«Мисвак авызны һәм тешләрне пакьләр. Аллаһның ризалыгына сәбәп булыр, күзне нурлан­дырыр». (Хәдис-шәриф)

Пәйгамбәребез; мисвакны күп кулланырга кушкан. Мисвак теш чистарту өчен бер төр агачтан ясалган таякчык, аны суга манчып йомшартасың, һәм ул теш щеткасына охшап кала. Мисвакны кул­лану бик күп төрле авырулардан саклану чарасы булып тора. Кешенең бик күп авырулары ашказа­ны һәм эчәк авыруларыннан башлана. Ашны ашказанына тешләр эшкәртеп бирә. Мисвак тешләрне кариестан, авыз куышлыгында микроблар үрчүдән саклый. Мисвакны бер мәртәбә куллану да авыз ку­ышлыгындагы 80 процент зарарлы микробларны юк итә. Аны даими куллану төрле авырулардан шифа бирә, бик күп эчке әгъзаларның эшчәнлеген көйли, активлаштыра, зиһенне, камил акылны сак­лауда ярдәм итә.

Иллиной университетының галимнәре 7 ел буе­на мисвакның составын тикшергәннәр һәм аннан авыз эчендә булган микробларның үрчүен туктату­чы һәм кариесны, тешләрнең черүен кисәтүче матдәләр, шул исәптән, фтор элементы бүлеп чы­гарганнар.

Эчә торган су фторга ярлы урыннарда, гадәттә, фторлы таблеткалар бирәләр, алар исә, эмальнең нык­лыгын, черүгә чыдамлылыгын арттыра. Фторлы па­сталар белән дә теш чистарту файдалы. Бу пасталар­ны мисвак катнашкан пасталар алыштыра ала.

Мисвак белән теш чистарту теш төбендәге каты утырмалардан, ташлардан да арындыра. Стоматолог Эрик Шапира: «Мисвак ботагын башта чәйнәп йомшартыгыз, соңыннан теш өстендәге йомшак һәм каты куныкны чистарта башлагыз. Сивак агачында бу ятмаларны эретә торган май бар. 3-5 мин. теше­гезне мисвак ботагы белән ышкыгыз», — ди.

Даимән мисвак ботагы һәм пастасы белән кулла­нучыларда теш һәм аңкау авырулары сирәк очрый, аларның тешләрендә төрле таплар булмый.

Гадәттә, теш чистарту пасталарына синтетик аб­разив, ягъни шомарту матдәләре кушыла, ә мисвак кушылган пасталарда табигый антисептиклар һәм уртларның канауына һәм ялкынсынуына каршы тора торган таннин бар.

Бик күп теш пасталары чыгаручы компанияләр бу фәнни ачышлар белән кызыксыналар, чөнки үзләренең продукцияләрендә синтетик компонент­ларны табигый булганнарга алыштырырга телиләр.

Тешне мисвак белән чистарту — сөннәт, саваплы гамәл һәм мисвак кушылган пасталар, алар гадәттә, хәләл. Шуның өчен мөселманнар аларны башка теш чистарту ысулларыннан өстен күрәләр.

* * *

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, мисвакны еш кулланыйк һәм аның бихисап файдаларын истә то­тыйк. Менә аларның кайберләре генә:

  1. уртларны ныгыта;
  2. авыздан чыккан исне яхшырта;
  3. күз күрүен яхшырта;
  4. тештәге куныкны, ташларны бетерә, аларны агарта;
  5. ашказаны, эчәкләрнең эшчәнлеген җайга сала;
  6. балаларның кариес авыруын кисәтү чарасы булып тора;
  7. артикуляцияне, тавышны яхшырта;
  8. йокы килүне бетерә;
  9. фәрештәләрне сокландыра;
  10. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешүгә сәбәп була.

Галимә Харисова