Тешләрне дәвалау, күзгә, борынга дару салу уразаны бозамы?
Пломба куйганда яки теш суыртканда әгәр тамактан эчкә кан яки башка берәр матдә үтмәсә, ураза бозылмый. Ләкин теш алдырган вакытта, гадәттә, табиб анальгетик дару кулланып укол кадый. Андый вакытта, ягъни организмга дару кергәндә, ураза, һичшиксез, бозыла. Бу рәвештә уразасы бозылган кеше аны соңыннан каза кыла.
Югарыда язылганны исәпкә алып, болай эшләргә киңәш ителә: теш суыртуны ифтардан соңгы вакытка билгеләргә кирәк.
Күз, борын яки колакка дару салуга килгәндә, бу хакта төрле карашлар бар. Ләкин шуны әйтергә мөмкин: күз һәм колакка тамызылган дарудан ураза бозылмый, ә инде дару борынга салынса, ул үңәч һәм ашказаны белән бәйле булуы аркасында уразаны боза дип уйланыла. Шулай булгач, борынга дару тамызу зарурияте бар икән, аны авыз ачканнан соң башкарырга кирәк.
Ураза көннәрендә кояш батканнан соң иртәрәк ачу мөстәхәб диелгән. Әмма кайберәүләр ахшам намазына азан әйтелгәннән соң яки ахшам намазы укылганнан соң уразаны ачу кирәк диләр. Азан уразада авыз ачу өченме яки ахшам намазын уку өченме әйтелә?
Уразаның вакыты сәхәрдән алып кояш батканга хәтле. Кояш батканлыгы ачык хәлдә беленгәч, хөрмә яки су белән авыз ачу сөннәттер. Авыз ачу өчен азан әйтелми. Ахшам намазын исә кояш бату белән уку мөстәхәб. Кояш бату белән ахшам намазына азан әйтелгәч, хөрмә яки су б\н авыз ачылып, кичектермичә ахшам намазы укылса, ике тапкыр әҗерле булабыз.
Рамазан аенда тәравих намазлары укыйлар. Ул нинди намаз? Нәрсәсе белән башка намазлардан аерыла? Һәрбер Ураза тоткан кеше тәравих укырга тиешме?
Тәравих — гарәп сүзе, утырып ял итү дигән мәгънәдә. Рамазан аенда тәравих намазы укыганда һәр дуртенче рәкәгатьтән соң ял итеп утырып торуга әйтәләр. Соңыннан Рамазан аендагы төнге намазга «тәравих» дип әйтелә башлады.
Бу намазның нинди файдасы була?
«Кем рамазан аенда төннәрен иман һәм ышаныч белән намаз укыса, үткән гөнаһлары гафу ителде», — диде пәйгамбәребез (с.) (Бохари, 2008 нче хәдис)
Ничә рәкәгат укыла?
«Аллаһының пәйгамбәре рамазан аенда да башка һичбер вакытта да төнге намазларны 11 рәкәгатьтән артык укымады», — диде Гайшә анабыз («Бохари», 2013 нче хәдис).
Ягъни рәсүлебез ике, дүрт, алты, яки сигез рәкәгать итеп, төнге намазларын укый иде. Соңыннан өч рәкәгать витр намазы белән тәмамлап куйды. Хәнәфи мәзһәбендә тәравих намазы 20 рәкәгать укыла.
Тәравих намазын уку бөтен кешегә дә тиешме?
Гайшә анабыз әйтте: «Аллаһының рәсүле (с.г.в.) Рамазан аеның бер төнендә чыгып сәхабәләр белән төнге (тәравих) намазын укыды. Кешеләр моны (беренче тапкыр булганга) башкаларга сөйләделәр. Икенче төнне күбрәк кеше җыелды һәм рәсүлебез тагын чыгып укыды. Өченче төнне тагын да күбрәк кеше җыелып укыдылар. Ә дүртенче төнне мәчет тулы кеше иде, ләкин рәсүлебез чыкмады. Иртәнге намазын тәмамлагач кына халыкка әйтте: «Тагын чыгып укысам, фарыз итеп кабул итәрсез, дип курыктым», диде («Бохари», 2012 нче хәдис).
Димәк тәравих намазы фарыз түгел. Кем укый ала, әйтүебезчә, бик зур савабка ия булачак.
Тәравих намазын җәмәгать белән мәчеттә укыйлар.
Хәлифәбез Гомәр, Аллаһы аңа разый булсын, рамазан аенда төнлә мәчеткә килеп, кешеләрнең һәрберсе үзе тәравих укыганын күрде. Коръән укыганда ихтилафлар булмасын өчен, аларга иң гыйлемле булган Үбәй ибн Кәгеб артында җыелышып, җәмәгать белән укырга кушты. Кайберәүләр тәравихне саваплырак булыр дип сәхәр вакытында укый иде.
Аларга хәлифебез Гомәр тәравихне ястү намазыннан соң җәмәгать белән укырга кушты һәм әйтте: «Әлбәттә, хәзер йоклап, тәравихне сәхәр вакытына калдырып, уку яхшырак, ләкин йоклаганчы җәмәгать белән уку яхшы бидгать» («Бохари», 2010 нчы хәдис).