Рамазан аенда һәр көн ястү намазыннан соң, витр Намазыннан әүвәл, тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәттер. Тәравих намазы бары егерме ракәгатьтер. Икешәр рәкәгать ун намаз итеп яки дүртәр рәкәгать биш намаз итеп укылыр. Бу намаз ялгыз да укылыр, әмма җәмәгать белән мәчеттә уку сөннәттер. Төравих намазы җәмәгать белән укылса, витр намазы да җәмәгать белән үтәлер. Имам тәравих һәм витр намазларының кыйраәтен (кыямда өч аять чамасы «Коръән» уку, гадәттә «Сәнә» догасы, «Фатиха» һәм «Кәүсәр» сүрәләре) кычкырып укыр.

Тәравих намазында дүрт рәкәгать укыган саен дүрт рәкәгать намаз укыр кадәр вакыт туктап «тәрвихә» кыйлу, ягъни ял итеп тору сөннәттер. Бу вакытта тәсбих йә тәһлил әйтеп яки әйтелгәнне тыңлап тору мөстәхәбтер (саваплыдыр). Тәравих намазына ошбу рәвештә ният кылыныр: «Ният кыйлдым ике (дүрт) рәкәгать тәравих намазын үтәмәккә. Оедым ошбу имамга. Халисан лиллаһи тәгалә. Аллаһу әкбәр». Калганы башка намазлар укыган кебек.

Тәравих намазы вакытында ай дәвамында күп мәчетләрдә Коръән Кәрим тулысынча хәтем ителә. Рамазан аенда тәравих үткәрү өчен махсус хафизлар һәм карилар чакырыла. Безнең якларда ураза җәйге вакытка туры килгәндә тәравих намазларын озакка сузмыйча, намазда «Саффәт» сүрәсеннән кыска аятьләр укыйлар. Биредә ул ысулны бәян итәбез.

Беренче рәкәгатьтә:

«Фатиха»дан соң:
سَلَامٌ عَلَى نُوحٍ فِي الْعَالَمِينَ
إِنَّا كَذَلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ
إِنَّهُ مِنْ عِبَادِنَا الْمُؤْمِنِينَ
«Сәләәмүн гәләә Нүүхин фил гәәләмиин. Иннәә кәзәәликә нәҗзил мүхсиниин. Иннәһүү мин гибәәдинәл мүъминиин», — дип укыйбыз.

Икенче рәкәгатьтә: «Фатиха»дан соң:
سَلَامٌ عَلَى إِبْرَاهِيمَ
كَذَلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ
إِنَّهُ مِنْ عِبَادِنَا الْمُؤْمِنِينَ
«Сәләәмүн гәләәә Ибрааһиим. Кәзәәликә нәҗзил мүхсиниин. Иннәһүү мин гибәәдинәл мүъминиин», — дип укыйбыз да «әттәхиййәт» укырга утырабыз, өченче рәкәгатькә басабыз.

Өченче рәкәгатьтә: «Фатиха» һәм аннан соң:
سَلَامٌ عَلَى مُوسَى وَهَارُونَ
إِنَّا كَذَلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ
إِنَّهُمَا مِنْ عِبَادِنَا الْمُؤْمِنِينَ
«Сәләәмүн гәләә Мүүсәә вә Һәәруун. Иннәә кәзәәликә нәҗзил мүхсиниин. Иннәһүмәә мин гибәәдинәл мүъминиин».

Дүртенче рәкәгатьтә: «Фатиха», аннан соң:
سَلَامٌ عَلَى إِلْ يَاسِينَ
إِنَّا كَذَلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ
إِنَّهُ مِنْ عِبَادِنَا الْمُؤْمِنِينَ
«Сәләәмүн гәләә Ильйәәсиин. Иннәә кәзәәликә нәҗзил мүхсиниин. Иннәһүү мин гибәәдинәл мүъминиин.