«Хәшер» сүрәсенең 21-24 нче аятьләре:
Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим
«Ләү әңзәлнәә һәәзәл-куръәәнә галәә җәбәлил-ләра-әйтәһүү хаашигам мүтәсаддигам-мин хашйәтилләәһи, вә тилькәл-әмсәәлү нәдърибүһәә лин- нәәси ләгалләһүм йәтәфәккәруун
Һүәллааһүлләзии ләә иләәһә илләә һүә гаалимүл-гайби вәш-шәһәәдәти һүәр-рахмәәнүр-рахиим
Һүәллааһүлләзии ләә иләәһә илләә һүәл-мәликүл-куддүүсүс-сәләәмүл-мүэминүл-мүһәйминүл-газиизүл-җәббәәруль-мүтәкәббир, сүбхәәнәллааһи гаммәә йүшрикүүн
Һүәллаһүл- хааликуль-бәәри-үл-мүсаввиру ләһүл-әсмәәә-үл-хүснәә, йүсәббихү ләһүү мәә фис-сәмәәвәәти вәл-әръдый вә һүәл-газиизүл-хәкиим».
(Әгәр без бу Коръәнне бер тауның өстенә иңдерсәк, ул тауның Аллаһыдан куркудан кисәкләргә бүлгәләнүен күрер идең. Бу мисалларны кешеләр өчен китерәбез, бәлки алар уйланырлар.
Ул, шундый Аллаһыдыр ки. Аннан башка һичбер илаһ юк. Яшеренне дә, ачыкны да белер.
Ул Рахмән һәм Рәхимдер. Ул шундый Аллаһыдыр ки, Аннан башка бернинди илаһ юк. Ул хөкемдар, мөкатдәс, сәламәттер, мөэминдер, халыкка да сәламәтлек бирүче, яратканнарын саклаучы һәрнәрсәне җиңүче, һәрнәрсәне үз хөкеменнән уздыручы, олылык һәм бөеклек иясе! Аллаһ кяферләрнең уртак һәм дусларыннан пакьтер һәм ерактыр.
Ул — Аллаһ, Яратучы, яратканнарның арасында тәртип белән яратучы, тәртипкә кертүче галәмгә аһәң бирүче, яраткан һәр барлыкка аерым- аерым бер сыйфат һәм үзенчәлек бирүчедер. Иң гүзәл исемнәр — Аныкы. Күктә һәм җирдә булганнар барчасы да аны зикер һәм тәсбих итәрләр. Ул — Газиз (һәрнәрсәне җиңүче) һәм Хакимдер.)