Рамазан аена керергә санаулы гына көннәр калып бара. Һәр эшнең дә башы һәм ахыры бар. Һәр эшкә әзерлек кирәк, алдан әзерләнеп куйсаң эшне башкарып чыгу да җиңелрәк була. Бу гыйбадәт кылуда да шулай.

Менә без Рамазан ае алдыннан безне изге айга әзерли торган шәгъбан аена да кердек.

Рамазан аена әзерлекне алдан ук башларга кирәк. Галимнәр әйтә: “Сәхабәләр изге айга 6 ай кала әзерләнә башлаганнар. Аллаһыдан: “И, Раббым, бу Рамазан айларын күрергә насыйп итсәң иде. Гыйбадәт кылудан мәх­рүм кылмасаң, тәүбәләребезне кабул итсәң иде, дип сораган, сәхабәләрне безгә үрнәк итеп китерәләр.

Рамазан аена ничек әзерләнергә соң?

Әзерлекнең беренче өлеше итеп — безгә тәүбәгә килергә, истигъфар кылырга кирәк. Ягъни, узган елларда кылган гамәлләргә карап, үзебезгә-үзебез анализ ясыйбыз. Кешеләрне рәнҗетмәдек­ме, нинди кимчелекләр булган, тотмый калган уразаларыбыз юк микән? Ниндидер хаталарыбыз бар икән, аларны төзәтергә ашыгырга кирәк. Бу чын ихлас күңел белән Аллаһы Тәгаләнең изге аена калебләрне пакьләп килеп керү була.

Икенчесе — калебне әзерләү. Пәйгамбәребез (с.г.в.с): “Бездә ике калеб юк. Ә бер калебтә яхшылык белән яманлык бергә туры килә алмый”, — диде. Ягъни, әгәр дә без Рамазанга керер алдыннан калебләребезне чистартмасак, анда Аллаһы Тәгалә риза булмаган әйберләргә урын бар икән, димәк, яхшылыкка анда урын юк дигән сүз. Бу бик куркыныч. Шуңа да изге айга уйларыбызны, ниятләребезне, тормышыбызны чистартып керергә кирәк.

Өченчесе — Рамазан аена шатлану. Озак күрмәгән туганыңа сөенгән шикелле: “Рамазан килеп җитә”, — дип куану шулай ук безнең калебтә булырга тиеш.

Дүртенчесе — узган Рамазанда тотылмаган уразаларыбыз булса, аны шәгъбан аенда тизрәк тотып бетерергә кирәк.

Бишенчесе — Рамазан аена әзерләнеп кергән вакытта без гыйлем алырга да тиешбез. “Гыйлемнәребезне яңартыйк, дини китаплар күбрәк укыйк, үзебезне борчыган сорауларга җаваплар алып, тынычланып, изге айга килеп керик”, — дип, галимнәребез безгә аңлата.

Рамазан аенда вакытны күбрәк гыйбадәттә, зикер әйтүдә, догада уздыру өчен безгә башка дөнья эшләрен алдан бетереп куярга кирәк. Дөрес, төп эшне ташлап булмый, ләкин кулдан килгәнчә һәр көнебезне дә бераз бушатсак, ураза тотуы да, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу да җиңелрәк бирелер, иншәАллаһ.

Раббыбыз ирләрне гаиләдә баш итеп куйды. Шуңа күрә, Рамазанга үзе генә түгел, ә бөтен гаиләсен әзерләү ир-атлар өстендә. Хатынына, аңлый алу яшендә булган балаларына вәгазьләр сөйләү, дәресләр бирү — һәр мөселманның вазифасы.

Рамазанга әзерләнү турында Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдисләрендә күп сөйләнелә. Рәсүлебез мөмкинлеге булган һәр кешегә шәгъбән аенда ураза тотуны сөннәт итә. Ләкин галимнәребез шәгъбанның уртасыннан “Сәламәтлеге булган кешеләр генә ураза тотсын”, — дип аңлаталар. Ягъни, Рамазан аена хәлсезләнеп кермәс өчен. Ә инде Рамазан аена керергә бер-ике көн генә калса, галимнәр нәфел ураза тотмаска киңәш итә. Чөнки бу шәригатькә туры килми. Бу вакытта инде без Рамазан аеның башланганын көтәбез һәм изге айга кергәч кенә ураза тота башлыйбыз. Ягъни, Рамазан аен көтеп алган кебек булсын өчен, тоташтан ураза тоткан кебек булмасын өчен.

Шулай ук шәгъбан аенда ураза тоту гына түгел, ә Рамазан аенда кылына торган: Коръән уку, ураза тотучыларга авыз ачтыру, сәдака бирү кебек барлык гыйбадәтләрне үтәп, савап җыярга да мөмкинлек бар.

Авыруларны, картлыкны, хәлсезлекне һәм шифасын да Аллаһы Тәгалә бирә. Шуңа да ураза тотарга сәламәтлегең ягыннан ярамый икән, үз-үзеңә зыян сала-сала ураза тоту тыела. Шуңа күрә Рамазан ае алдыннан табиблар белән киңәшләшү кирәк. “Алар ничек әйтә, шуңа карап гамәлеңне кылырсың”, — дип, галимнәребез безгә аңлата. Бу шәригать ягыннан дөрес була.

Рамазан аена ныклы әзерлек белән керергә, бу изге айны күрергә, хәерле итеп үткәререгә һәрбарчабызга насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен.