Һәр елны илебездә, октябрь аеның соңгы якшәмбесе көнне Автомомбиль транспорты хезмәткәрләре көне бәйрәм ителә. Бүген без тормышыбызны автомобильләрсез күз алдына да китерә алмыйбыз. Хәвеф-хәтәрсез юллар, сәламәтлек телибез транспорт йөртүчеләргә, имин юллар насыйп булсын һәркемгә дә!

Автомомбиль транспорты хезмәткәрләре, шоферлар көне белән котлау сүзләре

Хөрмәтле машина йөртүчеләр, сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Кирәк чакта, кирәк урынга сезгә ышанып чыгып китүебез һәм барып җитүебез өчен, тырыш хезмәтегез, фидакарьлегегез өчен мең-мең рәхмәт сезгә! Һәммәгезгә саулык, күңел тынычлыгы, хезмәтегезнең игелеген күрергә насыйп булсын!

*****

Машина йөртүче һөнәрен гомерлек итеп сайлап, пассажирларга ышанычлы һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүче, аларны вакытында тиешле урынга исән-имин илтеп җиткерү өчен көн саен руль артында йөрүче кешеләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, рәхмәт сүзләре җиткерәсебез килә. Сезнең киеренке һәм җаваплы хезмәтегез зур хөрмәткә лаек. Барчагызга да ныклы сәламәтлек, имин юллар, үзара хөрмәт һәм ышанычлы машиналар телибез! Бәйрәм белән!

*****

Бу бәйрәм күптән түгел руль артына утырганнарны да, тәҗрибәләре зур булган шоферларны да берләштерә. Машина йөртү кешедән зур җаваплылык та, һөнәри осталык та,сабырлык та сорый. Вакыт белән исәпләшмичә, көнне төнгә ялгап эшлисез, пассажирлар, халык хуҗалыгы йөкләре, көндәлек кирәкле товарлар, азык-төлек ташыйсыз, социаль,мәгариф, мәдәният оешмалары эшчәнлеген тәэмин итәсез. Бәйрәм көнендә автомобиль транспорты өлкәсендә эшләүчеләрнең барысына да әлеге мөһим социаль әһәмияткә ия булган хезмәттә уңышлар, һәлакәтсез, туры, киң һәм тигез юллар, аларда бер-береңне аңлау һәм хөрмәт итү мохиты телибез. Юлларда үзара аңлашу хакимлек итсен, транспортыгыз ышанычлы булсын.

*****
Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.

Безнең һәр көнебез — ул өзлексез хәрәкәт, без барыбыз да транспорт һәм юл белән бәйләнгән. Машина йөртү авыр һәм җаваплы хезмәт, игъибарлылык, түземлелек таләп итә. Бүгенге бәйрәм үз эшләренә чын күңелдән бирелгән осталарны һәм һәвәскәрләрне берләштерә. Шуны онытмагыз: төрле машиналарны иярләсәгез дә, сез бер юлдан хәрәкәт итәсез.

Юлларыгызда һәрчак яшел ут янсын, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтергә язсын. Руль артындагыларның һәрберсенә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, хәвеф-хәтәрсез һәм имин юллар телибез.

*****

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бүген тормышыбызны куәтле йөк машиналарыннан, уңайлы автобуслардан, җиңел автомобильләрдән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Халык хуҗалыгының хезмәт ритмы, кешеләрнең эшкә сәләте һәм кәефе сезнең тотрыклы, төгәл эшләвегезгә бәйләнгән. Без илебезнең авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм төзелеш, юл, җитештерү, автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка тармакларда тырыш хезмәтләрен куючы шоферларыбыз белән урынлы горурланабыз. Алар илебез икъдисадына үз өлешләрен кертәләр. Сезгә ныклы сәламәтлек, яңа уңышлар, бәхет һәм иминлек телибез. Рульләр ышанычлы кулларда, ә юлларыгыз якты булсын.