галәйһиссәләм өммәтләренең хаҗәтләре хакында Аллаһы Тәгалә ни кылды»? Җәбраил әйтер: «Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә карады, ягъни алардан явызлыкларны кичте һәм аларны ярлыкады, мәгәр дүрт төрле халыкны гына ярлыкамады». Әйтерләр: «Кемнәр алар»? Җәбраил галәйһиссәләм әйтер:
«Беренчесе, даими хәмер эчүче; икенчесе, ата-анасын ачуландыручы; өченчесе, кардәшләренең хәлләрен белмәүче; дүртенчесе, көнчелек итеп дошманлык саклаучы».
Әй Аллаһының илчесе, дип әйтелде. Рәсүлуллаһ әйтте: «Ул кеше кардәшлекне өзгән булыр, ягъни мөэмин кардәшенә өч көннән артык сүз кушмый йөрер. Әгәр фитыр гаетенең кичәсе булса, бу «рөхсәт киче» дип аталыр. Фитыр гаете көненең иртәсе булса, һәр шәһәргә фәрештәләр җибәрелер.
Алар җиргә иңәрләр, йорт башларында торырлар, бер тавыштан кычкырырлар. Аллаһы Тәгалә яраткан мәхлукларның барчасы ул тавышны ишетерләр, мәгәр адәмнәр һәм җеннәр генә ишетмәсләр. Апар әйтерләр: «Әй Мөхәммәд өммәтләре, юмарт булучы Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә чыгыгыз. Ул Аллаһы Тәгалә бүләк бирер һәм олуг гөнаһысын ярлыкар. Гает намазын укый торган урыннарына чыксалар, Аллаһы Тәгалә үзенең фәрештәләренә әйтер: «Әй Минем фәрештәләрем, әгәр гамәлен кылса, хак алучының әҗере ни булыр?» Фәрештәләр әйтерләр: «Әй безнең Хуҗабыз, аның әҗерен Син Үзең бирүче». Аллаһы Тәгалә әйтер: «Әй фәрештәләр, Мин сезне шаһит итәм, дөреслектә, Мин аларны Рамазан аендагы көндез ураза тотулары, кич уяу торулары белән савабын кылдым, Үземнең ризалыгым белән гөнаһларын ярлыкадым». Аллаһы Тәгалә әйтер: «Әй Минем бәндәләрем, Миннән сорагыз, Үземнең хөрмәтем һәм олуглыгым белән ант итәм, дөнья һәм ахирәт өчен бу көнне сорасагыз да бирәм».
Әбү һөрәйрәдән риваять ителә. Рәсүлуллаһ галәйһиссәләм әйтте: «Рамазан аенда өммәтемә биш төрле хасият бирелде. Аннан элек булган өммәткә бирелмәгән иде. Авыз исенең хушлыгы, ураза кешенең авызы Аллаһы Тәгалә каршында яфәрдән дә хуш ислерәк, ул өммәт авыз ачканга кадәр фәрештәләр алар өчен ярлыкауны сорарлар. Рамазан аенда шайтаннарның көчлеләре бәйләнер. Бу айда Рамазаннан башка котыла торган вакытка кадәр шайтаннар котылмаслар. Аллаһы Тәгалә Үзенең оҗмахын һәркөн бизәр һәм җәннәткә әйтер: «Минем изге бәндәләремә якынай. Алардан мәшәкать һәм рәнҗеш ташланды. Алар сиңа омтылырлар, актык кичтә аларның гөнаһлары ярлыканыр». Әйтелде: «Әй Рәсүлуллаһ, ул кич, кадер киче түгелме?» «Юк, мәгәр үз эшен үтәсә, гамәл кылучыларга әҗер хакы бирелер», — дип әйтте.
Әбү һөрәйрәдән риваять ителә. Рәсүлуллаһ галәйһиссәләм үзенең сәхабәләрен сөендереп әйтте: «Тәхкыйк, сезгә мөбарәк Рамазан ае килде. Тәхкыйк, Аллаһы Тәгалә сезнең өчен Рамазанның уразаларын фарыз итте. Рамазанда җәннәт ишекләре ачылыр һәм җәһәннәм ишекләре бикләнер. Рамазанда шайтаннарның куәтлеләре бәйләп куелыр һәм Рамазанда кадер кичәсе бар. Ул кичә мең айдан да артыграк».
Хайсәмәдән риваять ителә. Ул әйтте: «Әгәр зур гөнаһлардан сакланса, Рамазаннан Рамазанга, хаҗдан хаҗга, җомгадан җомгага һәм намаздан намазга кадәр арада булган гөнаһларга кәффәрат, дип әйтә торганнар иде».
Гомәр разыяллаһү ганһүдән риваять ителә, ул: «Рамазан ае керсә, хуш килдең безне пакьләүче, дип әйтә иде. Рамазанның һәркайсы изге. Көндез ураза тотулар һәм кич уяу торулар һәм бу Рамазанда малны сарыф итү — ул малны Аллаһы юлында тотуга тиң».
Әбү һөрәйрә Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән риваять итә. Ул әйтте: «Аллаһы Тәгалә әйтте: «Адәм баласы уразадан башка кыла торган һәр изгелек уннан җиде йөз өлешкә кадәр. Чөнки ул ураза тик Минем ризалыгым өчен генә һәм ул бәндәгә уразасы бәрабәренә әҗерен Мин генә бирүчемен. Чөнки ул бәндә Минем өчен ашау-эчүне һәм күңел теләкләрен ташлый». Ураза — ул уттан пәрдә. Ураза тотучының ике шатлыгы бар: берсе — авыз ачканда, икенчесе — Кыямәт көнендә Аллаһыга юлыккан вакытта.
Фәкыйһ үзенең иснәде белән Салман Фарсидән риваять итә. Ул әйтте: «Шәгъбанның соңгы көнендә Рәсүлуллаһ безгә хөтбә сөйләде. Әйтте: «Әй адәмнәр, тәхкыйк, сезне күләгәләп мөбарәк һәм олуг ай килде. Ул айда кадер кичәсе бар һәм ул кичә мең айдан артыграк. Янә Аллаһы Тәгалә бу айда көндез ураза тотуны фарыз, кич уяу торуны нәфел кылды. Гүя Рамазаннан башка айда фарызны үтәгән кебектер. Бер кеше ул Рамазанда фарызны үтәсә, гүя Рамазаннан башка вакытта җитмеш фарызны үтәгән кебек булыр. Рамазан ае — ул сабырлык ае. Сабырлыкның савабы җәннәт. Ул ай тигезлек ае, бу айда мөэминнең ризыгы арттырылыр. Берәү ураза тотучыга авыз ачтырса, аңа кол азат итү әҗере булыр һәм гөнаһлары ярлыканыр». Без әйттек: «Әй Рәсүлуллаһ, безнең һәркайсыбыз ураза кешене авыз ачтыра торган нәрсә тапмый». Пәйгамбәр галәй- һиссәләм әйтте: «Аллаһы Тәгалә бу савапны сөт, хөрмә, яки бер йотым су белән авыз ачтыручыга бирә. Бер кеше ураза тотучыны туйдырса, аның гөнаһларына ярлыкау булыр һәм ул кешене Раббысы минем махсус күлемнән бер мәртәбә эчерер. Бер мәртәбә эчкәннән соң, хәтта оҗмахка кергәнчегә кадәр һич сусамас». Ул авыз ачтыручыга ураза тоткан кешенең әҗере кебек, һич ким булмаган әҗер булыр. Ул шундый ай, аның башы рәхмәт, уртасы гөнаһларны ярлыкау, ахыры җәһәннәмнән азат итү булыр. Бер кеше ураза вакытында хезмәтчесенең хезмәтен җиңеләйтсә, Аллаһы Тәгалә ул кешене җәһәннәмнән азат итәр».
Фәкыйһ үзенең иснәде белән Ибен Мәсгудтән риваять итә: Рамазанда ураза тоткан бәндәгә сөйләшмичә тик торуда бернәрсә юк. Аллаһыны зекер итсә, Аллаһы Тәгалә хәләл иткән нәрсәне хәләл, хәрамын хәрам дип белсә, ул Рамазанда начар һәм кабәхәт эшкә дучар булмаса, тиешле көнендә Рамазаннан чыкса, мәгәр шундый бәндәнең бөтен гөнаһлары ярлыканыр, һәр тәсбих һәм тәһлил бәрабәренә оҗмахта яшел изумруд таштан бер өй төзелер, ул изумруд ташның эчендә кызыл якут, якутның эчендә куыш эчле энҗедән чатыр булыр. Шул энҗе эчендә хур кызларыннан бер хатын булыр. Ул хатын кулында алтыннан, кызыл якут белән бизәлгән ике беләзек булыр. Аның яктылыгыннан җир яктырыр.
Әбү Мәсгуд Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән риваять итә, ул әйтте: «Тәхкыйк, Рамазан ае якынлашты. Рамазан аеның нинди әҗерле икәнен белсәләр, минем өммәтем ул айның ел буе булуын теләрләр иде. Хузәга кабиләсеннән бер кеше әйтте: «Безгә Рамазандагы әҗер турында сөйлә әле». Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: «Рамазан вакытында, елдан елга җәннәт бизәлер. Рамазанның беренче кичә булса, Гареш астыннан җил исәр оҗмах агачларының яфракларына бәрелүдән шалтырап китәр. Бу хәлгә хур кызлары карарлар һәм әйтерләр: «Бу айда безнең өчен бәндәләреңнән ирләр кыл, безнең күзләребез аларга карап, аларның күзләре безгә карап нурлансын. Бәндәләрдән Рамазанда ураза тотучы булса, эче куышлы энҗедән ясалган чатыр эчендә хур кызларыннан ике хатынга никахланыр. Аллаһы Тәгалә Үзенең китабы Коръәндә ачык бәян иткән аятькә нигезләнеп: «Ул җәннәттә чатырларда гына тора торган хур кызлары булыр». («Рахмән», сүрәсе, 72) Хур кызларыннан булган һәрбер хатында җитмеш кием булыр, ул киемнәр бер-берсенә охшамаслар. Җитмеш төрле хуш ис бирелер. Кызыл якуттан ясалган урындык хозурында алардан һәрбер хатын булыр. Ул урындыклар энҗе белән тукылган, һәрбер урындыкта җитмеш түшәк, ул түшәкләр яхшы атластан булыр. Һәрбер хатынга җитмеш хезмәтче кыз бирелер. Бу әҗер Рамазан аенда ураза тотучының һәрбер көне өчендер. Уразада булган башка гамәлләр бу хисапка керми».
Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән риваять ителә: ул әйтте: «Рәҗәп ае минем өммәтемнең ае. Ул рәҗәпнең башка айларга караганда артыклыгы — минем өммәтемнең башка өммәтләргә караганда булган артыклыгы кебек. Шәгъбән ае — ул минем ай. Рамазанның башка айларга караганда булган артыклыгы — Аллаһы Тәгаләнең мәхлуклары каршында булган артыклыгы кебек».
Фәкыйһ үзенең иснәде белән Хәсәннән риваять итә: «Дөреслектә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм чыкканда, кешеләр бер-берсе белән низагълашалар иде.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: «Сезгә кадер кичәсе хакында хәбәр бирү өчен килдем һәм шул кадер кичәсендәге әҗерләргә генә ышануыгыздан куркам. Шаять, кадер кичәсенә ышануыгызда изгелек булыр. Соңгы ун көне эчендә тугызы калганда, ул кадер кичәсен эзләгез. Җиде көн калганда, калган бишендә һәм өч көн калганда соңгы кичәсендә эзләгез. Ул кадер кичәсенең галәмәтләре: ул ачык һәм җиңел кич, эсселеге дә һәм салкыны да булмас. Ул кичнең иртәсендә кояш чыгар, кояшның күләгәсе булмас, ягъни томанланмас. Бер кеше ул кичтә әҗер-савапка ышанып уяу торса, Аллаһы Тәгалә аның шул кичтән әүвәл булган гөнаһларын ярлыкар».
Фәкыйһ әйтте: «Тәхкыйк, Пәйгамбәр галәйһиссәләм кич уяу торуда һәм көндез ураза тотуда ышануны һәм разыйлыкны шарт кылды. Аллаһы Тәгалә вәгъдә иткән савапка күңел белән ышану иман була. Аллаһы Тәгаләнең вәгъдә иткән савабына юнәлгән һәм Аллаһы Тәгаләгә кечелек кылган хәлдә булу разыйлык була. Әгәр бәндә Пәйгамбәр галәйһиссәләм бәян иткән савапларга һәм фазыйләтләргә ирешергә теләсә, Рамазан аеның хөрмәтен тану, телне ялганнан, гайбәттән һәм артык сүздән, әгъзаларны хаталардан һәм аяк таюдан, күңелне көнләшүдән, мөселманнарга дошман булудан саклану тиешле. Әгәр моны эшләсә, Аллаһы Тәгалә ул бәндәдән кабул итәрме, юкмы дип куркырга кирәк».
Хәкимнәрнең кайберләреннән риваять ителә. Бер хәким: «Әй минем Раббым! Дөньяда кайгы иясенә әҗер бирүне өстеңә алдың, ахирәттә савап бирүне вәгъдә иттең. Әй Раббым! Әгәр син безгә бу уразаны кайтарсаң, безне кайгы бәрабәренә бирә торган әҗердән мәхрүм итмә, әй күркәм сыйфатлар белән танылган күркәм Зат!» — дип әйтә торган булган.
Әбү Зәррдән риваять ителә. Ул әйтте: «Пәйгамбәр белән ураза тоттык, Рамазанның егерме өченче кичәсе булгач, кич белән торып, төннең өчтән бер өлеше үткәнгә кадәр намаз укыды. Моннан соң егерме дүртенче кичәсе булгач безгә чыкмады. Егерме бишенче кичәсе булгач, янә безнең янга чыгып, кичнең бер өлеше үткәнгә кадәр безнең белән намаз укыды. Без: «Бу кичәбез артыграк булсачы!» — дидек. Рәсүлуллаһ галәйһиссәләм әйтте: «Берәү чыгып имам белән, хәтта имам кайтып киткәнгә кадәр кич торса, аңа бөтен кич уяу торган савабы язылыр». Моннан соң егерме алтынчы кичәдә Пәйгамбәр галәйһиссәләм безнең белән намаз укымады. Егерме җиденче кичә булгач, торып бөтен гаиләсен җыйды һәм безнең белән намаз укыды, хәтта фәләх вакыты үтүдән курыктык. Нәрсә ул «фәләх», дип сорадык. Әбү Зәрр: «Сәхәр ашау», — диде.
Гайшә разыяллаһү ганһәдән риваять ителә. Рамазан киченең башында Пәйгамбәр галәйһиссәләм чыгып, мәчеттә намаз укыды. Аның белән бергә кешеләр дә намаз укыдылар. Таң аткач, кешеләр бу хәлне сөйләшә торган булдылар. Икенче кичтә кешеләр күбәйде. Пәйгамбәр галәйһиссәләм намаз укыды, аның белән бергә башкалар да укыдылар. Өченче кичә булгач халык күбәйде, хәтта мәчет әһеленнән гаҗиз калды, мәчеткә сыймас булдылар. Пәйгамбәр галәйһиссәләм кешеләр янына чыкмады, бары тик иртә намазына гына чыкты. Иртә намазын укыгач, кешеләргә карап әйтте:
«Пәйгамбәр бу кичәдәге эшегездән курыкмады. Ләкин мин сезнең хозурга кичке намазның фарыз ителүеннән курыктым. Әгәр фарыз ителгән булса, үтәүдән гаҗиз булыр идегез».
Гайшә разыяллаһү ганһә әйтте: «Пәйгамбәр галәйһиссәләм Рамазан кичләрендә уяу торуны фарыз итеп боермыйча гына кешеләрне өнди иде. Рәсүлуллаһ вафат булгач, Әбү Бәкер разыяллаһү ганһүнең хәлифәлек заманында бу эш шулай дәвам итте. Гомәр бине Хаттаб хәлифәлегенең әүвәлендә бу эш шул рәвештә калды. Гомәр кешеләрне Үбәй бине Кәгъб разыяллаһү ганһүнең өенә җыйды».
Гали бине Әбү Талиб разыяллаһү ганһүдән риваять ителә. Ул әйтте: «Гомәр бине Хаттаб бу тәравихне миннән ишеткән хәдистән алды». Әйттеләр: «Әй мөэминнәрнең әмире, ул нинди хәдис?» Әйтте: «Рәсүлуллаһ галәйһиссәләмнән ишеттем, ул: «Гареш тирәсендә Аллаһы Тәгаләнең яраткан урыны бар, ул урынны «Хәзыйратүль-кудс», диләр. Ул урын нурдан, андагы фәрештәләрнең һич саны юк. Мәгәр аларның санын Аллаһы Тәгалә генә белә. Аллаһы Тәгаләгә шулкадәр гыйбадәт кылалар ки, вакытларын һич гыйбадәтсез үткәрмиләр. Рамазан аеның кичәләре булса, Раббыларыннан җиргә иңәргә рөхсәт сорарлар. Адәм балалары белән намаз укырлар, һәр кичәне җиргә төшәрләр. Аларны тоткан һәр кеше, яки алар тоткан һәрбер кеше шундый бәхет белән бәхетле булыр ки, ул бәхеттән соң мәңге кайгы күрмәс», — диде. Гомәр әйтте: «Бу сүзне сөйләгәч, әлеге гамәлне кылу безгә бигрәк тә тиешле». Хәзрәти Гомәр кешеләрне тәравих намазына җыйды, һәм шул тәравих намазын шәргый итеп куйды».
Гали бине Әбү Талиб разыяллаһү ганһүдән риваять ителә. Рамазан аеның бер кичәсендә чыккач, мәчетләрдә кыйраәтне ишетте, андагы ялтыраган кандилләрне күреп әйтте: «Гомәр безнең мәчетләребезне Коръән белән нурландырган кебек Аллаһы Тәгалә Гомәрнең каберен яктыртса иде». Госман бине Гаффән разыяллаһү ганһүдән дә шулай ук риваять ителде.