Физик яктан актив булу, даими хәрәкәт — йөрәк сәламәтлегенә, мускулларны һәм сөякләрне ныгытуга, шулай ук оптималь авырлыкны саклауга ярдәм итә. Атнага кимендә 150 минутны интенсив физик активлыкка багышларга киңәш ителә.
Көн саен 400 граммнан да ким булмаган яшелчә һәм җиләк-җимеш, аксым һәм файдалы майларны үз эченә алган баланслы рацион белән тукланырга.
Җитәрлек су эчү. Тәкъдим ителгән норма — көненә 2 литр чамасы, әмма ул ихтыяҗларга карап үзгәрергә мөмкин.
Начар гадәтләрне ташлау. Тәмәке тарту һәм алкоголь куллану — онкологик, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм эчәклек системасы патологияләре куркынычын арттыра.
Йокы. Тәүлегенә 7-8 сәгать дәвамында йоклау — организмны тернәкләндерү, иммунитетны ныгыту һәм когнитив функцияләрне саклау өчен кирәк.




