НИЯТ
Кыйбла тарафына карап басыгыз (түбәндәге рәсемдәге кебек). Намазга керешер алдыннан ният кыласыз.
«ният кылдым җомга намазының (яки өйлә намазының әгәр өйлә укысагыз) дүрт рәкагать сөннәтен үтәмәккә халисан лилләһи тәгалә«, дип әйтелә. Сөннәт намазлар эчтән генә укыла.
ТӘКБИР ӘЙТҮ
Кулларны колак турысына кадәр күтәреп (түбәндәге рәсемдәге кебек), тәкбир әйтегез.
Тәкбир — «Аллаһу әкбәр», дию.
Тәкбир әйтелү белән намаз башланган санала, җитди булмаган сәбәпләр аркасында намазны бозарга ярамый!
КЫЯМ
Куллар кендек астына куела, уң кулыгызның кырый бармаклары белән сул кулыгызның беләзеген әйләндереп алыгыз (түбәндәге рәсемдәге кебек), карашыгызны түбәнгә, намазлыкка башны тидерәчәк (сәҗдә кылыначак) урынга юнәлтегез.Әлеге халәт кыям дип атала. Әлеге халәттә иң беренче эчтән генә «Сәнә» укыла.
«Сәнә»:
«Сүбехәнәкә Аллаһүммә үә бихәмдикә үә тәбәракәс-мүкә үә тәгәлә җәддүкә үә лә Иләһә гайрукь«.
«Сәнә»дән соң эчтән генә «Тәгаүүз» әйтелә.
«Тәгәүүз»:
«Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим«
«Сәнә» белән «Тәгәүүз» намаз башланганда гына укыла, намаз барышында бүтән укылмый.
«Сәнә» һәм «Тәгәүүз»дән соң «Фатиха» сүрәсе укыла. «Фатиха» сүрәсе намаздагы иң мөһим дога, ул намазның һәр рәкәгатендә укыла, аны дөрес ятлауга зур әһәмият бирегез. «Фатиха» сүрәсе:
«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил галәмин. Әррахмәнир-рахим. Мәлики-йәүмиддин. Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйраталь мүстәкыйм. Сыйраталь-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдуби гәләйһим үәләддаааалиин. Әмин.
«Фатиха» сүрәсеннән соң, Коръәннән берәр кыскарак сүрә, яисә 3 аять кадәр Коръән укылыр. Безнең мисал өчен, иң кыска сүрәләрнең берсе булган «Кәүсәр» сүрәсе булсын. Игътибар итегез икенче сүрә алдыннан «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» әйтелми. «Кәүсәр» сүрәсе болай укыла:
«Иннә әгътайнәкәл кәүсәр фәсалли ли раббикә үәнхәр иннә шәниәкә һүәл әбетәр».
РӨКҮГЪ
«Кәүсәр» сүрәсен укып бетерү белән тәкбир әйтегез (аллаһу әкбәр) һәм рөкүгъ кылыгыз. Рөкүгъ — алга иелү була. (рәсемне карагыз). Тезләр туры торыр, тезгә таянганда кул бармаклары арасы ачык булырга тиеш. Ирләр рөкугка иелгәндә, гәүдә белән аяклары 90 градус чамасы туры почмак ясап иелә.
Рөкугта вакытта өч мәртәбә:
«Сүбехәнә раббиәль газыйм«
дип әйтелә. Барлык намазларда, барлык рәкәгатләрдә рөкуг, бертөсле кылына.
КАҮМӘ
Рөкугтан турайганда:
«Сәмигаллаһү лимән хәмидәһ«
дип әйтәсез. Тураеп беткәч эчтән генә:
«Раббәнә ләкәл хәмд«
диясез. Астагы рәсемдәге кебек басыгыз, куллар туры тора. Бу халәт — каүмә дип атала.
СӘҖДӘ
Каүмә халәтеннән тәкбир әйтеп (Аллаһу әкбәр) сәҗдәгә төшегез.
Сәҗдә — маңгайны җиргә тидерү була.
Сәҗдәгә төшкәндә башта тезләр белән намазлыкка төшегез, аннан куллар белән таяныгыз, маңгай белән борынны намазлыкка тидерегез, куллар колаклар турысында булсын (рәсемне карагыз) Сәҗдәдә килеш:
«Сүбехәнә раббиәль әгълә«
дип өч тапкыр әйтелә. Барлык намазларда да сәҗдәләр бертөсле.
