Рамазан ае шәрифләре тәмамланды. Ул — Аллаһы Тәгаләгә ихлас, тугъры гыйбадәт вә гамәлләр кылуга өметләнгән, изге ниятләр белән көткән ай иде. Нәрсәгәдер без ирештек, ләкин нәрсәләрдер әлегә авыр булып эшләнелми калды. Бүген күңелләребездә төрле аралаш хисләр, үз-үзеңнән риза булып бетмәү дә, шулай ук Аллаһы Тәгаләнең хәерле җәзаларына ия булырдай пакълану өмете дә, һәрхәлдә йөрәкләребездә барыбер Аллаһы Тәгаләнең бу ямьле ае бетүдән җиңел хәсрәт вә сагыну тора.
Хөрмәтле җәмәгать! Бу дөньяда да, Ахирәттә дә бәхетлеләр арасында булыйк. Рамазан аенда кылган изгелекләребез кабул булсын. Рамазан дәресләрен киләсе уразага кадәр исебездән чыгармыйк.
Ураза гаете белән тәбрикләү сүзләре
Килэсе Гает бэйрэмнэре белэн! Йә Раббым Аллаһ! Һәрберебезгә дә бәхетле киләчәк, матур тормыш насыйп итсәң иде…
Туасы таңнарыбыз якты, тыныч булса иде… Кояш яктысын күреп, кошлар сайравын ишетеп, үз аягыбызда йөрсәк иде… Үз кулларыбыз белән якыннарыбызның аркасыннан сөеп, назлы җил искәнен тойсак иде… Чәчкә исләрен сизеп… тормыш матурлыгына сөенеп яшәсәк иде! И Бер Аллаһым! Көдрәтеңнән… Шәфкатеңнән… Сәгадәтеңнән… Мәрхәмәтеңнән…. Рәхмәтеңнән аерма! Чиста күңелебездән укыган догаларыбызны, теләкләребезне, тоткан уразаларыбызны кабул кыл! Әмин!
Ураза бәйрәме белән котлау
Ай буе ураза тоту кебек фарыз гамәлне зур ихласлык белән үтәгән барлык хөрмәтле мөэмин-мөселман кардәшләрем! Әссәсләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтух! Ураза бәйрәме белән котлаулар кабул итеп алыгыз.
Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылса иде. Тоткан ураза гыйбадәтләребез хакына, укылган тәравих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез хакына ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, табыннарыбыз мулдан булса иде. Бөек Раббыбыз күңелләребезне мәңгелек иман нуры белән нурландырсын иде! Адашуда булганнар һәм начар юлга эләккәннәр, һушына килеп, ошбу дөньяга акыл күзе белән баксыннар өчен, рәхим-шәфкатьләреңне, ярдәмнәреңне бирсәң иде!
Гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итеп ике дөнья бәхетенә ирештереп, барчабызга да хәерле һәм бәрәкатле тормышлар насыйп итсә иде.
Шушы бөек булган бәйрәм көннәребездә Ураза гаетендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә һәрбарчабызга да ирешергә насыйп булсын!
Мөбәрәк булсын бүгенге изге, олуг булган бәйрәмебез Ураза бәйрәме! Әмиин!
Ураза гаете бэйрэме белэн котлау сузлэре
Изге Бәйрәм — Ураза Гаете мөбарәк булсын, дусларым,туганнарым!
Аллаһы Тәгалә Рамадан аенда тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылып, күңелләребезне иман нуры белән баетсын, барчабызга да хәерле, имин тормышлар насыйп итсен, җаныбызга нур, күңелгә яктылык, саулык, йортка иминлек, ризыкка бәрәкәт бирсен! Барчабызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык насыйп итсен! Кылган догаларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булып, дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул, якын кешеләребез һәрчак янда булсын!
Көннәребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын! Әмин!
Поздравление с Ураза байрам на татарском
Мөкаддәс көн — Гает фитыр Ураза бәйрәме көне мөбәрәк булсын. Бүген Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкранә кылабыз һәм бәйрәм итәбез. Без ай дәвамында Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен уразалар тотып, догалар кылып, тәравих намазлары укып, бу көнне ихлас бер дулкынлану белән көтеп алдык.
Аллаһ Раббыбыз тоткан уразаларыбызны кылган гыйбадәт вә һәртөрле изге гамәлләребезне кабуллардан кылсын. Көннәр тыныч, илебездә бәрәкәт булсын! Якыннарыбызның бәхетен, шатлыгын күреп яшәргә язсын! Бәйрәм рухы, нуры һәркайсыбызга барып ирешсен! Амин…