Сорау:
Кыз-бала ислам динен әти-әниләреннән яшертен кабул итеп, ләкин әлегә яулык бәйләмәсә һәм намаз укымаса, бу зур гөнаһ буламы?

Җавап: Намазның кабуллыгының бер кагыйдәсе булып хатын-кызның бар гәүдәсенең (бары йөз, беләзеккә кадәр куллар һәм аяк йөзенең ачык булуыннан кала), шул исәптән чәчләрнең дә, каплаулы булуы тора (хәнәфи мәзһәбе буенча). Әгәр хатын-кыз намаз вакытында чәчен капламаса,аның намазы кабул булмый.

1. Гадәти вакытта яулык кимәгән хатын-кыз, намаз укыганда гаурәтен капласа, аның намазы Иншаллаһ кабул булачак. Аның намаздан калган вакытта яулык бәйләмәве, намазының дөрес булу-булмавына кагылмый. Ә киресенчә, көндәлек намаз уку барыбер аны кайчан да булса яулык бәйләүгә китерәчәк. Коръәни-Кәримдә әйтелгәнчә, намаз ул кешене яхшылыкка дәртләндерә һәм яманлыктан саклый торган гыйбадәт.

2. Мөслимәгә яулык бәйләү һәм намаз уку фарыз, шуңа да ул әлеге бурычларны тиз арада үти башларга тырышырга тиеш. Әгәр аның туганнары намаз укуына каршы икән, ул әлеге гыйбадәтне аларга белгертмичә дә башкара ала.
Яулыкка килгәндә исә, өйдә чәчләрне каплап йөрү мәҗбүри түгел, ә менә урамга чыкканда бу мәҗбүри. Шулай ук, яңа дингә кереп килүче, барлык бурычларны да берьюлы үти башлый алмаганлыктан, әкренләп шәригать законнарын өйрәнергә һәм аларны башкарырга омтылырга тиеш. Аллаһы Раббыбыз төп хөкем чыгаручы, Ул һәркемне хәленә карап хөкем итәчәк. Раббыбыз беркайчан да Үзенең колына карата гаделсезлек күрсәтми. Аллаһы Тәгаләгә күбрәк мәгълүмдер.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН