Искә төшереп үтәбез быел 2018 елда Рамазан ае 16 майда башланып китте, ә мәчетләребездәге тәүге тәравих намазлары (ураза аендагы махсус намазалар) 15 майда укыла башлады.

Татарстан мөфтияте карары буенча, фитр сәдакасының (Рамазан ае сәдакасы) иң ким дигәндәге күләме 100 сум. Ә зәкят түләүче (бай саналучы) кешеләргә, аны 600 сумнан бирү тәкъдим ителә.

Сәламәтлеге начар булу сәбәбле ураза тота алмаучы һәм аны башка вакытта да каза кыла алмаучы кешеләргә — һәр ураза тотылмаган көн өчен фидия сәдакасы түләү тиешле. Фидия сәдакасының күләме бер көн өчен 200 сум. Әлеге төр сәдакаларның күләме пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһиссәләм) хәдисләре буенча, ярма һәм җимеш бәяләре белән чагыштырып, билгеләнә.

Ураза гаете, быел 2018 елда, 15 июньгә туры килә. Фитр сәдакасын әлеге бәйрәмгә кадәр биреп куярга кирәк. Әлеге төр сәдака (фитр) һәр гаилә әгъзасыннан түләнә. Ягъни яңа туган бала исеменнән дә. Ярлы кешеләр өчен фитр сәдакасын түләү мәҗбүри түгел.