Сөләймән  Давыдның улы иде. Аллаһ тәгалә аны пәйгамбәрләрдән кылып, Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылуга чакыру белән йөкләде. Раббул- Гыйззә аңа кошлар һәм барча хайваннар телен бел­гертте һәм шулай ук җеннәрне аңа буйсындырып, аларны аның гаскәре вә хезмәтчеләреннән кылды.

Аллаһ тәгалә аңа шундый көч-кодрәт биргәнлеген белеп, кешеләр дә, җеннәр дә Сөләймән галәйһис­сәламгә буйсыналар иде. Раббысы тарафыннан шундый нигъмәтләр бирелүенә карамастан, ул тәкәбберләнмичә, берәүне дә золым кылмыйча, бер Аллаһка гына гыйбадәткә чакыра бирде.

Бу хакта Аллаһ тәгалә Коръәндә болай диде (мәгънәсе):  «Давыдка вә улы Сөләймәнгә хикмәтле белем бирдек вә алар әйттеләр: «Без­не дәрәҗәдә мөэминнәрнең күбрәгеннән артык кылучы Аллаһка — мактау хас». Сөләймән атасы Давыдка пәйгамбәрлектә һәм патшалыкта варис булды вә әйтте: «Әй кешеләр, мин кошлар белән сөйләшергә өйрәтелдем һәм пәйгамбәрлеккә вә патшалыкка бирелә торган нәрсәләр, бар да миңа бирелде, бу нәрсәләр, әлбәттә, башкалар­га бирелгәннән ачык артык. Сөләймән гаскәренә җыелырга әмер бирде, кешеләр, җеннәр вә кошлардан булган гаскәре җыелдылар һәм барысы да туктап калдылар». (Нәмел: 15-17)

Сөләймән галәйһиссәлам Раббысыннан ярлыкау сорады һәм Аңардан, үзе вафат булганнан соң, баш­ка һичкемдә дә булмаслык, зур патшалык бирүен теләде. Аллаһ тәгалә Сөләймәннең догасына җавап итеп, аңа искиткеч зур мөлкәт, патшалык бирде. Аңа җеннәр генә түгел, хәтта җилләр дә буйсынып теләген үти торган булдылар. Болар һәммәсе дә, ка­дерле балалар, бер Аллаһның кодрәтендә, чөнки Ул берәр нәрсәнең булуын теләсә: «Бул!», — ди, һәм ул нәрсә шунда ук була. Раббыбыз Коръәндә болай диде (мәгънәсе): «Аллаһ бер нәрсәнең бар булуын теләсә, ул нәрсәгә фәкать, «Бар бул!»,—дип, әйтер һәм ул нәрсә бар булыр. Барча нәрсәгә хуҗалык Аның кулында булган Аллаһ һәр кимчелектән пакь вә Аңа кайтарылырсыз». (Йәсин: 82 — 83) Кадерле нәниләрем! Без Аллаһка хак иман белән ышанырга һәм Аның безгә биргән нигъмәтләренә шөкарана итәргә тиешбез. Шул вакытта, Ул безгә та­гын да арттырып бирә, чөнки Аллаһ тәгалә Коръәндә әйтте (мәгънәсе): «Дәхи Раббыгыз сезгә белдерде: «Әгәр дә сез шөкарана итсәгез, Мин сезгә артты­рып бирермен, әгәр дә көферлек кылсагыз, Ми­нем газабым бик каты булачак». (Ибраһим: 7)

Кем дә кем Аллаһның нигъмәтләренә шөкер итсә, Ул аңа арттырып бирә, ә кем канәгатьсезлек белдерсә, ул нигъмәтләргә көферлек кылса, аны Аллаһ тәгаләнең каты вә ачы газабы көтә.

Балалар! Сөләймән галәйһиссәламнең шөкерана кылучылардан булганлыгына түбәндәге мисалны әйтеп узырга мөмкин. Көннәрдән бер көнне, ул үзенең гаскәре белән барганда бер кырмысканы очратты. Ул кырмыска башка кырмыскалар өчен бор­чылып: «Әй кырмыскалар! Йортларыгызга кереп ка­чыгыз, югыйсә Сөләймән үзенең гаскәре белән сезне күрмичә таптап-сытып китәчәк, чөнки без алар кар­шында кечкенәләрбез», — дип калганнарны кисәтте. Сөләймән галәйһиссәлам моны ишетеп елмай­ды һәм: «Әй Раббым, үземә һәм ата-анама биргән нигъмәтләреңә шөкерана кылмакка миңа илһам бир», —диде.

Әйе, балалар, Сөләймән галәйһиссәлам Раббы­сы риза булырлык изге гамәлләр кылыр өчен Аннан ярдәм, көч-куәт сорады. Аны изге бәндәләрдән кылып Үзенең рәхмәтенә алуын теләде. Бу күренеш хакында Аллаһ тәгалә Коръәндә менә ничек әйтә, газизләрем (мәгънәсе): «Сәфәрләрендә бер кырмыска чокы­рына җиткәндә, кырмыскаларның патшасы Сө­ләймән гаскәрен күреп әйтте: «Әй кырмаскалар, Сөләймән гаскәре белән килә, тапталырсыз, алар сезнең тапталганыгызны сизмәсләр, өйләрегезгә кереп качыгыз», — дип. Сөләймән кырмысканың сүзеннән елмаеп көлде һәм әйтте: «Әй Раббым, үземә вә ата-анама биргән нигъмәтләреңә шөкер итмәккә миңа илһам бир, дәхи Син риза була торган изге гамәлләр кылырга ярдәм бир, һәм рәхмәтең белән мине изге бәндәләрең арасына керт!». (Нәмел: 18-19)

Сөләймән галәйһиссәлам үзенең патшалыгында булган һәркем, һәрнәрсә өчен борчыла иде. Чөнки ул барча пәйгамбәрләр кебек үк аңа Раббысы йөкләгән һәрнәрсәгә җаваплы иде.

Газизләрем! Күп кенә патшалар, түрәләр үз­ләренең карамагында булган кешеләр һәм баш­калар өчен борчылмыйча фәкать корсакларын, кесәләрен, нәфселәрен генә кайгырта торган бул­салар, пәйгамбәрләр һәм Аллаһның изге бәндәләре башкалар хакында борчыла торган булдылар. Әгәр дә кемнедер җәберләсәләр яки ашарына-эчәренә булмаса, тизрәк ул кешегәме, җәнлек-хайвангамы, кош-корткамы ярдәм кулы сузырга ашыктылар.

Көннәрдән бер көнне, Сөләймән галәйһиссәлам үзенең патшалыгында һүдһүд кошын югалтты. I һүдһүднең кайдалыгына җавап ишетмәгәч, ачулан­ды һәм: «Әгәр дә кайткач ни сәбәпле югалып торга­нын аңлата алмаса, мин аны каты җәзага тарттырыр­мын», — диде.

һүдһүд кайткач Сөләймән аннан: «Син кайда булдың?», —дип сорады, һүдһүд аңа: «Мин син бел­ми торган Йәмән җирендә, Сәбә шәһәрендә булдым, анда Бәлкыйс исемле хатын-кыз патшалык итә, ул үзе дә вә аның патшалыгы карамагында булганнар да Бер Аллаһка гыйбадәт кылмыйча, кояшка табыналар һәм аның алтын, якут вә мәрҗәннәрдән бизәлгән бик ма­тур тәхете бар», — диде. Сөләймән галәйһиссәлам: «Мин аңа хат җибәрермен һәм синең шунда дөресме, әллә ялганмы сөйләгәнеңне белермен», —диде.

Бу күренешне Аллаһ тәгалә Коръәндә болай сурәтли, кадерлеләрем (мәгънәсе): «Сөләймән шул арада һүдһүд кошын югалтты һәм әйтте: «Миңа ни булды, һүдһүд кошын күрмимен, яки ул югалып киттеме?». Сөләймән һүдһүдкә ачуланды: «Сорамый киткәне өчен, мин аны, әлбәттә, бик каты газап кылырмын, яки бугазлармын, китүенә гозер күрсәтмәсә», — диде. Аз гына вакыт үткәч, һүдһүд Сөләймән янына килде вә әйтте: «Әй патшам, мин ерак җиргә барып син белмәгәнне белдем вә Сәбә шәһәреннән сиңа хак булган яңа хәбәр белән кил­дем. Мин Бәлкыйс исемле бер хатын патшаны таптым вә ул хатынга патшаларга бирелә тор­ган һәрнәрсә бирелгән, дәхи аның зиннәтләнгән бер зур тәхете бар. Вә ул хатынны һәм кавемен Аллаһтан башка кояшка сәҗдә кылучылардан тап­тым, шәйтан аларга кояшка табынуларын яхшы эш итеп күрсәткән, шәйтан аларны хак дингә керүдән тыйды, инде алар хак юлга күнелмәсләр». Янә һүдһүд: «Җиргә яңгырны кушып төрле ри­зыклар чыгаручы Аллаһка гыйбадәт кылмаска нәрсә булган? Янә Ул — Аллаһ, күңелләрегездәге яшерен уйларыгызны һәм телләрегез сөйләгән сүзләрегезне белә. Ул Аллаһтан башка иләһ юк, мәгәр Ул гына вә Ул олуг Гәрешнең Раббысы», дип әйтте. Сөләймән әйтте: «Әй һүдһүд, карар­быз, китергән хәбәрең дөресме яки ялганчылар­дан булдыңмы?». (Сөләймән Бәлкыйскә хат язып һүдһүдкә бирде). «Менә бу хатымны алып барып алларына сал, соңра читкәрәк китеп карап тор, ничек җавап бирерләр». (Нәмел: 20 — 28)

Сөләймән галәйһиссәлам хат язып һүдһүд аша Бәлкыйскә җибәргәч, Бәлкыйс киңәшләшер өчен вәзирләрен җыйды һәм: «Миңа ни эшләргә икән?» дип, вәзирләреннән сорады. Вәзирләре: «Әгәр син Сөләймән белән сугышырга телисең икән, без әзер, безнең көчебез җитәрлек, ләкин үзең карар кыл», — дип җавап бирделәр. Бәлкыйс аларга: «Без аның ни кадәр көчкуәтле булганнын белмибез. Солтаннар бер урынга сугыш белән керсәләр, җиңелгәннәрнең патшаларын, түрәләрен түбәнсетәләр, кимсетәләр, шуңа да мин аның көч-куәтен белер өчен сезне Сөләймәнгә бүләкләр белән җибәрәм һәм сез анда аның патшалыгының куәтен белеп кайтырсыз», — диде.

Бәлкыйснең илчеләре бүләкләр белән Сөләймән галәйһиссәламгә килгәч, аның патшалыгының никадәр зур вә көчле икәнлеген күреп аптырады­лар. Сөләймән галәйһиссәлам аларга: «Барыгыз, бүләкләрегезне алып кире китегез, сезнең шатлана торган бүләкләрегезгә караганда Аллаһ тәгаләнең миңа биргән нигъмәте һичшиксез хәерлерәк. Әллә мин шуларны алып, сезнең көферлектә калуыгызга риза булырмын дип уйлыйсызмы? Юк, сез бик нык ялгышасыз. Кайтып барчасына да җиткерегез, әгәр дә сез миңа мөселман булып килмәсәгез, мин сезгә шундый гаскәр белән килермен, сез аңа каршы тора алмассыз һәм сезнең барыгызны да түбәнсетеп, хур итеп, ул җирдән чыгарырлар», — диде.

Бу вакыйга турында, кечкенәләрем, Коръәндә менә ничек әйтелде (мәгънәсе): «Бәлкыйс хат­ны алгач әйтте: «Әй җәмәгать, миңа бер яхшы хат ташланмыш булды. Ул хат Сөләймәннән вә ул хатта: «Рахмән, рәхимле булган Аллаһ исе­ме белән әйтәмен. Миңа тәкәбберлек итмәгез, итагать иткәнегез хәлдә миңа килегез», — дип язылган диде. Бәлкыйс янә үзенең якындагыла­рына әйтте: «Әй җәмәгать, ошбу эш хосусында нинди киңәшегез вә хәйләгез бар миңа әйтегез, мин бер эш хакында да карар чыгармыйм, иллә- мәгәр сезнең белән бергә киңәшләшкәч кенә карар чыгарамын». Бәлкыйснең ярдәмчеләре әйттеләр: «Без куәт ияләребез вә сугышта каты батырлык ияләребез, шулай булса да эш сиңа тапшырылмыш, уйлап кара — сугышыргамы яки килешергәме, ни әйтсәң, без әзербез, сүзеңнән чыкмыйбыз». Бәлкыйс әйтте: «Әгәр патшалар бер шәһәргә һөҗүм белән керсәләр, ул шәһәрне җимерәләр һәм хөрмәтле олуг кешеләрен иң түбән вә хур итеп калдыралар, патшалар әнә шулай кы­лырлар. Мин Сөләймәнгә бүләкләр белән илчеләр җибәрәмен, соңра карармын, илчеләр нәрсә белән кайтырлар, минем бүләгемне кабул итеп алырлармы, юкмы?». Илчеләр бүләкләре белән Сөләймән хозурына килгәч, Сөләймән әйтте: «Миңа мал беләнярдәм итәсезме? Аллаһның миңа биргәне сезгә биргән малдан хәерлерәк, бәлки сез ошбу бүләкләрегез белән үзегез мактанырсыз». Бүләкләр алып килгән илчегә Сөләймән әйтте: «Бар, бүләкләреңне алып кайтып Бәлкыйскә тап­шыр, без әлбәттә, аларга гаскәр белән барабыз, безнең гаскәребезгә каршы торырга аларның көче булмас, без аларны Сәбә шәһәреннән хур итеп чыгарырбыз һәм алар түбәнсенгән хәлдә булыр­лар». Илче Сөләймән әйткән сүзләрне Бәлкыйскә кайтып ирештерде». (Нәмел: 29 — 37)

Аллаһы Тәгаләнең кодрәте нинди икәнлеген Бәлкыйскә аңлатыр өчен, ул үзенең янын­дагы җеннәргә вә кешеләргә: «Кайсыгыз Бәлкыйс үзе килгәнче миңа аның тәхетен алып килеп куя?», диде. Җеннәрдән бер көчлесе: «Син урыныңнан торганчы мин аны алып киләм», — дип белгертте. Ә Аллаһ китабын яхшы белгән икенче бер зат: «Син күз ачып йомганчы, мин ул тәхетне китереп куя алам», диде, һәм шул мизгел эчендә Бәлкыйснең тәхете Сөләймән галәйһиссәламнең күз алдына китереп ку­елды.

Кадерле вә газиз нәниләрем! Аллаһ тәгаләнең кодрәтенә бу гаҗәп түгел, чөнки Раббыбызның кодрәтенең иге-чиге юк, нәрсә теләсә шул була. Сөләймән галәйһиссәлам Бәлкыйскә шуны бәян итәргә һәм мөэминнәргә Аның рәхмәте булачагын аңлатырга теләде.

Бәлкыйснең тәхете Сөләймән галәйһиссәламнең күз алдында пәйда булгач, ул Аллаһның чиксез бул­ган нигъмәтенә шөкерана йөзеннән сәҗдә кылды.

Бәлкыйстән: «Бу синең тәхетеңме?», — дип со­рады. Бәлкыйс үзенең Йәмәндә калган тәхете ничек Фәләстыйнга шул арада килүенә гаҗәпләнеп: «Әйе, бу минем тәхетем булса кирәк», — дип ышаныр- ышанмас җавап бирде.

Тагын бер гаҗәеп хәл Бәлкыйсне көтә иде, бала­лар. Сөләймән галәйһиссәлам сарайның идәннәрен пыяладан ясатып, астыннан су ага торган итәргә боерды. Бәлкыйс сарайга кергәч суга басам дип күлмәген күтәрә төшкәч, Сөләймән галәйһиссәлам:  «Курыкма! Син пыяла идәннән барасың, киемең, юешләнмәс, су аның астында», — дип тынычлан­дырды. Бәлкыйс: «Әй Раббым, хакыйкатьтә, мин үз- үземә золым кылганмын, инде Сөләймән белән бергә галәмнәрнең Раббысы Аллаһка иман китердем»идип, мөэмин-мөселман булды. Шунда Сөләймән галәйһиссәламнең, Бәлкыйсне вә аның кавемен иманга китерергә теләгән уе, хакыйкатькә чыкты.

Балалар! Инде бу хакта Коръәндә ничек әйтелгәнен тыңлыйк (мәгънәсе): «Сөләймән әйтте: «Әй җәмә­гать, Бәлкыйснең тәхетен миңа кем китерә, алар минем яныма мөселман булып килгәннәренә чак­лы? Чөнки кәфер хәлләрендә аларның нәрсәсен алырга дөрес, әмма мөселман булгач алырга дөрес булмый. Җен Таифәсеннән көчле вә куәтле булганы әйтте: «Син утырган урыныңнан тор­ганчы мин ул тәхетне алып килермен, ул тәхетне сәламәт хәлендә алып килергә мин, әлбәттә, ка- дирмын». Аллаһ китабын яхшы белгән бер зат: «Син күз ачып йомганчы мин аны сиңа алып килермен», — диде. Сөләймән тәхетне алдын­да күргәч, әйтте: «Бу тәхетнең шулай тиз килүе Раббымның фазылыннандыр, шөкер итәрме яки көферлек кылырмы дип, мине сынар өчендер. Берәү шөкер итсә — үзе өчен шөкер итә вә берәү нигъмәткә көферлек итсә, тәхкыйк, Раббым бай­дыр, аның шөкер итүенә мохтаҗ түгел». Сөләймән әйтте: «Тәхетнең тышкы күренешен үзгәртегез, ка­рарбыз, Бәлкыйс үзенең тәхетен танырмы яки танымаучылардан булырмы?». Бәлкыйс Сөләймән янына килгәч, аңа әйтелде: «Бу синең тәхетеңме? Бәлкыйс әйтте: «Бу тәхет минем тәхеткә ошаган, минем тәхетем булса кирәк», — диде. Сөләймән Бәлкыйстән гаҗәпсенеп һәм Аллаһка шөкерана кылып әйтте: «Ошбу хәлдән элек безгә һидәять, гакыл бирелеп, без иман китереп мөселман бул­ган идек». Сөләймән Бәлкыйсне Аллаһтан башка кояшка гыйбадәт кылудан тыйды, чөнки Бәлкыйс элек кәферләр кавеменнән иде. Бәлкыйскә Сөләймән тарафыннан пыяла сарайга кер, дип әйтелде. Бәлкыйс сарайга кергәндә пыяланы сизмәде, суга керәм дип уйлады һәм күлмәген күтәрә төште. Аннары Сөләймән әйтте: «Син уй­лаганча су түгел, бәлки су өстендә ялтыравыклы пыяладан ясалган идән». Бәлкыйс: «Әй Раббым, кояшка табынып үземә золым иттем, инде барча галәмне тәрбия итүче Аллаһка Сөләймән белән бергә иман китереп мөселман булдым», — диде». (Нәмел: 38 — 44)

Сөләймән галәйһиссәлам бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакыруын ахыргы көненә кадәр дәвам итте. Шулай ук, җеннәрнең яшерен гыйлем­не белмәүләре хакында кешеләргә бәян итәр өчен көннәрнең берендә Раббысыннан үзенең үлемен җеннәрдән яшерүне теләп, дога кылды. Аллаһ тәгалә аның догасын кабул итте һәм Сөләймән галәйһиссәлам таягына таянып баскан килеш ва­фат булды. Ул шулай басып торгач аның үлүен җеннәр белмәделәр. Күпмедер вакытлар узгач Аллаһ Сөләймән галәйһиссәламнең үлүе турын­да кешеләргә вә җеннәргә белгертергә теләде һәм агач кортын җибәрде. Ул агач корты Сөләймән галәйһиссәлам таянып торган таякны ашап сындыр­ды һәм Сөләймән галәйһиссәлам җиргә ауды. Менә шул вакытта гына аның үлгәнлеге башкаларга билге­ле булды. Бу хәл кешеләргә җеннәрнең яшерен гый­лемне белмәгәннәрен бәян кылды. Шулай ук, яшерен гыйлемне бары тик Бер Аллаһ тәгалә Үзе генә белүче икәнен исбат итте.

Әйдәгез әле матурларым, бу күренеш хакын­да Коръән аятьләрендә ни әйтелгәнен карыйк (мәгънәсе): «Без Давыд пәйгамбәргә үз юмартлы- гыбыздан башка кешеләргә караганда артыклык­ны бирдек, Аллаһ әйтте: «Әй таулар һәм кошлар, Давыд белән бергә тәсбихләр әйтегез». Без аның кулында тимерне йомшак кылдык. «Әй Давыд, Ис­лам гаскәрләренә тимердән сугыш киемнәрен яса вә ул киемнәрне һәрбер ирнең тәненә яраклаш­тырып яса һәм һәммәләрегез дә изге гамәлләр кылыгыз вә яхшы эшләрне эшләгез! Әлбәттә, Мин сезнең кылган эшләрегезне күрүчемен». Вә Без Сөләймәнгә җилне буйсындырдык, ул җил белән көннең әүвәленнән зәвәлгә кадәр бер айлык юлны вә зәвәлдән соң көннең ахы­рына кадәр бер айлык юлны китәр иде вә Без аңа эрегән бакыр чишмәсен буйсындырдык вә җеннәр Раббыларының әмере буенча Сөләймәнгә хезмәт итәр булдылар. Әгәр ул җеннәрдән бер­се, Без әйткәнчә Сөләймәнгә итагать итмәсә, Без аңа ут газабын татытырбыз. Ул җеннәр Сөләймән теләгәнчә бөек-бөек өйләр ясый иделәр вә сурәтләр ясар иделәр, дәхи өй зурлыгында табак, тас һәм аяклы казаннар ясый иделәр. Әй Давыд балалары! Аллаһның нигъмәтләренә шөкер итеп

Аңа итагать итегез! Биргән нигъмәтләргә, чынлап шөкер итүче кешеләр, бәндәләребездән аздыр. Сөләймәннең Без билгеләгән гомере беткәч, ба­сып торганы хәлдә җанын алдык, аның үлгәнен Аллаһ җеннәргә дә, кешеләргә дә белдермәде, мәгәр үлгән хәлдә таянып торган таягын кортлар ашап өзгәч, ул җиргә егылды, шул вакытта, аның үлгәнен кешеләр дә, җеннәр дә белделәр, әгәр җеннәр яшерен нәрсәне белә торган булсалар, әлбәттә, Сөләймәннең үлгәнен белер иделәр һәм аның үлгәнен белгән булсалар, әлбәттә, авыр эштә бер ел буена эшләп ятмаслар иде. (Чөнки Сөләймән үлгәч таягына таянып бер ел торды, җеннәр: «Сөләймән безгә карап тора», — дип, һаман эшләделәр, егылгач кына: «Котылдык», — дип, качтылар)». (Сәбә: 10-14)

Аллаһ Сөбхәнәһү вә тәгалә ошбу кыйссадан да файдалы гыйлемнәр алып тормышыбызда кулла­нырга, Раббыбызга изге гамәлләребез белән якына­ерга насыйп итсен. Әмин!

Газизләрем! Сөләймәннең  тормышына ка­гылган хикәябезне шушында тәмамларбыз, киләсе пәйгамбәрнең тормыш сәхифәләренә сәяхәт иткәнче, вәссәламү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәрәкәтүһ.