Рамазан аена ике айдан азрак вакыт калып бара. Аллаһы Тәгалә безгә ураза аена әзерләнү өчен форсат бирә. Рәҗәп ае да, шәгъбән ае да изге Рамазан аена әзерлек өчен форсат. Шуның өчен бу айларда нәфел уразалар тотсак, Рамазан аена кергәч, фарыз уразаны тоту җиңел булачак.
Гадәттә, пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм атнаның дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм ай җәдвәле буенча 13, 14, 15 көннәрендә ураза тоткан. Иртәгәдән безнең рәҗәб аеның 13-14-15 көннәре башлана. Шуңа да бу көннәрне бушка уздырмыйк, мөмкинлегебез булса уразалар тотып үткәрик. Безгә Раҗәб аеның фазыйләтләрен тиешле дәрәҗәдә олылап, тыелган гамәлләрдән читтә торырга, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, рәхим-шәфкатенә ирешергә насыйп булса иде!