Аллаһының Илчесе пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләЛлаһү галәйһи ва салләм) әйтте:
«Хактыр ки гайбәт таратып, кардәшләр арасын бозучылар Аллаһы Тәгаләнең ачуына дучар булалар».
Яман сүз, гайбәт тарату нәрсә белән куркыныч соң? Болар барысы да олы гөнаһлар. Әмма Аллаһы Тәгаләгә якынаюны максат итеп куйган кешегә бу сыйфатлардан иң беренче чиратта котылу кирәк.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: «Аллаһы Тәгалә пакъләндергән кеше бөек бәхеткә ирешкән». Бу түбән сыйфатларны жиңә алмаган юлчы, рухи үсеш юлында беркайчан да бәхет-сәгадәткә ирешмәс.
Яман сүз белән гайбәт нәрсә белән куркыныч соң? Болар икесе дә Аллаһы Тәгаләгә якынаюга комачаулык итә торган зур пәрдә. Үз-үзен камилләштерергә, нәфесен тәрбияләргә омтылучы кеше берәр кардәше турында яман сүз сөйли, гайбәт тарата икән. Аллаһы Тәгалә аңа карата ачулы булыр, шулай итеп бөтен кылган гамәле бушка китәр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләЛлаһү галәйһи ва салләм)сәхабәләр, борынгы галимнәребез, остазларыбыз гайбәт таратуның, яман сүз сөйләүнен хәерсезлеге турында бик күп гыйбарәләр әйтеп калдырган, һәм бу нәсыйхәтләр безгә гөнаһтан саклану өчен кисәтү булып торырга тиеш.
Аллаһ Илчесе (салләЛлаһү галәйһи ва салләм) әйтте: «Дин кардәшенә кимсетеп караучы хөсетлеккә төшәр, һәр мөселман өчен кардәшенең гомере, каны, малы һәм намусы хәрәм!»
Шулай ук Рәсүлулла (салләЛлаһү галәйһи ва салләм) әйтте: «Гайбәттән ерак торыгыз, хаклыкта, гайбәт зинадан яманрак».
Игътибар итсәгез, зинадан да яманрак. ди. Зина кылучы Аллаһы Тәгаләгә тәүбә кыла ала һәм Раббысы аның ихлас тәүбәсен жавапсыз калдырмас. Гайбәт таратучы яман сүз сөйләүчене исә Аллаһы Тәгалә гафу итмәс, ул кемне яманлаган, шул аны гафу итмичә.
Мөхәмммәд (салләЛлаһү галәйһи ва салләм) әйтеп калдырган мондый сүз дә бар: «Гайбәтче (гайбәт сөйләүче) беркайчан да Жәннәткә кермәс».
Бервакыт Аллаһ Илчесе сораган: «Аллаһы Тәгаләнен иң яман коллары кемнәр булуын әйтимме?» Сәхабәләр: «Әлбәттә, йә Рәсулулла»,- дип жаваплаганнар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләЛлаһү галәйһи ва салләм) болай дигән: «Гайбәт таратып, фетнә чыгаручылар, кешеләрне дошманлаштыручылар һәм гаепсезләргә нахак бәла ягучылар».
Әс-Сәүридән Пәйгамбәребез Мөхәммәднен (салләЛлаһү галәйһи ва салләм): «Ит яратучы йорт әһелләренә Аллаһы Тәгалә ачулы» дигән хәдисен аңлатуны сораганнар. Биредә сүз гайбәт таратып, шунын белән башка кешеләрнең «тәннәрен ашаучылар» турында бара. Коръәндә гайбәтнең үле туганыңнын итен ашау белән тиң булуы турында аять тә бар. Үлек ашау никадәр җирәнгеч булса, гайбәт тә шулай ук.
Әүлияләрнең берсе әйткән: «Гайбәт сөйләүдән туктамаучылар, катапультага хәерле гамәлләрен куеп, аларны көнбатыш һәм көнчыгышка аттыручыларга тиң». Ягъни башка кешене яманларга оялмаучы үзенен яхшы гамәлләрен дә аңа бирә. Яман сүз таратуның куркынычы шуннан гыйбарәт. Без үзебезнең изге гамәлләребездән колак кагабыз, кемнедер кимсеткән өчен шулар белән түлибез.
Бервакыт Хәсән әл-Басрыйга бер кешенең аны яманлавы турында сүз җиткергәннәр. Хәсән әл-Басрый шунда ук бер савыт хөрмә жимеше (финик) тутырып, аны изге гамәлләре белән бүлешкәне өчен теге кешегә алып барып бирүне сораган. Ибне Мөбарәктән гайбәт, яман сүз тарату турында сорагач, ул әйткән: «Әгәр мин яман сүз йөртсәм, иң элек әти-әниемне яманлар идем, чөнки мин кылган изге гамәлләремне тапшыру өчен алар иң лаеклы затлар».
Ибне Гатаулла янә әйткән: «Кешенен акыл дәрәҗәсен сынап карарга, аның ни дәрәҗәдә акыллы булуын аңларга теләсәгез, аның берәр кешенең житешсезлекләре турында ишеткән чакта, үзен ничек тотуына игътибар итегез. Әгәр ул әлеге кимчелекләргә игътибар бирә, алар турында тәмләп тыңлый икән, белегез: бу кешенең эчке дөньясы жимерек».
Кешеләрнең житешсезлекләре игътибарыгызны җәлеп итүгә юл куярга ярамый. Иң элек үзебезнең җитешсезлекләребезгә, кимчелекләребезгә һәм ялгышларыбызга игътибар бирү кирәк. Ибне Гатаулла өстәп әйтә: «Хактыр, чын мөэмин-мөселман кардәшенең намусын сакларга тырыша». Берәүгә башка кешенең житешсезлекләре турында сөйли башлыйлар икән, ул шунда ук бу сүзне туктатырга һәм яманлауга дучар булучының намусын якларга керешергә тиеш.
Бер гарәп шагыйре болай дигән:
«Теш ярасы бик тиз төзәлер.
Әмма тел ярасы төзәлмәс».
Игьтибар итсәгез: исламда әхлак, әдәп дәрәҗәсе никадәр югары куелган, һәм башка кешеләрнең кимчелекләре турында сөйләү нинди зур гөнаһ булып тора. Бу кимчелекләрдән азат булган жәмгыятьне күз алдыбызга китерик әле. Чынлыкта, бик күп кешеләр, дин тотучылар да, динсезләр дә, бу чир белән авырый. Чөнки кешенең нәфесенә башкаларның житешсезлекләре турында сөйләү рәхәт, шулай итеп алар үзләрен яхшырак, камилрәк дип хис итә башлый.
Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә иң элек үз житешсезлекләребез, яман гамәлләребез һәм гөнаһларыбызга игътибар итүне насыйп итсен. Бу без кылырга тиешле эш-гамәл. Һич кенә дә шикләнмәгез: үзебезгә хисап кылырга тотынсак, шундый яман гамәлләребезне табарбыз башкалар турында уйларга вакыт та калмас. Бу юлда зур эш башкарырга һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә барчабызга да насыйп булсын.
(Әс-Сәләм газетасыннан)