Ураза тоту тәртибе. Рамазан аена кагылышлы сорауларга җаваплар. Габделхак Саматовның «Шәригат» китабыннан алынды
Исләр уразаны бозмый
Мин терлекчелектә эшлим, эш бик зәһәр исле, кайткач ванна кереп, 2-3 кат юынмыйча, тәндәге ис бетми. Ураза вакытында миңа нинди киңәш бирерсез икән: ураза тотарга буламы?
Ураза вакытында кешенең эшли торган эше пычрак эш булса, нәҗесе беткәнче яхшылап юынырга кирәк, әгәр пычраклары нәҗессез булса, юыну мәҗбүри түгел, авыз ачкач яхшылап юынырга мөмкин. Ис бетәрлек кадәр бервакытта да юынып булмый, ис бетмәсә дә ярый, ләкин тәндәге нәҗесләрне бетерү өчен госел коенырга кирәк. Өстән су сибеп юыну уразаны бозмый, ә суга кереп утырып юыну, мәсәлән, ваннага чумып юыну уразаны боза. Исләр уразаны, шулай ук, бозмый. Димәк, терлекчелектә эшләүчеләргә ураза тотарга мөмкин.
Авыз ачтыру бик тә саваплы
Рамазан аенда ураза тоту өчен мөселманча суйган ит кирәк, диләр. Шәһәрдә мөселманча суйган ит таба алмаганда, базар ите ашап ураза тотсак, тоткан уразабыз кабул булыр микән? Авыз ачтырырга да үзең суйган ит кирәк, диләр. Мөселманча суйган ит ала алмасаң, нәрсә белән авыз ачтырырга?
Пәйгамбәребез үзе яшәгән заманда сәхабәләргә Рамазан аенда ураза тотучы кешеләрне мәҗлескә җыеп авыз ачтырырга куша. “Авыз ачтырган кеше, — ди ул, — муенын җәһәннәм газабыннан коткарыр, Аллаһ Тәгалә аның белеп һәм белми кылган гөнаһларын ярлыкар. Ураза тоткан берәр кешегә авыз ачарга бер хөрмә яисә
баллы су биргән, аны ризыкландырган кешегә Аллаһ Тәгалә ураза тоту савапларын бирер, сусаганга эчерүчене гарасат мәйданына чакырмас”, — дигән Аны тыңлап торган сәхабәләр: ‘Авыз ачтырырга хәлебездән килми бит”, — диләр. Пәйгамбәребез аларга сөт ризыклары белән авыз ачтытырырга мөмкин икәнлеген әйтә.
Сез яшәгән шәһәрдә мөселманча суелган итләр сатылмый икән, борчылмагыз. Ит кенә түгел, сөт ризыклары белән туклану да хәләл бит. Сөтле аш базардан ничек итеп суелганын да белми торып сатып алынган иттән пешерелгән ашка караганда хәерлерәк санала.
Шулай ук балыкның бөтен төре дә хәләл. Балык ризыклары әзерләргә мөмкин.
Ифтарда кеше санын чикләү юк
Авыз ачу мәҗлесендә 9 кешедән дә ким кунак булмаска тиеш. Кеше азрак җыелса, авыз ачтыру дөрес булмый, дип раслаучылар бар шәһәребездә. Мондый таләп урынлымы?
Пәйгамбәр гәләйһиссәлләмнең авыз ачтыру мәҗлесе турында ни дә булса әйткәне күзебезгә чалынганы юк. Авыз ачтырганда бер кешеме, биш кешеме, тугыз кешеме, туксан кешеме булырга тиеш — андый чикләү юк.
Берәү ураза тотучыны авыз ачтырса, сугышка китүче кешене коралландырса, шуңа йөз шәһиднең дәрәҗәсе бирелә, дигән хәдис бар. Монда саны әйтелмәгән бит. Никадәр күп кешене авыз ачтырса, әҗер-савабы шулкадәр күп булачак. Кунак тугыз да, алтмыш та булырга мөмкин. Чик куймаска кирәк. Чөнки бөтен кешенең дә хәле бер төрле түгел. Кемнең өе бик кечкенә, кемнең милке зур түгел, кемнең ураза тотучылар арасыннан туганнары, танышлары бик аз. Моңа бик күп мисал китерергә мөмкин.
Шуңа күрә, авыз ачу, ифтар мәҗлесендә тугыз кешең булмады, дип, дәгъва белдерү бик тә урынсыз.
Үзе эчмәсә дә гөнаһлы
Рамазан аенда ураза тоткан кешегә аракы сатарга ярыймы? Аның тоткан уразасы кабул буламы? Хәзер бу эш белән күпләр шөгыльләнә. Безнең авылда да ураза тотып, дин купканча яшәп һәм шул ук вакытта “шайтан” суын сатып ятучы кешеләр бар. Мин ураза тотучыларның бу гамәлләре дөрес түгел, дип саныйм.
Мондый хәдис бар: “Аракыны ясаучы да, ясатучы да, сатучы да, саттыручы да, эчүче дә һәм эчерүче дә гөнаһлы була”. Хәдистән аңлашылганча, үзе эчмәсә дә, аның аракы сату белән шөгыльләнүе гөнаһлы гамәлләрдән санала.
Уразага ният телдән дә, күңелдән дә әйтелә
Ураза тотарга ниятләүне кычкырып әйтергә кирәкме, әллә күңелдән генә хәл итәргәме?
Күңел белән, уй белән ураза тотарга ниятләү — җитәрлек шарт. Ниятләүне тел белән әйтү дә яхшы, ләкин мәҗбүри түгел. Таң атканчы ниятләргә кирәк, яки кояш батканнан соң, кичтән үк ниятләп куярга да ярый. Аллаһ Тәгаләнең соңгы Илчесе Мөхәммөд (с.г.в.) әйтүенчә, таң атканнан соң ниятләнгән ураза дөрес булмый.
Дүрт мәзһәбнең өчесенең дин әһелләре ниятләүне көн саен кабатларга кирәк дип саный. Ә Мәликә мәзһәбе галимнәре ниятләүне бары бер генә тапкыр, Рамазан ае башланганда гына үтәү дә җитә дип уйлыйлар.
Сәхәр ашамаган кешенең уразасы дөресме?
Ураза тотарга ниятләгән кеше таң атканчыга кадәр ашамый һәм сәхәрсез ураза тота икән, аның уразасы дөрес була, ләкин савабы азрак. Чөнки Мөхәммәд Пәйгамбәр сөннәтенә кергән бер гамәлне эшләмичә калдыра.
Көн буе йокласаң, ураза дөресме?
Ураза дөрес, чөнки йокы уразаны бозмый. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: ураза безгә күп йоклау һәм ашау өчен түгел, ә рух күтәренкелеге, яңа белем алу, иманны ныгыту һәм тәкъвалыкка ирешү өчен кирәк.
Тәһарәт ураза өчен фарыз түгел
Ураза тотканда, әгәр намаз укымасаң, иртән сәхәр алдыннан һәм кич ифтар алдыннан тәһарәт алу фарызмы? Шуңа җавапны бер китапта да таба алмадык.
Ураза тотар өчен яки авыз ачтыру өчен тәһарәт алу шарт түгел. Тәһарәт ул — намаз укыр өчен махсус пакьләнү, һәм ул — бик зур корал. Пәймбәребез бер хәдистә әйткән: “Тәһарәт белән йоклаучы кеше көндез руза тотып, кичен уяу торган кебек әҗерле була”, — дигән. Янә дә: “берәүнең җаны алынганда ул тәһарәтле булса, шәһид дәрәҗәсендә үлә”, — дигән сөенечле сүзләр бар. Ләкин тәһарәт алып та намаз укымаса, ул кеше коралны хәтерләтә. Хәзерләп тә ул коралын файдаланмыйча, бушка исраф итүче кебек үкенечкә кала, дигән риваятьләр язылган.
Рамазан аенда хайван-кош чалырга ярыймы?
Рамазан аенда да, башка айларда да хайван-кош чалу тыелмый, суйганда Аллаһ исемен зикер итү, ягъни “Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр”, дип әйтү кирәк.
Уразада телевизор карау
Заманалар үзгәрү белән бөтен дөнья телевизор, күрү тасмалары белән тулды (Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында алар булмаган), һәм кайвакыт аларны карарга туры килә. Бу чакны ураза бозыламы?
Телевизор карау гомумән ураза һәм тәһарәтне бозмый. Әмма әхлаксызлык, сугыш, үтереш һәм җенси теләкне уята торган программалардан ерак булу кирәк, алар мөселман өчен тыелган. Төрле юк-бар программалар карау уразалы вакытта ураза тотуның савабын киметә, уразага зәгыйфьлек китерә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Ураза үзеңне ризыктан гына тыю түгел, ураза ул үзеңне начар гадәтләрдән, начар күренешләрдән дә саклау”, — ди.
Әхлакый тәрбия бирә торган программаларны, дини тапшыруларны, ил хәбәрләрен карарга ярый.
Ифтарга сәбәпсез бармасаң, гөнаһлы буласың
Изге Рамазан аенда авылларда ифтар мәҗлесләре бара. Мәҗлескә чакырылып та бернинди сәбәпсез яки юк-бар сәбәпләр табып бармау гөнаһ саналамы?
Пәйгамбәребез гәләйһиссәлләм: “Кем чакырган җиргә сәбәпсез бармаса, ул миңа каршы килгән була”, ди. Чакырылган җиргә бару-бармау — ул мөселманлык хакы. Сәбәпсез бармаса, гөнаһлы була.
Ураза тотмаучыны ифтар мәҗлесенә чакырырга буламы?
Ураза тотмыйча, намаз укымыйча, хәмер белән кайнашкан кешене ифтар мәҗлесенә чакырырга ярыймы?
Ифтар мәҗлесенең төп максаты — авыз ачтыру. Бу очракта әлеге кеше ифтар мәҗлесеннән үтми, ягъни аңа авыз ачу савабы ирешми. Әмма аны гыйбрәтләнсен, вәгазьләнсен өчен мәҗлескә чакырырга була.
Калган уразаларны ничек тотарга?
Без әле соңгы елларда гына ураза тота башладык. Ә калган уразаларны ничек каза кылырга икәнен белмибез. Аллаһы Тәгалә: “Теләгән бәндәмне туры юлга күндерермен”, — дип әйткән бит Коръәнендә.
Әгәр дә сау-сәламәт булсагыз, гомер буена калган уразаларыгызны үтәп чыгыгыз. Аллаһы Тәгалә куәт-ярдәмен бирсен. Әйтик, сез 10 ел буена ураза тотмагансыз икән, 10 ай ураза тотарга тиеш буласыз. Тик Рамазан ае җиткәч, шушы елның уразасына керерсез. Калган еллар уразасын үтәргә керешкәндә: “Йа, Раббем! Ният кылдым гомерем буена калган фарыз уразаларны үтәргә…” — дип ниятләргә онытмагыз. Ураза тотуның тәртип-кагыйдәләрен дә исегездә тоту хәерле. Әгәр авыру икәнсез, ул вакытта 10 еллык уразаны 300 көн тотарга тиеш буласыз. Әгәр ураза тотарга гаҗиз икәнсез, һәрбер көн өчен бер фәкыйрьне туендырырлтуык ризык яки ризык алырлык акча белән тәэмин итәргә тиеш буласыз…
Габделхак Саматовның «Шәригат» китабыннан алынды