Гайбэт сойлэуче кешелэр, гайбәт икәнен белсәләр дә, үзләрне аклагандай, гыйбрәт өчен дип куя. Бер карашка, ул чынлап та гыйбрәт өчен әйтелгән сүз кебек. Ләкин Ислам дине башка кешенең канын да, малын да, исем-дәрәҗәсен дә икенче кеше өчен хәрам кылды. Бер кеше икенче кешенең малына да, җанына да, исеменә-дәрәҗәсенә дә кул суза алмый. Һәркемнең яхшы яклары да, кимчелекле яклары да була. Кеше артында аның турында яман сүз, аңа ошамаган сүз сөйләү гайбәт дип атала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв): «Кардәшеңне ул теләмәгән хәлдә искә алуың гайбәт була. Әгәр чыннан да булган сыйфатын искә алсаң, гайбәтен сөйләгән буласың, әгәр булмаган нәрсәне искә алсаң – яла яккан буласың», – диелә.

Гайбәт сөйләүнең гөнаһы Аллаһ каршында бик зур, чөнки ул кешенең исемен пычрата, дәрәҗәсен киметә.

Ни өчен кеше гайбәт сатырга ярата соң? Кешедә нәфес дигән әйбер бар, гади халыкта нәпсе дип таралган. Кемдер: «Миндә юк», – дияргә ашыгыр. Ләкин нәфес барыбызда да бар, әмма кемдәдер ул аз гына йөгәнләнгән, кемдәдер исә бөтенләй бәйдән ычкынган. Нәфес ул – синең эчеңдә утырган зур Минең. МИН һәрвакыт үзен ярата, үзен генә кайгырта, үз проблемаларын гына күрә. Ул беркайчан үз гаепләрен күрми, тоймый, аны төзәтү өстендә эшләргә яратмый. Аның каравы кеше гаебен тикшерү белән туена. Кеше күзендә чүпне күргән – үз күзендә хөрмә агачын күрмәс, дип юкка гына әйтмиләр. Кешене тикшерү аңа рәхәтлек бирә. Ул үзен генә даһи, гөнаһсыз фәрештә валчыгы дип исәпли.

Аллаһы Тәгалә гайбәтне үлгән кардәшеңнең итен ашау белән чагыштыра? Коръәндә: «Бер-берегезнең артында гайбәт сөйләмәгез. Әллә сез үлгән туганыгызның итен ашар идегезме? Юк, җирәнер идегез!» – дип әйтелә. Аллаһы безне гайбәт сөйләүдән дә шулай җирәнергә чакыра. Моңа пәйгамбәр вакытыннан бер мисал китерәсем килә. Бер кешегә зур җинаяте өчен җәза бирелә. Моны күзәтеп торган ике дусның берсе икенчесенә: «Кара әле, эт үлеме белән үлгәнче йөрде инде бу», – дип әйтә. Күпмедер вакыттан соң пәйгамбәр барган юлында бер ишәк үләксәсен күрә, шуннан соң теге ике кешене чакыртып китерә һәм: «Шушы ишәк үләксәсен ашагыз әйдә», – дип әйтә. Тегеләре шаккатып калалар һәм: «Ишәкнең ите яхшы хәлдә булганда да аны ашаучы юк, ә үләксәсен ничек ашарга», – дип чирканалар. Шунда пәйгамбәр аларга: «Сезнең ул кардәшегез турында әйткән сүзләрегез менә шушы ишәк итен ашаудан да җирәнгечрәк», – ди. Бу мисал да гайбәтнең никадәр яман эш булуын күрсәтә.

Кайбер кеше гайбәт хәләл дә булала дип әйтә, ягъни динебез тарафыннан рөхсәт ителгән гайбәт, әйбәт — гайбәт тә була ди. Ләкин хәләл аракы, хәләл чучка, хәләл зина, хәләл урлашу булмаган кебек, әйбәт гайбәт тә була алмый. Шулай да кеше артында гаебен сөйләү рөхсәт ителгән очраклар бар. Кайвакыт бер кешенең явызлыгыннан башка бер кешене кисәтергә кирәк була. Кемнедер явызлыгыннан туктату өчен аңа тәэсир итәрдәй кешегә сөйләргә мөмкин. Әйтик, мәсәлән, бер кеше икенче берәү белән сәүдә килешүе төзергә уйлый ди. Әгәр син аның ялганчы икәнен беләсең икән, теге кешене кисәтергә тиешсең. Яки берәрсе син белгән кешегә кызын кияүгә бирергә җыена ди, синнән ул кеше турында сораса, аңа да дөресен әйтеп бирергә тиешсең, яхшы сыйфатларын да, начар сыйфатлары булса аларын да әйтү дөрес. Һәм башка менә шуның кебек очракларда дөресен әйтү гайбәт саналмый.

Гайбәт сөйләүче генә түгел, тыңлаучыга да шундый ук күләмдә гөнаһ языла. Аларның берсе тел белән гөнаһка керсә, икенчесе – колак белән гөнаһка керә. Без телне генә түгел, колагыбызны да гайбәттән сакларга тиешбез. Чөнки тыңлаучысы булмаса, аның сөйләүчесе дә булмый. Мәҗлесләрдә, җыелышларда гайбәт сүзгә юлыксагыз, аны туктатырга тырышырга, әйдәгез, хәерле сүзләр генә сөйләшик әле, дияргә кирәк. Берәүләрнең үлгән кешенең итен ашап утырганын күрсәгез, берәүнең дә аларга кушылып ашыйсы килми. Бу очракта да шулай.

Һәр көн иртән кешенең тәнендәге бөтен әгъзалары телне битәрләргә тотына ди. Курык Аллаһыдан, без бөтенебез синең белән бәйләнгән, син исән калсаң, без дә исән, син һәлак булсаң, без дә һәлак булабыз, диләр. Кешене теле харап итә. Тел ул вәхши хайван кебек, аны бәйдән ычкындырсаң, ул хуҗасына ташлана. Гайбәт кенә түгел, телебез белән ялган, буш, шакшы сүз сөйләп, кемгәдер яла ягып, кемнедер рәнҗетеп тә харап булабыз. Мөселман һәрдаим телен йөгәнләп торырга тиеш.

Тел белән генә түгел шулай ук хәрәкәт белән дә гайбәт гөнаһысына кереп була икән. Мәсәлән аксак кеше кебек йөреп күрсәтеп, яисә башка кимчелекле кешенең кимчелеген ишарә белән күрсәтеп тә гайбәткә кереп була.

Кыямәт көнендә кем кемгә нинди зыян салса, шуның өчен түләячәк. Сират күперен кичәр алдыннан Аллаһы Тәгалә һәркемгә кемнән нәрсә аласы бар – шуны алдыра яки нәрсә бирәсе бар – шуны бирдерә. Мәсәлән, бер кеше икенче бер кешенең әйберен урлаган ди. Урланган әйберне кире кайтарып булмый, кыямәт көнендә ул кирәкми дә. Димәк, ул аның өчен үзенең кылган изге гамәлләреннән берсен бирә. Машинасын урлаган икән, шул машина бәясе торырлык савабын бирәчәк. Кемнеңдер ничәдер намазы яки уразасы, ә кемнеңдер хаҗы башкаларга китәргә мөмкин. Шул рәвешле кемнәрнеңдер гамәл дәфтәрендәге изгелекләре бетәчәк. Ә ул рәнҗеткән кешеләр һаман аны янына килә торыр диелә. Бирер өчен яхшылыклары калмагач, алар аның өстенә үзләренең гөнаһларын өя башлаячак.

Пәйгамбәребез бервакыт: «Уңышсызлыкка дучар булучы чын банкрот кеше кем була?» – дип сораган. Сәхабәләре аңа: «Мал-мөлкәтен югалткан кеше», – дип җавап биргәннәр.

Пәйгамбәр: «Юк, тормышны, кабер газабын үтеп, сират күпере алдыннан игелекле гамәлләрен таратып бетергән кеше ул чын банкрот», – дигән.

Бу дөньяда кемдер судан коры чыгарга күнеккән. Законнан да, прокурордан да качу юлларын тапкан, әмма Аллаһыдан качып булмас. Кыямәт көненең җәзасыннан котылу мөмкин түгел. Дөньяда кемнәрнең гайбәтен сөйләп йөрсәң, шуңа үзеңнең савапларыңны бүлеп бирәчәксең. Ә кемнең җәйге эсседә унтугызар сәгать ураза тотып, гомер буе укыган намазларын башкаларга бирәсе килсен? Юк икән, гайбәт сөйләмә. Риваятьтә сөйләнгәнчә, бер кеше икенче берәүгә күчтәнәчләр тотып килеп, рәхмәтләр укыган: «Ярый әле син бар, Аллаһының рәхмәтләре булсын сиңа», – дип кабатлый икән. Теге кеше аптыраган: «Минем сиңа бер яхшылык та кылганым юк ич», – дигән. Монысы әйтә ди: «Син минем гайбәтемне сатып йөрисең, гөнаһларымны үз өстеңә аласың», – дип куана ди.

Гайбәт саткан өчен Аллаһыдан гафу сорау гына җитми. Аллаһы Тәгалә кеше белән кеше арасына керми. Әгәр дә кылган гөнаһыбыз Аллаһ хакы белән бәйле икән, димәк, гафуны Аңардан сорау җитә. Әмма кылган начар гамәлең кешеләр хакы белән бәйле булса, аларның да бәхиллеген алырга, гафу сорарга кирәк. Кешегә начарлык эшләсәң, намаз укып кына аның гөнаһыннан котылып булмый. Үлем фәрештәсе якадан алганчы, кешеләр белән араны төзәтергә калырга ашыгыйк.

Аллаһ Раббыбыз безнең бу дөньядагы бәндәчелек белән кылган ялгыш-хаталарыбызны гафу әйләсен, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылсын. Ахирәттә банкрот булудан сакласын. Бу дөньяда да ахирәттә дә хәерле тормышлар бирсен.

(Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазеннән алынды)