Ел саен, көз җиткәч, беренче октябрь көнендә, без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Илебезнең төрле почмакларында хөрмәтле өлкән буын вәкилләрен төрле бүләкләр һәм истәлекле чаралар белән искә алабыз. Сезнең игътибарга Өлкәннәр көне белән котлау сүзләре.

Өлкәннәр көне белән котлау сузлэре

Хөрмәтле абыйлар һәм апалар! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!

Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!

******

Хөрмәтле өлкәннәребез!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты, тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.

***

Беренче октябрь – Өлкәннәр көне. Хөрмәтле абыйларыбыз, апаларыбыз! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомер көзегез кояшлы булсын, сәламәт яшәгез, бәхетле картлык кичерегез!

Рәхмәт сезгә, безне үстергәннәр,
Безнең өчен яшәгәннәргә.
Безнең өчен утлар-сулар кичеп,
Безнең өчен яшәгәннәргә.

Әйдәп әйткән сүзләр өчен рәхмәт:
«Атлагыз, – дип, – безнең юллардан!»
Киләчәккә бару юлламасын
Без бит алдык сезнең куллардан!

Бәйрәмегез белән сезне!

***

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

Теги: олкэннэр коне белэн котлау сузлэре, олкэннэр коне тэбрикләре татарча