Октябрьнең бише көнне, ел саен илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм белән хөрмәтле мөгәллимнәребезне чын күңелдән котлыйбыз. Шул уңайдан бүгенге язмабызда остазларыбызны тәбрикләү өчен Укытучылар коне белэн котлау сузлэре, шигырьлэр тәкъдим итәбез.
Укытучылар коне белэн котлау сузлэре
Бүген бишенче октябрь, Укытучылар көне! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
*****
Укытучыларыбыз! Тормышыбызда Сезнең нинди мөһим урын алып торганыгызны без әле төгәл генә аңлап та бетермибездер. Гел янәшәңдә булган, кирәк чакта җылы сүзе, кирәк чакта урынлы шелтәсе белән ярдәм иткән кешегә бик игътибар да итеп бетермәскә мөмкинбез… Мөгаен, мәктәпне тәмамлап, еллар узганнан соң, кеше үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнен аңлый башлыдыр. Иң беренче чиратта, син Укытучыңны сиңа белем, гыйлемгә мәхәббәт танытканы өчен искә алсаң, икенчедән, синең исеңә, һичшиксез, укытучының ипле, җылы тәрбиясе төшәр. Укытучыларның авыр, катлаулы, җаның-тәнең белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Бары бер сүз генә әйтәсе килә: РӘХМӘТ Сезгә! Рәхмәт, Укытучыларыбыз!
*****
Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезнең барыгызны да бәйрәмегез белән котлыйм. Эшегездә тагын да зуррак уңышларга ирешүгезне, мәктәп данын тагын да күтәрүегезне телим, ә моның өчен ныклы сәламәтлек кирәк. Сәламәт булыгыз, бергә-бергә озак еллар яшәргә язсын!
*****
Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!
Укытучылар көненә шигырьләр
Белем бирүләре җиңел түгел,
Эшкә өйрәтүе җиңелме?
Сез шул эшкә багышлагансыз бит
Җиңел генә яшәр гомерне.
Сез мәктәпкә багышлагансыз бит
Һәр иртәне, көнне, кичләрне.
Сүзләр белән әйтеп буламыни
Андыйларга чып-чын хисләрне!
Рәхмәт Сезгә — барсы-барсы өчен,
Әҗерләре язсын дөньяның.
Игелекле эшләр авырдыр да,
Бик зур саваплары бар аның.
*****
Кеше булсын болар тормышта дип,
Укытучым, безгә белем бирдең.
Аны хәтта аңлавы да кыен:
Үз балаңдай якын күреп сөйдең.
Авыр икән Сез дип эндәшүе
Иң-иң якын кеше булганнарга.
Балаларның бездәй рәхмәтлесе
Насыйп булсын килер елларда да.
Рәхмәт әйтми сезгә мөмкин түгел:
Эшкә өйрәтүе җиңелме?!
Сез рәхмәтләр җыеп узган икән
Рәхәт кенә яшәр гомерне.
*****
Беренчедән сезнең белән бергә
Барабыз без тормыш юлы буйлап,
Укытучы булу җиңел түгел
Икәнлекне куйдык хәзер уйлап.
Еллар үткәч кенә, хушлашканда,
Юл көткәндә безне, киләчәк.
Киләчәктә рәхмәт хатларыбыз
Сезгә әле бик күп киләчәк.
Киләчәктә әле сөенерсез
Безнең кылган яхшы эшләргә
Сез керерсез хәлебезне сорап,
Арып кайткач кергән төшләргә.
Сез төшәрсез искә авыр чакта,
Сорау килсә бер-бер күңелгә.
Укытучы кайсы сорауның да
Дөрес җавапларын бик белә.
Рәхмәт сезгә, безгә иренмичә
Бирә алган һәрбер җавапка.
Әйтербез без бары олыларын
Рәхмәтләрнең сезнең тарафка.
*****
Рәхмәт сезгә күңелебезгә кергән өчен,
Барыбызны бердәй якын күргән өчен,
Тормыштагы бик катлаулы нәрсәләрне
Җиңел генә төшендереп биргән өчен.
Рәхмәт сезгә балагыздай күргән өчен,
Һәрбер көнне елмаюга төргән өчен,
Рәхмәт сезгә Белем дигән зур илләрнең
Юлларында безнең белән йөргән өчен.
Рәхмәт сезгә әни була белгән өчен,
Рәхмәт сезгә әти була белгән өчен.
Авырлыкта — хәсрәтләрне җиңеләйткән,
Шатлык барда сөенгән һәм көлгән өчен.