Без, кешеләрне акыл нигъмәте белән баетып, барча мәхлуклардан өстен иткән Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә биниһая хәмед-сәнә, шөкраналарыбыз булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, барчабызга күркәм үрнәк булган сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сәлаллаһү галәйһисәләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә, күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.
Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ. Менә Шәгьбән аеның 15 нче кичәсе Бәраәт кичәсе дә якынлаша.
Бәраәт кичәсе елның иң олуг кичәләренең берсе санала. Бу кичәне бөтен дөнья мөселманнары шатланып каршы ала. Чөнки Бәраәтнең мәгънәсе «аңга килү, гөнаһлардан котылу, пакьләнү» дигәнне аңлата. Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннән соң иң мөбарәк кичә ул Бәраәт кичәседер. Бу кичәдә гөнаһлы бәндәләр җәннәттән, ә изгеләр җәһәннәмнән аерыла. Бәраәт кичәсе Коръәндә мөбарәк дип зикер ителә.
«Духан /Төтен/» сүрәсенең 1-6 нчы аятьләрендә болай дип әйтелгән:
«Хә мим. (Хәләл белән хәрамны) ап-ачык аңлатучы Китап (Коръән) исеме белән әйтәмен ки: әлбәттә, Без аны мөбарәк бер кичәдә иңдердек. Чынлыкта исә, Без хәбәр биреп, кисәтәбез. Бер әмеребез илә һәр хикмәтле эш шул кичәдә хәл ителер. Чөнки Без, Раббының рәхмәте буларак, пәйгамбәрләр күндерәбез. Аллаһ ишетеп-белеп тора» — диелгән.
Кайбер мөфәссирләр ягъни Коръәнне аңлатучылар әйтүенчә. Коръән Кадер кичәсендә иңдерелгән, мөфәссирләр фикеренчә, Коръән тулысынча ләүхел-мәхфуздән (ләүхел-мәхфуз — язмышлар язылган такта мәгънәсендә) җир күгенә нәкъ менә Бәраәт кичәсендә төшерелгән, ә Кадер кичәсендә аять-аять булып, пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһү галәйһиссәләмнең күңеленә иңдерелә башлаган (Җәләләйн, Бәйдави, «Кадер» һәм «Дүхан» сүрәләре тәфсире).
Риваятьләрдә әйтелгәнчә, Бәраәт кичәсендә кешеләрнең берьеллык язмышлары билгеләнә һәм фәрештәләргә тапшырыла, ягъни бер ел эчендә бөтен мәхлукларның ризыклары, байлык һәм ярлылык хәлләре, дөньяга бәйле дәрәҗәләре, яңа туачак һәм бу ел эчендә вафат булачак кешеләр барысы да шушы кичәдә билгеләнә.
Мөхтәрәм җәмәгать! Бәраәт кичәсендә без үз тормышларыбыз турында уйланырга, фикер йөртергә тиеш. Бу кичәдә догалар кабул була, гөнаһлар ярлыкана.
Танылган ислам галиме имам Субуки үзенең тәфсирендә болай дип яза: «Дөреслектә, Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә, җомга кичәсендә бер атна эчендә, ә Кадер кичәсендә гомер буе кылган гөнаһлар гафу ителә» — ди.
Сөекле Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләм сөннәте буенча Бәраәт көнен ураза тотып, ә кичен дога һәм гыйбадәт белән үткәрергә кирәк. Хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр:
«Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр?» дип әйтер (Ибн Мәҗә хәдисләренең берсендә).
Мөхтәрәм мөселманнар! Бәраәт кичәсенең кадерен белик. Шул кичәдә ихлас күңелдән догалар кылыйк, Аллаһы Раббыбызга тәүбә белән мөрәҗәгать итик.
Ислам галимнәре әйтүенчә, тәүбә кабул булсын өчен өч шарт үтәлергә тиеш. Беренче шарт үткән заманга карый, икенчесе хәзерге заманга һәм өченчесе киләчәк заманга:
1) кылган гөнаһ өчен чын күңелдән үкенү;
2) шушы гөнаһны янәдән кылмау;
3)киләчәктә бу гөнаһлы гамәлгә киредән кайтмаска ният кылу.
Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә барчаларыбызга шушы мөбарәк кичәдә гыйбадәтләр, тәүбәләр кылып күңелләребезне пакьләргә, нурландырырга, изге максатларыбызга ирешергә насыйп итсә иде.