Бала йөрәк парәсе

Барыбыз да белгәнчә, июньнең беренче көне Халыкара балаларны яклау көне дип игълан ителгән. Балаларны саклау, яклау дигәндә, без нәрсәне күз алдында тотарга тиеш? Балаларыбызны Аллаһы Тәгалә кушканча, тыйганнарыннан тыелып, үтәргә тиешлесен үтәп, үзләре яши торган җәмгыятьтә лаеклы урыннарын табучы уллар һәм кызлар тәрбияләүне күз алдында тотарга тиешбез. Балаларны мылтык белән түгел, ә аларны дөрес тәрбияләп, туры юлга кертеп җибәрү ысулы белән яклау турында сүз бара. Укыткан-тәрбияләгән оешмалар, туган илләре, туып-үскән җирләре аларның дөрес юлга кереп китүләренә сәбәпче булса менә бу ил, менә бу әти-әни балалар алдында үзләренең вазыйфаларын үтәгән санала. Алар шушыны эшли алмасалар, вазыйфа үтәлмәгән була. Билгеле, балалар тәрбиясе әти өстенә дә, әни өстенә дә төшә, әмма күбесенчә әни кеше җавап бирә. Аллаһы Тәгалә каршысында да, бәндәләр каршында да. Ә гаиләнең матди ягын тәэмин итү ирләргә йөкләтелгән. Әгәр гаилә мохтаҗлык кичерә икән, бу вакытта ир кеше гаепле.

… Җир шарында кеше саны артып тора. Аллаһ Раббыбыз галимнәребезнең күңелләренә төрле гыйлемнәр, яңалыклар биреп, җирдән күбрәк уңыш алырга, яңадан-яңа энергия чыганакларын табарга ярдәм итеп тора. Галимнәребезнең ачышлары белән, җирдән алган уңышларның артуы белән, халык саны күбәйсә дә, җир әле бик күп халыкны сыендыра ала. Шуңа күрә без бала туудан курыкмаска тиеш. Аңа нәрсә ашатырмын, нәрсә киендерермен икән, дип кайгырмыйк. Аллаһ Раббыбыз һәр баланы үзенең ризыгы белән дөньяга китерә.

Дөньяга килгән баланы исә без тәрбияләргә тиеш. Бер галим әйткән: «Баланы эскәмиягә аркылы яткыргач, буе эскәмия тактасы киңлеге кадәр булса, шул вакытта тәрбияли башларга кирәк», дигән. Ислам галименнән: «Балама өч яшь тулды, кайчан тәрбияли башлыйм икән», дип сорагач, ул җавап биргән: «Син балаңны тәрбияли башларга 3 ел да тугыз айга соңга калгансың инде», дигән. Баланы кайчан тәрбияли башларга кирәк, дип сорагач, Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын): туганчы йөз ел элек, дигән. Димәк, бала адәм рәтле булсын өчен, әби белән бабайның да, әти белән әнисенең дә юньле булуы шарт. Аннан соң да юньсез бала туса, без: «Кара, нишләп болай икән бу, әби-бабасы да, ата-анасы да бик ипле, әйбәт кешеләр иде?» дип сорый алабыз. Ә без бүген үзебез нәфесебезгә хуҗа булмыйча, теләсә нәрсә эшләп йөрибез дә, балаларыбыз начар булса, кешене гаеплибез.

Бала безнең киләчәгебез. Без телибезме-теләмибезме, яратабызмы яратмыйбызмы, яшьләрнең кулыннан бер эш килми, дип зарланабызмы зарланмыйбызмы дөнья барыбер шул яшьләргә калачак. Чөнки берәү дә мәңгелек түгел. Берәүләр китеп бара, икенчеләр килеп тора. Әмма килгән һәрбер яңа буын үткән буынга караганда яхшырак булырга тиеш. Әдәп ягыннан да, гыйлем ягыннан да, сәламәтлек ягыннан да. Әти-әниләр, җәмгыять менә шушыны кайгыртырга тиеш.

Бер гарәп үз баласын хәзрәте Гомәр (Аллаһ разый булсын аңардан) янына алып килгән. «Балам мине тыңламый, аңлат әле шуңа ата хакын», дигән. Бала сорау биргән: «Ий, әмирил мөэмин! Ий, мөэминнәр патшасы! Мин әти-әнинең бала өстендәге хакын беләм. Балаларның әти-әни өстендәге хаклары бармы?» дигән. Шуннан Гомәр сорау биргән: «Баланың исеме ничек?» Баланың исеме «юләр» дигән мәгьнә бирә икән. «Моның анасы кайда?» дигәч: «Анасы ошамагач, мин аны коллыкка сатып җибәрдем», дигән. «Буш вакытыңда сиң малаең белән нишлисең?» дигән. «Җырлыйм». «Коръән аятеннән, дин гыйлеменнән берәр нәрсә өйрәткәнең бармы?» дигәч, «Юк», дигән. Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән: «Син ата вазыйфасын бөтенләй үтәмәгәнсең икән. Синең балаңнан зарланыр бер урының да юк. Син иген игәсең икән, димәк, анда сыер бар, ат бар, ишәк бар, алар да тавыш чыгара. Син дә җырлап баргансың, малаең сине шуларның берәрсе белән бутагандыр, хайваннан бер аермаң да юк», дигән.

Балаларның да безнең өстә хаклары бар. Әти-әнинең дә балалар өстендә хакы бик күп. Иң беренче, әти булган кеше хәләл ризыкны кайтартырга тиеш. Никахлаштыңмы, ана карынында бала яралдымы, әни кеше хәләл ризык ашарга тиеш, хәрам ризык түгел. Аллаһ Раббыбыз әйтә: «Баланы ана карынында ничек иттереп яралту Минем эш: кара чәчле буламы, сары чәчлеме, озын буйлымы, кыска буйлы буламы?! Әмма Мин баланы ананың ашаган ризыгыннан бар итәрмен. Аның тәнен ананың ашаган ризыгыннан җыярмын», ди. Әни кеше дуңгыз ите ашаса, хәрамнан ясалган колбасалар белән тукланса, баланың тәне хәрам хайван тәненнән, дуңгыз итеннән җыела. Әни кеше хәмер эчсә, шушы вакытта ук баланың кан тамырлары хәмергә хирыс булып, шуны сорап тора торган булып ярала.

Шушы вакытта ук, 4 ай да 10 көндә, фәрештәләр балага җан иңдергәннән соң, Аллаһ Раббыбыз яңадан баланы биш ай ана карынында калдыра, аның холкы, гадәте формалашсын, дип. Менә бу вакытта әни кешеләр тынычлыкка мохтаҗ. Безнең хатын-кызларыбыз исә ул вакытта да җир җимертеп эшләп йөриләр. Эштә тавышланалар, өйдә дә тынычлык тапмыйлар. Балага ана карынында ук тискәре йогынты ясыйбыз. Дөньяга килгәннән соң да без балага хәләл ризыклар ашатырга, күркәм тәрбия бирергә тиеш. Әйткәнемчә, аның әти-әниләре, әби-бабайлары да юньле булырга тиеш. Без Тукайны зурлыйбыз, даһи, дибез. Аның да бит әти-әнисе милләтебезгә дә, динебезгә дә хыянәт итмәгән кешеләр булган. Татар халкының кайсы гына зур галимен алма, барысы да укымышлы гаиләләрдән, әти-әниләре намаз укый торган гаиләдән.

Әгәр без, балабыз дөрес юлда йөрсен, дибез икән, бүген уйланырга тиешбез. Оныкларыбыз әйбәт булсын, дисәк тә, тыелган гамәлләр кылынмасын иде.

Бала дөньяга килүгә, әти-әнисе аңа күркәм исем кушарга тиеш. Ул татарча, йә гарәпчә бер үк мәгънәгә ия булсын. Әгәр исем мәгънәсез икән, әти-әнисенең бурычы үтәлмәгән була. Исем кушучы бу исемне кире кагарга тиеш. Чөнки ул баланың исеме аталган саен әти-әнисенә дә, исем кушкан кешегә дә гөнаһ язылып бара. Аллаһыдан курыккан кеше моны эшләмәс. Берәү, әлеге ата-анага ярый, дип, йә булмаса, сәдакага кызыгып балага яман исем куша икән, димәк, ул Аллаһыга ышанмый, Аны танымый. Аңа Аллаһының әйткәне бернәрсә дә тормый. Аллаһыдан курыкмаган кеше генә моны эшли ала. Без нинди генә гамәл кылсак та, кеше моңар нәрсә әйтер, дип түгел, Аллаһы Тәгалә каршысында бу гамәлем нинди булыр? дип уйларга тиеш.

Баланың ризыгы да хәләл булырга тиеш. Әнисе дә, әтисе дә аңа хәләл ризык ашатырга бурычлы. Балаларыбыз өйдә генә түгел, балалар бакчасында да, мәктәптә дә туклана. Анда бу турыда уйлыйлармы? Хәрам ризыктан җыелган гәүдә хәрамга тарта ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) «Балаларыгызның тәнен хәрам ризыктан җыйсагыз, көче ныгыгач, үзегезгә каршы борылыр», диде. Бер авылдагы хәл турында сөйлиләр. Берәү, минем малай бик көчле, дип мактана икән. Каян белдең? диләр. Кичә сугып еккан иде, көчкә тордым, дигән әти кеше. Хәрам ризык ашатып үстергәч, шулай була инде.

Балага дөньяви гыйлем бирү турында да әти-әни кайгыртырга бурычлы. Кайвакыт, дөньяви гыйлемнең бернәрсәгә дә кирәге юк, дип әйтәләр. Кирәк: гыйлемсез яшәп булмый. Аллаһының рәхмәте булсын, хөкүмәтебез мәктәпләрне төзеткән, укытучыларны куйган, балаларга кирәк булачакмы-юкмы, барлык фәнне дә укыталар. Әмма ата-ана баласы мәктәптән кайткач, нинди билге алдың, дип кызыксынып, тикшереп торырга тиеш. Бала укырга тиеш. Баланы, мәктәптә начар укыйсың, дип, артык каһәрләргә дә ярамый. Чөнки төрле кешенең мөмкинлеге төрлечә. Ун литрлы чиләккә 15 литр су салып булмый. Бала да үз башына сыйдыра алган хәтле генә үзләштерә. Аны нихәтле каһәрләсәң дә, артыгын үзләштерә алмый. Әмма ул дәрестә укытучыларын тыңларга тиеш. Чөнки Аллаһы Тәгалә каршында остазларның хакы бик зур.

Балага дини гыйлем бирү дә зарури. Бу бурыч әти-әни өстендә. Балага дини гыйлем бирелмәсә, ата-ана вазыйфасы үтәлмәгән була. Бала фарызның фарыз, хәрамның хәрам икәнен белергә тиеш.

Бөтен дөньяда эчүчелеккә, наркоманлыкка каршы көрәш бара. Америка дәүләтендә генә 700 тонна наркотик кулланыла. Ел саен! Шул рәвешле барса, мең тоннага җитүе көтелә, ди. Бөтен дөньяда наркоманнар белән көрәшү өчен махсус полиция бар, аңа бюджеттан акча махсус бүлеп бирелә. Барыбер кулланалар. Ни өчен? Чөнки балалар аның хәрам икәнен белми үсә. Аңа хәләл ризык ашатырга, хәрамның ярамаганын аңлатырга кирәк. Кечкенә вакытта имезү урынына хәрам ризык белән тәнен җыйдырып, зур үскәч, син аракы эчәсең, дип, каһәрләүдән файда юк. Хәрам хәрамны сорап тора ул. Биология укытучысы: күзәнәк нигездә җиде елда алышынып бетә, тулысы белән 40 елда ди. Шуннан соң әле аны бер дә хәрам ризык кертми генә тәрбияләсәң дә, алышынып җиткәнче, җиде ел кирәк. Әйтик, егет бүген эчүдән туктады, тәмәкесен ташлады, ди. Ул әле җиде елга хәтле теләсә кайсы көнне яңадан бозылып китәргә мөмкин. Чөнки аннан теге хәрам күзәнәк чыгып бетмәгән әле.

Без эчкечегә штраф салабыз, андыйларны төрмәләргә дә утыртабыз, 15 көнлеккә дә җибәрәбез. Әмма ул бит бүтәнчә яши алмый. Ул үзе эчәргә теләми, әмма тәне хәрамнан җыелганга, хәрам нәрсәне сорап тора. Аны шушындый дәрәҗәгә җиткергән әти-әнисе белән без гаепле булабыз. Бу бик җитди мәсьәлә. Аның тарихы бар. Мөселманнарны берничек тә чукындыра алмагач, христиан миссионерлары, көчләп җиңеп булмады инде, ризыкларына хәрам кушарга кирәк, андый ризыклар керсә, алар үзләреннән-үзләре безнеке булыр, диләр. Моның мисалы күз алдында инде. 1929-1930 нчы еллардан башлап 14 500 мәчет җимерелде, 40 мең мулла сөргенгә сөрелде, аракы сатарга план-бирем җиткерелде. Шуннан соң күпме генә үткән иде, намаз да бетте, ураза да онытылды, иман да бик зәгыйфь калды.

Бүген 70 яшьлек бабайларыбыз да аракы эзләп йөриләр. Шул дәрәҗәгә җиттек ки, илне ятим балалар басты. Шушы аракы нәтиҗәсе ул. Әгәр без ризыкның хәләллеген кайгыртмасак, шушы аракыга хирыс кешеләрне һаман үстереп торырбыз, киләчәктә дә алар артачак. Без моны шаянга гына алабыз. Өебездә дә дуңгыз асрыйбыз, хәрам ризыкны ашыйбыз. Әмма Аллаһ Раббыбыз «Әл-Бәкара /Сыер/» сүрәсенең 286 нчы аятендә, «Мин кушканны үтәсәгез, файдасын үзегез күрерсез, үтәмәсәгез, зыянын да үзегез күрерсез», ди. Аның хәсрәтен дә үзебез күрәсе.

Менә беренчесе — балага күркәм исем булды. Икенчесе — хәләл ризык булды. Өченчесе — гаиләдә тынычлык булырга тиеш. Дүртенчесе — дөньяви, дини гыйлем булды.

Бер галим бер йорт яныннан бара икән. Бала атасына кычкыра, сугып та җибәрә. Галим туктаган, теге балага: «Ник алай эшлисез?» дигән. Атасы әйткән: «Ии, мөхтәрәм галим, дигән, бу минем гөнаһларыма күрә мөнәсәбәт, дигән. Менә мин әтием белән шушындый мөнәсәбәттә идем. Мин әтиемә шулай кычкыра идем, шулай суга идем. Минем балам да миңа шул ук сүзне кычкыра, мин әтиемә суккан җиремә суга», дигән. Без әти-әниләребезгә нинди мөнәсәбәттә булсак, Аллаһ Раббыбыз балаларыбыздан да шуны күрсәтергә мөмкин. Димәк, гаиләдә әти-әниләребезне хөрмәтләү ул киләчәктә үзебезгә хөрмәт, дигән сүз. Аллаһының рәхмәте булыр, дип өмет итү бу. Шулай ук ир кеше хатынын, хатын кеше ирен балалары алдында да, кеше алдында да хурламаска тиеш. Синең атаң шундый, синең анаң шундый, дип әйтмик. Бу балалар хакына керү, балаларны кире мөнәсәбәттә тәрбияләү.

Ир кеше балада анасына карата хөрмәт тәрбияләргә тиеш, әни кеше әтисенә карата. Шулай иткәндә генә бала игелекле булып җитә ул. Балигъ балага ата-анасы никахланырга ярдәм итәргә, булышырга тиеш. Әмма без кызларыбызны ислам динендә булмаган халык вәкилләренә бирмәскә, риза булмаска тиешбез. Чөнки христиан дине дә, яһүд дине дә берсе дә пәйгамбәребез Мөхәммәдне (сәлаллаһү галәйһиссәләм) пәйгамбәр дип танымыйлар. Алар безне халык дип танымыйлар, кешегә дә санамыйлар. Ә мөселман егетләргә башка милләт кызларын, әгәр алар иман китерсә, алу рөхсәт ителә. Чөнки ислам дине Муса (галәйһиссәләмне) дә, Гайсә (галәйһиссәләмне) дә пәйгамбәр дип таный. Шушы дин вәкилләреннән иман китергән, мөселман булып яшәү шарты белән аларга никахланып тору дөрес була. Моңа без каршы килә алмыйбыз. Татар кызларының күбесе башка дин, башка милләт кешеләренә кияүгә чыга, башка милләт балаларын тәрбияләп үстерә, башка дин балаларын үрчетә.

1979 елны халык санын алганда үзбәкләр беренче тапкыр татарларны сан ягыннан узып китте. Аңарчы татарлар СССРда дүртенче урында иде. Инде үзбәкләр дүртенче урынга менде, татарлар бишенче урынга төште. Үзбәкләр белән татарларның аермасы бик әз иде. 20 елга якын вакыт үтте. Үзбәкләр бүгенге көндә 30 миллион, татарлар 6 миллионнан аз гына күп, дип исәпләп йөртелә. Әле ул татар дигәннең дә яртысы үз телендә сөйләшә белми, үзенең милләтен татар дип, дине ислам дип танымый. Һәм диненә, милләтенә битараф караган кешеләрдән даһи уллар да, даһи кызлар да дөньяга килми. Әби-бабасы, әти-әнисе шулай итеп тәрбияләп, диненә дә, милләтенә дә битараф булып үскән кешедән бу милләтнең йөзен дөньяга таныта торган даһилар туа алмый. Бүгенге көндә татар «йолдызлары» артып китте. Әмма татарга берәр эш эшләгәнме алар? Татар милләтен кайгыртыр өчен, йә булмаса, үзенең ватандашларын кайгыртыр өчен ни кылганнар? Ә менә заманында Акчуриннар булган, алтын приискасы тоткан Сәгыйть Рәмиевләр булган. Алар күпме мәдрәсәләр ачканнар, күпме укытучылар тотканнар, күпме мәчетләр төзеткәннәр. Милләт өчен китап бастырганнар.

Бүгенге байларыбызның да кайберсе, күршеләре елап, ачка үләм, дип керсә дә, бер тиен акча бирми. Бу инде безнең динебезгә дә, милләтебезгә дә хас күренеш түгел. Бөтенесе дә шушы динсезлек, тәрбиясезлек мәсьәләсе. Без Америкага кызыгабыз, телевизордан Америкадагы яшьләрне күрәбез. Аларга охшарга теләп, безнекеләр дә шулай үрле-кырлы сикерә. Әмма ул хиппилар Америка яшьләренең 10-15 процентын гына тәшкил итә. 80 процент яшьләр аракы эчмичә, тәмәке тартмыйча, нәкъ ислам кануннары буенча яшиләр. Алар үзләренә максат куйганнар: белем алырга һәм илләренә хезмәт итәргә. Американың студентлар шәһәрчегендә, студентлар укый торган җирдә аракы эчүчене шунда ук куалар икән. Безнең тулай торакларда аек кеше яши алмый. Менә шуннан соң инде милләткә, илгә хезмәт итә торган, әти-әнисен хөрмәтли торган балалар каян барлыкка килсен?! Без әгәр киләчәгебез өметле булсын, балаларыбыз үзебезгә караганда юньле булсын, дисәк, һич югында, оныкларыбыз үзебезгә карата юньле булсын, дисәк, җиң сызганып бөтенебез бергә эшләргә тиешбез. Әти-әниләр дә, мәктәп тә, балалар бакчалары да, хөкүмәт тә һәр агач җирдә үсә, орлык бирә, үзеннән соң нәсел калдыра. Адәм балалары да дөньяга килгәннәр, үзләреннән соң нәсел калдыралар. Без үзебездән соң калган буынның мәгърифәте дә, белеме дә булсын, дисәк, аларны, әлбәттә, ислам кушканча яшәргә өйрәтергә, шуны таләп итәргә кирәк.

Без бик күп өндәмәләр язып эләбез: фәлән нәрсә өчен, төгән нәрсә өчен, исереклеккә каршы көрәшик, дибез. Елда 20 бәйрәм, 104 ял көне, 30 көн еллык ял, димәк, 180 көн бәйрәм. Ике көннең берсе бәйрәм. Бөтенесенә дә аракы кирәк. Менә шунда, көрәшик, дибез. Көрәшергә түгел, эшләргә кирәк. Казан урамы буенча бер чит ил кешесе бара икән. «Урамнарның чисталыгы өчен көрәшик», дип язып куйганнар, ди. Зур иттереп. «Урамның чисталыгы өчен көрәшергә кирәкми, себерке алып себерергә генә кирәк бит», дип әйтә ди теге. Менә шуның шикелле, һәркайсыбызга да эшләргә кирәк, җәмәгать. Хөкүмәтне дә, мәктәпне дә, балалар бакчаларын да гаепләп түгел. Балалар үзебезнеке. Ни булса да без күрәсе алар белән. Шуңа күрә бөтен эшкә караганда бала тәрбиясе беренче урында булырга тиеш.

Бөтендөнья балаларны яклау көне икән, безгә тагын бер кат исебезгә төшерергә кирәк: без шушы балаларыбыз, оныкларыбыз өчен барын да эшләдекме, эшлибезме? Аларның ризыклары хәләлме, алар Аллаһы Тәгаләнең кануннарын беләләрме? Чөнки бу дөньяны Аллаһы Тәгалә яралтты, анда ул Үзенең кануннарын урнаштырды, аларны Коръән аша безгә ирештерде.

Без бүген Аллаһ кануннары буенча яшәмибез, аларны ялганга чыгарабыз. Коръәнне ялганга чыгарабыз. Коръән хөкемнәре гамәлдә түгел. Аллаһ Раббыбыз: «Кем минем кануннарымны үзгәртергә тырышса, шул һәлакәткә бара», диде. Без һәлакәткә барабыз. Ел саен бер миллион баланың кимрәк тууы, ел саен 553 мең баланың үлүе дә, элек күрелмәгән табигать бәла-казалары да, бөтенесе дә шушының нәтиҗәсе.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе