Язучы, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе Радик Нуретдин (Радик Фәми улы Нуртдинов) 1949 елның 7 июнендә Башкортстанның Аскын районы Иске Мотабаш авылында дөньяга килә.

Иске Казанчы урта мәктәбен, Башкорт дәүләт университетын, аннары аспирантура тәмамлый.

Күп еллар туган ягы мәктәпләренда, Бөре педагогия институтында укыта.
Аннары «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны», «Башкортстан пионеры», «Татарстан яшьләре» гәзитләрендә һәм «Азатлык» радиосында хәбәрче булып эшли.

Татарстанның Яшел Үзән районы Бишнә авылында җитәкче йөген тарта, эшкуарлык белән шөгыльләнә.

Соңгы елларда Радик Нуретдин халкыбызның милли үзаңын күтәрү өчен «Шура» журналы һәм «Татар,уян!», «Тургай» интернет-сәхифәләре оештырып, алар аша укучыларга гамьле-чәмле язмалар җиткерә.

Шулай ук интернет аша Урал төбәгендә яшәгән татар язучыларының һәм шагыйрләренең иҗатын туплау белән дә шөгыльләнә.

2015 елның 24 августында татар халкының тугры улы Радик Нуретдинның йөрәге тибүдән туктады. Ул туган авылы Мотабаш зиратында җирләнде.

Шигърияткә бала чактан ук гашыйк булган Радик Нуретдин бик күп шигырьләр авторы. Күренекле композитор Роза Сәхәветдинова аның «Җил капка», «Һәр көнне керәсең төшемә» шигырьләрен көйгә салды һәм алар татар-башкорт халкының яраткан җырларына әйләнде.

Радик Нуретдинның авыр чирдән гомере өзелүе татар әдәбияты дөньясында зур югалту булды, әмма аның халкына бүләк иткән матур шигырьләре, якты йөзе, яхшы сүзе калды…

Шагыйрьнең якташлары исеменнән Өлфәт Солтаншин язды

Чыганак: Яндекс Дзен