ҖӘЛСӘ
Тәкбир әйтегез (Аллаһу әкбәр), утырыгыз. Сул аякның бармак очларын уңга каратып өстенә утырыгыз, ә уң аякны, бармак очлары алга каратып бастырып калдырыгыз (рәсемне карагыз). Әлеге халәт, ягъни ике сәҗдә арасында 1-2 секунд чамасы утыру — җәлсә дип атала.
СӘҖДӘ
1-2 секунд утырып алгач, тәкбир әйтеп(Аллаһу әкбәр), янә сәҗдәгә кителә. Сәҗдә алда күрсәтелгәнчә кылына. Сәҗдәдән тәкбир әйтеп, 2нче рәкәгатьнең кыямына торып басасыз.
Намазның беренче рәкәгате тәмамлана, икенчесе башлана. Янә торып басабыз
КЫЯМ
Икенче рәкәгать «Фатиха» сүрәсе белән башлана:
«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил галәмин. Әррахмәнир-рахим. Мәлики-йәүмиддин. Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйраталь мүстәкыйм. Сыйраталь-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдуби гәләйһим үәләддаааалиин. Әмин.
«Фатиха» сүрәсеннән соң янә берәр сүрә яки аятләр укыла. Мисал өчен «Ихлас» сүрәсе:
«Куль һүәллаһү әхәд. Аллаһу самәд. Ләм йәлид үә ләм йүләд. Үә ләм йә күлләһү күфүән әхәд«.
РӨКУГЪ
Рөкугъ — беренче рәкәгатьтәге кебек кылына.
Шулай ук 3 тапкыр — «Сүбехәнә раббиәль газыйм» дип кабатлыйбыз.
КАҮМӘ
Беренче рәкәгатьтәге кебек
«Сәмигаллаһү лимән хәмидәһ» — дип әйтеп тураясыз.
Тураеп беткәч «Раббанә ләкәл хәмд» дисез.
СӘҖДӘ
Сәҗдә кыласыз.(беренче рәкәгаттәге кебек)
3 тапкыр «Сүбехәнә раббиәль әгълә» дип әйтергә онытмагыз.
ҖӘЛСӘ
Җәлсәгә утырасыз.
СӘҖДӘ
Янә сәҗдә кыласыз
3 тапкыр «сүбхәнә раббиәль әгълә» дисез һәм тәкбир әйтеп кагъдәгә утырасыз.
КАГЪДӘ
Беренче рәкәгатьтән аермалы буларак, барлык намазларда да, икенче рәкәгатьтә, сәҗдәдән соң кагъдәгә утырып «Тәшәһһүд» укыла. «Тәшәһһүд»:
«Әттәхийәтү лилләһи үәс-салаүәтү үәт-тайибәт. Әссәләмү гәләйкә әййүһән-нәбийү үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ. Әссәләмү галәйнә үә галә гыйбәдилләһис-салихин. Әшһәдү әллә иләһә илләллаһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһ».
«Тәшәһүд» укылгач намазның өченче рәкәгатенә торып басасыз.
Өченче рәкәгать
«Фатиха» сүрәсе:
«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил галәмин. Әррахмәнир-рахим. Мәлики-йәүмиддин. Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйраталь мүстәкыйм. Сыйраталь-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдуби гәләйһим үәләддаааалиин. Әмин.
«Фатиха» сүрәсеннән соң янә Коръәннән берәр кыскарак сүрә, яисә 3 аять кадәр Коръән укылыр.
РӨКҮГЪ
«Кәүсәр» сүрәсен укып бетерү белән тәкбир әйтегез (аллаһу әкбәр) һәм рөкүгъ кылыгыз. Рөкүгъ — алга иелү була. (рәсемне карагыз). Тезләр туры торыр, тезгә таянганда кул бармаклары арасы ачык булырга тиеш. Ирләр рөкугка иелгәндә, гәүдә белән аяклары 90 градус чамасы туры почмак ясап иелә.
Рөкугта вакытта өч мәртәбә:
«Сүбехәнә раббиәль газыйм«
дип әйтелә. Барлык намазларда, барлык рәкәгатләрдә рөкуг, бертөсле кылына.
КАҮМӘ
Рөкугтан турайганда:
«Сәмигаллаһү лимән хәмидәһ«
дип әйтәсез. Тураеп беткәч эчтән генә:
«Раббәнә ләкәл хәмд«
диясез. Астагы рәсемдәге кебек басыгыз, куллар туры тора. Бу халәт — каүмә дип атала.
СӘҖДӘ
Каүмә халәтеннән тәкбир әйтеп (Аллаһу әкбәр) сәҗдәгә төшегез.
Сәҗдә — маңгайны җиргә тидерү була.
Сәҗдәгә төшкәндә башта тезләр белән намазлыкка төшегез, аннан куллар белән таяныгыз, маңгай белән борынны намазлыкка тидерегез, куллар колаклар турысында булсын (рәсемне карагыз) Сәҗдәдә килеш:
«Сүбехәнә раббиәль әгълә«
дип өч тапкыр әйтелә. Барлык намазларда да сәҗдәләр бертөсле.
ҖӘЛСӘ
Тәкбир әйтегез (Аллаһу әкбәр), утырыгыз. Сул аякның бармак очларын уңга каратып өстенә утырыгыз, ә уң аякны, бармак очлары алга каратып бастырып калдырыгыз (рәсемне карагыз). Әлеге халәт, ягъни ике сәҗдә арасында 1-2 секунд чамасы утыру — җәлсә дип атала.
СӘҖДӘ
1-2 секунд утырып алгач, тәкбир әйтеп(Аллаһу әкбәр), янә сәҗдәгә кителә. Сәҗдә алда күрсәтелгәнчә кылына. Сәҗдәдән тәкбир әйтеп, 2нче рәкәгатьнең кыямына торып басасыз.
Намазның өченче рәкәгате тәмамлана, дүртенчесе башлана
КЫЯМ
Дүртенче рәкагаттә дә «Фатиха» сүрәсе укыла:
«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил галәмин. Әррахмәнир-рахим. Мәлики-йәүмиддин. Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйраталь мүстәкыйм. Сыйраталь-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдуби гәләйһим үәләддаааалиин. Әмин.
Аннан тагы кыска сүрә укыйбыз
РӨКУГЪ
Рөкугъ — башка рәкәгатьләрдәге кебек кылына.
3 тапкыр — «Сүбехәнә раббиәль газыйм» дип кабатлыйбыз.
КАҮМӘ
Башка рәкәгатьләрдәге кебек
«Сәмигаллаһү лимән хәмидәһ» — дип әйтеп тураясыз.
Тураеп беткәч «Раббанә ләкәл хәмд» дисез.
СӘҖДӘ
Сәҗдә кыласыз.(башка рәкәгатьләрдәге кебек)
3 тапкыр «Сүбехәнә раббиәль әгълә» дип әйтергә онытмагыз.
ҖӘЛСӘ
Җәлсәгә утырасыз.
СӘҖДӘ
Янә сәҗдә кыласыз
3 тапкыр «сүбхәнә раббиәль әгълә» дисез
һәм тәкбир әйтеп кагъдәгә утырасыз.
КАГЪДӘ
«Тәшәһһүд» укыла. «Тәшәһһүд»:
«Әттәхийәтү лилләһи үәс-салаүәтү үәт-тайибәт. Әссәләмү гәләйкә әййүһән-нәбийү үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ. Әссәләмү галәйнә үә галә гыйбәдилләһис-салихин. Әшһәдү әллә иләһә илләллаһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһ».
«САЛАВАТ» һәм «ДОГА».
Кагъдә халәтендә утырган килеш «Салават» укыла:
«Аллаһүммә салли галә Мүхәмәдин үә галә әли Мүхәммәд. Кәмә саләйтә галә Ибраһимә үә галә әли Ибраһимә иннәкә хәмидүм-мәҗид.
Аллаһүммә бәрик галә Мүхәмәдин үә галә әли Мүхәммәд. Кәмә бәрактә галә Ибраһимә үә галә әли Ибраһимә иннәкә хәмидүм-мәҗид».
Дога укыла:
«Раббәнә әтинә фид-дүнийә хәсәнәтәү үә фил әхирати хәсәнәтәү үә кыйнә гәзәбән-нәр».
СӘЛАМ БИРҮ
Дога укылып беткәч, башыгызны уң якка борып:
«Әссәләмәгәләйкүм үә рахмәтуллаһ«
Аннан сул якка борып:
«Әссәләмәгәләйкүм үә рахмәтуллаһ«
дип сәлам бирәсез. Сәлам биргәндә күз карашы җилкәдә булырга тиеш (түбәндәге рәсемне карагыз).
Сәлам бирү белән намаз тәмамлана һәм сез намаз хәленнән чыгасыз, ягъни ирекле хәрәкәтләр ясый аласыз.
СӘЛАМ ДОГАСЫ
Сәлам биргәннән соң, кулларны (рәсемдәгечә) күтәреп:
«Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, әллааһүммә әнтәс-сәләәмү үә минкәссәләәм, тәбәәрактә йәә зәлҗәләәли үәл икраам.» — дип дога кылып учлар белән битне сыпырабыз
НАМАЗ ТӘМАМ