Духә намазы ничек укыла

Нәфел буларак укыла торган намазларның берсе — духә намазы. Әлеге намазның иң аз рәкәгате — ике, иң күбе -сигез. Сөннәт буенча һәр ике рәкәгатеннән соң сәлам бирелә. Духә намазын кояш офыктан сөңге озынлыгы күтәрелгәннән башлап өйләгә аз гына вакыт кылганчы укыла.

Ни өчен укыла

Духә намазы тән сәламәтлеге өчен шөкер итүне алыштыра. Духә намазы махсус шуның өчен билгеләнгән. Шөкер намазы дип тә ният ителә. Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм әйткән: «Иртә җитү белән сезнең һәрберегезнең һәр буыны сәдака бирергә тиеш: Аллаһны һәр данлау -сәдака, Аллаһны һәр мактау — сәдака, «Аллаһтан башка илаһ юк» дип әйтү — сәдака, Аллаһны һәр бөекләү -сәдака, яхшылыкка чакыру — сәдака, начарлыктан тыю — сәдака. Ләкин боларның барысын да духә намазы алыштыра.

Бу намазның махсус догасы юк.