Тәһарәт яки госел алганда юылачак әгъзаның бер җирендә җәрәхәт ачылып, аны юу зарарлы булса, ул җәрәхәт юылмый, юеш кул белән аның өстенә мәсих кылына. Әгәр мәсих кылу да зыян китерә торган булса, шул җәрәхәтне каплаган бәйләвеч яки кәгазь өстенә мәсих кылына. Әгәр бәйләвечне куптару җәрәхәткә зарар китерсә, аның астында калган сәламәт җиргә дә мәсих кылу җитә.
Бәйләвечкә мәсих кылу өчен аның тәһарәтле вакытта ябылуы шарт түгел. Тәһарәтсез вакытта ябылган булса да, мәсих кылу дөрес була. Бәйләвеч ниндидер сәбәп аркасында төшеп китсә яки куптарылса да мәсих бозылмый, әмма астындагы җәрәхәте төзәлгәннән соң, аңа мәсих кылырга ярамый.