Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ мөхтәрәм мөселман кардәшләрем!

Изге Рамазан ае узып та китте. Көчебездән килгәнчә ураза тоттык, намазлар укыдык, якыннарыбызга сый-хөрмәт күрсәттек, фәкыйрь-мохтаҗларга өлеш чыгардык. Аллаһы Тәгалә барлык игелекле гамәлләребезне кабул итсен, шулар хисабына әҗер-савапларга ирешеп, ике дөнья бәхетен насыйп итсен!

Барлык мөселман карләшләремә иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, тынычлык, акыл-хикмәт һәм файдалы гыйлемнәр телим! Ил-көннәребез тыныч булсын. Аллаһы Тәгалә төрле афәтләрдән Үзе сакласын!

Киләсе Гаетләребезне дә шатланышып, сау-сәламәт хәлдә, бергәләшеп каршыларга насыйп булсын!