«Ураза калкан булып тора, һәм кайсыгыз булса да ураза тотса , барлык начарлыктан читләшсен, һәм тавышын күтәрмәсен, әгәр кем дә булса аны ачулана башласа, яки аның белән ызгышырга омтылса: «Дөреслектә мин — ураза тотучы!» — дип әйтсен.» (хәдис)

Уразаның максаты — тирәнтен рухи гыйлемгә ирешү. Ул кеше нәфесен барлык гөнаһлардан чистарта, ураза тәкъвалыкны арттыруга бер сәбәп булып тора.

Аллаһы Тәгалә иң башта безнең җаннарыбызны яралткан һәм һәм дә табигате бик латыйф, күркәм, мөлаем җаннарыбыз Раббысын күреп гашыйк булган. Аллаһы Тәгалә җаннардан сораган: «Минме сезнең Раббыгыз»? Җаннар әйткәннәр: «Син безнең Раббыбыз». Шуннан Аллаһы Тәгалә нәфесне барлыкка китергән һәм әйткән: «Минме синең Раббың?» Нәфес җавап биргән: «Син — син, мин — мин». Төеп тә, яндырып-пешереп тә ул Раббысын танымаган. Бары тик дүрт атна ашсыз-сусыз торганнан соң гына ул Раббысын таныган. «Син минем Раббым, ач кына калдырма», — дигән.

Җан тәннең бер өлеше, кальбебезне тотып тора. Нәфес ике каш арасына урнаштырылган, ул үзенең вәсвәсәсен күңелгә салып тора. Аны бары тик ураза тотып кына «тәрбияләп» була. Бу вакытта ул зәгыйфьләнә, рухыбыз чистарып, агарып кала. Тәнебездә рухыбыздан килгән фикерләргә урын арта. Рамазан аенда үзеңне җиңү, эчке халәтеңне контрольдә тоту җиңеләя адәм баласына! Аның асылы да шуннан гыйбарәт.

Аллаһы Тәгаләнең бер көдси хәдисеннән аңлашылганча, Ул күкләргә, җиһанга, галәмнәргә сыймас, әмма мөэмин бәндәнең калебенә сыяр. Ә җан ул чиксез мәңгелек. Кеше никадәр күбрәк Раббысына якынаерга тырышса, Аллаһ Тәгалә аңа шулкадәр күбрәк итеп Үз рәхмәтен ачып сала. Рамазанны «бәрәкәт ае» дип тә йөртәбез. Бу вакытта, чыннан да, барыбыз үзен бәхетлерәк тоя, хис итә. Чөнки бу чорда күңелләребезгә коткы салучы шайтани затларга да богау салына.

Ураза тотарга теләүчеләр Рамазан аена алдан әзерләнсәләр яхшы булыр. Рамазанга Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) ике ай дәвамында әзерләнә, изге айга кавыштыруны сорап дога кыла торган булган. Шуңа күрә мөэмин-мөселманнар да Рамазан аена үзләрен алдан әзерләргә тиеш. Әзерләнү дигәндә, ач торуны күз алдында тотмыйм, ә алдан ук күңелең, рухың белән көтеп, әзерләп, ниятләп тору дигән сүз. Тәнебезнең төзелеше шулай яратылган ки, башта фикеребез булырга тиеш. Ә тән фикергә буйсына. Уразаның максаты — гыйбадәт. Адәм баласы Аллаһ кушкан әйберне гыйбадәт итеп үтәргә әзер булып, фикере, күңеле, калебе белән карар кылырга тиеш. Ә инде ашау-эчүдән тыелып торуга килсәк, монысы бүген күпләргә таныш физик процесс.

Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов