Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин, әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлиһи Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн, әммә бәгъд: барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз, хәмде-сәналәребез галәмнәрне юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләгә һәм дә салават шәрифләребез Аның сөекле хәбибе, галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән, мөселманнарга һидаять юлын күрсәткән Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә булса иде. Аның әһле бәйтенә, сәхабәләренә, табигыйн һәм тәбге-табигыйннарга, галим-голәмәләргә, имамнарга, остазларга, шәехләргә, ислам юлында булган бәндәләргә Аллаһының рәхмәте һәм мәгъфирәте иңсен. Безгә тәүфыйк-истикамәттә булып, шөкерана кылучылардан булырга насыйп итсен.

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Бүген бөтен ислам дөньясы, барлык мөселманнар Гыйдуль Фитр – ураза бәйрәме көнен билгеләп үтә.

Ураза бәйрәме – мөбарәк һәм данлы көн, бер тарафтан ул шатлык көне, ә икенчесеннән – кайгыру, чөнки бу Рамазан аен озату көне.

Без 2021 елның Рамазанына ирешә алырбызмы икән? Анысы да бер Аллаһыга гына мәгълүм. Унбер ай эчендә көтеп алынган кунак безне яңадан бер елга калдырды, үзе белән төрле-төрле бүләкләр алып килгән, безнең тышкы ягыбызны тигезләп, эчке рухи халәтебезне дөресли торган гадел бер мөбарәк ай узып китте. Гыйбадәт кылгандагы ләззәтне саклап, кылган догаларыбыз һәм изгелекләребез аркылы ихласлыгыбызны бер елга шундый халәттә саклый алсак иде. Раббыбыз, барыбызга да ел давамында Коръәни Кәримгә тиешле игътибар бирергә, аны укып, тыңлап, үзебездә Изге Китапның нурын йөртергә насыйп итсен. Фани дөньяга сокланмыйча, дөньяның бизәкләренә алданмыйча, хак мөселманнар булып, әхлакый яктан үзебезне бизәп, әти-әниләребезнең хакын хаклап, күркәм мирасыбыз булган динебезне саклаучылардан булсак иде. Дога кылып, киләсе елның бәрәкәтенә, тынычлык-иминлегенә, эшләребезнең уңышлы нәтиҗәсенә ирешүне Раббыбыздан сорасак иде. Хикмәт Иясе булган Раббыбыз Үзенең гыйлеме белән тәкъдирләрне урнаштыручы, безне төрле имтиханнар белән сынаучы Зат. 2020 ел коронавирус чире белән бөтен дөньяны куркыткан, күп кешеләрнең сабырлыкларын сынаган ел булды. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә:

“Без, һичшиксез, сезне бераз – курку белән, бераз – ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга, (бакча-басуларыгызга афәтләр җибәреп) уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз. (Расүлем!) (Сынауларга) Сабыр итүчеләрне (җәннәт белән) сөендер!” «Әл-Бәкара / Сыер», 2:155

Шушы аятьтә Аллаһы Тәгалә Үзенең колларын сынауларга дучар итүен хәбәр итте. Шуның аркасында үзебезнең нинди кешеләр булуыбызны, сабырмы, юкмы икәнлегебезне аңлый алабыз. Аллаһы Тәгалә коллары белән һәрчак шулай эш итә, чөнки кешеләр озак вакытлар сынауларга дучар ителмәсә, аларның хаталанып, гөнаһларга төшү ихтималы бар, ә бу начар нәтиҗәләргә китерәчәк. Менә шуңа күрә дә илаһи зирәклек гадел кешеләрне явызлардан аера. Бу очракта сынаулар бик зур файдага ия булып тора. Сынау дигәндә, кешеләрнең балаларын, туганнарын, дусларын һәм, гомумән, якын кешеләрен югалтуы, аларның һәлак булуы, шулай ук кешенең үзенә яки аңа кадерле кешеләренә килгән авырулар күздә тотыла. Бу очракта кешеләр сабыр һәм түземсезгә бүленә. Ибне Габбас радыяллаһу ганһе югарыда истә алынган аятькә нигезләнеп, болай дип әйтте: “Аллаһы мөэминнәргә бу дөньяның “Бәла дөньясы” булуын хәбәр итте. Ул мөэминнәрне сыный, әмма мөэминнәр сабырлык күрсәтергә тиеш. Аллаһы Тәгалә сабыр колларын Үзенең җәннәте белән шатландырыр”. Әгәр адәм баласы сынау вакытында тиешле сабырлык күрсәтә, сүздән һәм эштән канәгатьлек белдерә икән, бу кешегә моның өчен Аллаһы зур әҗерләрен бирәчәк. Һәм әлеге бәла-казаларга сабырлык күрсәтү аның өчен Аллаһының мәрхәмәтенә әйләнәчәк. Кыенлыкларга сабыр булган кеше, Аллаһы ихтыярына буйсынып, зур әҗерләргә лаек була һәм, шул рәвешле, аның Аллаһы алдында дәрәҗәсе күтәрелә.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә:

“Берәр бәлагә юлыкканнар: “Һичшиксез, без – Аллаһыныкылар һәм Аңа гына кайтачакбыз!” – дип әйтәләр. «Әл-Бәкара / Сыер», 2:156-157

Без 2020 елда, ислам принципларына таянып, шулай ук республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, яңадан бергәләп шул имтиханнарга түземлек күрсәтәбез һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы тарафыннан тәкъдим ителгән җомга, җеназа, һәм тәравих намазларын уздыру тәртибе хакындагы карарны мәчетләргә җиткердек. Бу катлаулы заманнарда якын кешеләребезне: ата-аналарыбызны, туганнарыбызны онытмыйк, чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә:

“(И, коллар!) Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз. Аңа бернәрсәне дә ширек кушмагыз. Ата белән анага, (бертуганнар һәм агалар кебек) якыннарга, ятимнәргә, мескеннәргә, (нәселдәшлек яки яшәгән урыны җәһәтеннән) якын күршегә, (нәселдәшлеге яки өе) ерак күршегә, (ир-хатын, юлдаш һәм сабакташ кебек) янәшәдәге иптәшләргә, юлда калучыга һәм уң кулыгыз ия булган нәрсәләргә (коллар, җарияләр һәм хезмәтчеләргә) игелек кылыгыз. Һичшиксез, Аллаһы тәкәббер (булганы өчен туганкардәш һәм күршеләренә карата яхшы мөнәсәбәттә тормаган) һәм (өстенлекләрен санаган) мактанчык кешеләрне сөйми”. «Нисә / Хатыннар», 4:36

Бәйрәм көннәрендә электән килгән күркәм гадәт аерым урын алган, ул – әти-әниләребезнең хәлен белү, аларны кунак итү, гаиләбез белән бергәлектә олуг бәйрәмебезне каршы алу.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Кешеләргә Аллаһының рәхмәте белән иңдерелгән Коръәни Кәрим китабы белән яшәргә һәм аның белән гамәл кылырга өйрәнсәк иде! Коръән белән гамәл кылу җыйган малдан хәерлерәк.‎‎ Югарыда искә алынган аятьтә үк ятимнәргә, мохтаҗларга һәм мескеннәргә ярдәм күрсәтүнең дә безнең өстә булуы ассызыкланды. Әйтик, Рамазан аенда ярдәм күрсәтүче волонтерлар эшли. Бу күркәм гадәт алга таба да шулай дәвам итсә иде. Ә Рамазанда ярдәм күрсәтә алмаганнар исә бүген яки бәйрәм көннәрендә садаканың фарыз төре булган зәкятне һәм вәҗиб булган фитыр садакасын бирә ала. Шулай ук сәламәтлеге какшаган һәм уразаны Рамазаннан соң да тота алмаучылар, уразаның тотылмый калган һәрбер көне өчен 200 сум күләмендә фидия садакасы түләргә тиешле була. Өстәмә күркәм гадәт, сөннәт гамәл – кардәшләребезнең, дусларыбызның хәлен белергә бару, аларга изге теләктә булу, мәрхүмнәребезнең каберен зиярәт итеп, Раббыбызга дога кылу.

 Гали радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең әлеге сүзләрен риваять итә: «Ике бәйрәм намазы (Ураза һәм Корбан) вакытында чыгу – сөннәт булып санала һәм бәйрәм көннәрендә каберне зиярат кылу сөннәттән».

Без Шәүвәл аена аяк бастык. Бу айда өстәмә алты көн ураза тоту күркәм сөннәт гамәл булып санала.

 Әбү Әюб Әл-Әнсари Расүлебез галәйһиссәламнең бу сүзләрен риваять иткән. Аллаһы Тәгаләнең Илчесе галәйһиссәлам болай дип әйткән: «Рамазан аенда һәм аннан соң Шәүвәл аенда алты көн дәвамында ураза тотучылар бер ел ураза тоткан әҗерләр алыр» . Пәйгамбәребез галәйһиссәлам сәхабәләренә Шәүвәл аенда да ураза тотарга кушкан. Бер хәдистә: «Әгәр дә кол Аллаһы юлында бер генә көн ураза тотса да, Аллаһы Тәгалә аны җәһәннәмнән җитмеш елга ераклаштырыр», – дип әйтелгән.

Ураза гаете вәгазе - 2020 ел

Раббыбыз тоткан уразаларыбызны, биргән садакаларыбызны, укыган намазларыбызны кабул кылсын, безне, якыннарыбызны төрле бәла-казалардан, авыру-чирләрдән сакласын. Йортларыбызда өлфәт-мәхәббәттә авылыбызда, бистәбездә, шәһәребездә, җөмһүриятебездә, дәүләтебездә тынычлыкта һәм татулыкта яшәүләребезне һәм барыбызга да сабырлыклар биреп, авыручыларга саулык-сәламәтлекләр насыйп кылса иде. Мөбәрәк булсын изге бәйрәмебез — Гыйдуль Фитр Ураза гаете!