«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

1.Куль әгуузү бираббин-нәәс.

2.Мәәликин-нәәс.

3.Иләәһин-нәәс.

4.Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс.

5.Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс.

6.Минәл-җиннәти вән-нәәс».

Якынча мәгънәсе:

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Әйт: «Кешеләрнең Раббысы булган Аллаһуга сыгынамын.

2. Кешеләрнең патшасы булган Аллаһуга сыгынамын.

3. Кешеләрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһуга сыгынамын.

4. Чигенә-чигенә сәваблы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп вәсвәсә кылучы ханнәснең зарарыннан.

5. Ул ханнәс кешеләрнең күңеленә явызлыкны саладыр.

6. Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм кешеләрдән дә бардыр: (Ягъни җеннәрнең һәм адәмнәрнең яманлыкларыннан явызлыкларыннан сыенамын. Зарар теләүчеләрнең зарарыннан һәрвакыт Аллаһуга сыенып йөрү – һәр мөселманга ляземдер.)