8 нче март көнне безнең җәмгыятебездә Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең хатын-кызларга кагылышлы хәдисе бар. Ул «Мең дә бер хәдис» дигән китапта 210 нчы булып билгеләнгән. Шушы хәдистә Пәйгамбәребез: Аллаһ Тәгалә без — мөселманнарга васыять әйтте, — ди. — Сез хатын-кызлар белән матур, йомшак, күркәм мөгамәләдә булыгыз, бу — ирләр өчен вәҗиб — тиеш булды. Чөнки алар — сезнең аналарыгыз, сезнең кыз туганнарыгыз, ссзнең кызларыгыз һәм сезнең аналарыгызның туганнары. Бер мөселман кеше никахланып, бер мөселман кызын үзенә хатынлыкка алган икән, аның кимчелекләре булса да, кулыннан эш килмәсә дә, шуңа сабыр итеп, шушы хатынга риза булып, шушының белән матур иттереп тормыш корсын, — ди.
Хатын-кызлар, ирләргә караганда, көчсезрәк булганга күрә, Аллаһ Тәгалә аларны яклауны ирләргә бурыч итеп куйган. Без шушы вазифаны үтәргә тиеш. Күп кешеләр: Ислам дине хатын-кызны кимсетә, мыскыллый, анда хатын-кызның бернинди хокукы да юк, — диләр. Бу — ялгыш фикер. Әгәр Коръән тәфсирен укысак, анда нинди генә эш боерылган булса да, нинди генә эшкә әҗер куелган булса да, ирләр белән хатын кызлар бертигез җаваплылыкта, — дип әйтелгән. Яхшы ирләр, яхшы хатыннар, тәкъва ирләр, тәкъва хатыннар җәннәтле булырлар, гөнаһлы ирләр, гөнаһлы хатыннар тәмугка керерләр, һәрнәрсәдә ирләр белән хатын-кыз тигез. Фәкать шаһитлек бирүдә генә хатын-кызлар ирләр белән тигез каралмаган. Чөнки хатын-кыз хискә бирелүчән була, аның вакыйгаларга дөрес бәя бирмәве ихтимал. Хатын-кызның хисләре алданрак йөри. Шуңа күрә ике хатын-кызның шаһитлеге бер ир шаһитлегенә тора. Менә шушы мәсьәләдә генә хатын-кызлар белән ирләр тигез түгел. Бүтән мәсьәләдә хатын-кызлар белән ирләр тигез, әмма хөрмәтләү, хөрмәт күрсәтү мәсьәләсендә хатын-кызлар, бик күп очракта, ирләрдән өстен дә торалар иде. Бер сәхабә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнән: Аллаһтан һәм аның пәйгамбәреннән соң иң итагать итәсе кеше кем, мин кемне хөрмәтлим? — дип сорагач, Пәйгамбәребез: әниең, әниең, әниең, аннан соң гына әтиең, дип әйтте, — ди. Димәк, без иң элек әниләребезгә итагать итәргә тиешбез, Аллаһ Тәгаләгә һәм аның Расүленә итагать иткәннән соң. Әгәр без әти-әниләребезне рәнҗетеп, аларны тиешенчә тәрбияләмичә, аларга ризасызлык белдереп дөньяда яшәсәк, хәтта намазларыбызны, фарыз гамәлләребезне һич кимчелексез үтәсәк тә, болар кабул булмыйлар. Сират күперен кичкәндә: намаз укыдыңмы — укыдым, Аллаһны таныдыңмы — таныдым, ураза тотыңмы — тоттым, дигән чикләрне үткәндә, әти-әниеңнең ризалыгын алдыңмы? — дип сорарлар. Фарызларны үтәп, әти-әнисенең ризалыгын ала алмаган кешеләр шушы киртәне чыга алмаслар, ди. Аллаһ сакласын! Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең бер хәдисе бар: җәннәт әниләрнең аяк астында, — ди. Нәрсә дигән сүз? Баласын җәннәтле итсә дә, җәһәннәмле итсә дә әни кеше җаваплы. Чөнки бала тәрбияләү әни кешегә йөкләтелгән. Нәселне, милләтне дәвам итү дә әни кеше өстендә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең ирләргә әйткән бер хәдисе бар: Хатын-кызны кәкре кабырга кебек, сез, аны турайтабыз, дип азапланмагыз, сындырырсыз гына, турайта алмассыз, — ди. Шуңа күрә, алар белән йомшак мөгамәләдә булыгыз. Аларның кимчелекләренә риза булып яшәгез, — ди. Әмма хатын-кызларга, никахланган хатын-кызларга таләп тә зур. Алар ирләренең рөхсәтләреннән башка өйдән чыгарга тиеш түгел. Кая гына барса да, иренә әйтеп китәргә тиеш. Ир кеше хатыныннан рөхсәт сорамыйча өеннән чыга ала, хатын-кыз — юк. Кыз карендәшнең хакы да, ир карендәшнекенә караганда, зуррак. Чөнки кыз кардәш әти-әни йортына барырга, туганының хәлен белергә рөхсәт сорарга тиеш. Бу турыда да хөкем бар. Ирләр хатыннарын әниләренең хәлен белергә озак җибәрмичә торсалар, шулай ук гөнаһлы. Ир кеше әнисенең хәлен белергә теләгән кыз балага һәрвакыт рөхсәт бирергә тиеш. Рөхсәт бирми икән, гөнаһлы була.
Бу яктан караганда, кыз кардәш ирексезрәк. Ир кешеләргә, әти-әнисенең хәлен белү саваплы санала. Җаннарның төрлесе була. Берәүләре тоткынлыкта була, берәүләре — җәннәт, берәүләре җәһәннәм көтеп ята. Бәндәләр арасында да шундый кешеләр була икән Алланың рәхмәте белән. Кайберәүләр кемнең җәһәннәм көтеп ятканын сизеп торалар икән. Аллаһ Тәгалә шушындый мөмкинлек бирә икән. Бер кешенең шундый тәкъва дусты була, аның начарлык эшләгэнен хәтерләмиләр. Шушы кеше нәрсәгәдер борчылып, ниндидер гөнаһысы өчен, газапланып ята. Һәм ни сәбәптәндер җәһәннәм көтә, нинди гөнаһысы бар моның? Аңа шулай ук хәбәр бирелә: ул фәлән җирдә торучы кыз кардәшенең хәлен белмәде, — ди. Моның гөнаһысы шунда икән. Кеше шушыны ишеткәч, кыз кардәшенең бәхиллеген алырга бара һәм җәннәт көтеп ятучылар җөмләсенә күчә.
Хатын-кызларның безнең алдыбызда хакы бик зур. Ир кешеләргә гаиләне матди яктан тәэмин итү бурычы йөкләтелгэн. Җитмәүчелек булса, моның өчен Аллаһ Тәгалә каршысында ир кеше җавап бирә. Әмма бу хәл хатын-кызларга: безнең шул нәрсә юк, бу нәрсә юк, — дип, урамга чыгып, зарланып йөрергә хокук бирми. Фарызларын үтәүче ирләреннән зарланмаган хатын-кызлар җәннәтле булырлар, — ди. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.). Никахланып, риза булып, бер гаилә тәшкил иткән ир кеше дә, хатын-кыз булдыксызрак тоелса да, сабыр итәргә тиеш. Хатын-кыз да, ире тиешенчә мал табып бетерә алмаса, моңа шөкранә кылып, риза булып торырга бурычлы. Аларның риза булып, бер-берсенә сабыр булып гомер итүләре — үзе бер гыйбадәт.
Хатын-кызларга, Ислам дине буенча, таләп тә бик зур. Алар — нәселне дәвам итүчеләр, алар — безнең киләчәгебезне дәвам итүчеләр, хәл итүчеләр. Шуңа күрә аларга кием мәсьәләсендә дә таләпләр катгыйрак куела. Риза булып кияүгә чыккан, гаилә булып яшәргә килешкән икән, никахлы ир хатынының бизәнеп төзәнеп, чәчен тузгытып, изүен, аякларын ачып, урамда кемнедер кызыктырып йөрүе кемгә кирәк? Моннан гаилә ныгыймы, үзенә әйбәт буламы, балаларына, киләсе буынгамы?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: тиешсез киемнәр белән тиешсез рәвештә урамда йөрсәгез, зәгыйфь иманлы бәндәләрнең сезгә зыян салулары бар, — диде. Шуңа күрә сез — хатын-кызлар, урамга әлләни бизәнеп чыкмагыз. Бизәнеп, матурланып, ирләрегезнең өегезгә кайтканын көтеп торыгыз, — ди. Бездә ничек бүген? Хатын-кыз нинди матур киеме бар, нинди матурлык әйберсе бар, бөтенесен киеп, төзәнеп-ясанып урамга чыгып, болганып йөри. Ертылып-буялып беткән сәләмәсен киеп ирен каршылый. Бу безнең дөрес тәрбия бирмәвебезне күрсәтә. Зәгыйфь, авыру, җитлекмәгән балалар тууга да хатын-кызларның үзләрен тиешенчә тотмаулары сәбәп булырга мөмкин. Алар мөселманнарга хас киенеп, мөселманнарча яшәсәләр, акылга зәгыйфь, авыру балаларның тууы бик күпкә ким булыр иде.
Без: хатын-кызга ирек куябыз, дип, аны пычрак фермаларга керттек, чүкеч тоттырып тимер юлларга чыгардык, агулы җитештерү хуҗалыкларына керттек. Алар бала тәрбияләүдән читләштерелделәр. Бөтен эштә алга киттеләр хатын-кызларыбыз, кайсыберсендә ирләрдән дә уздырып җибәрәләр, акчаны да ирләрдән күбрәк алалар. Әмма Аллаһ Тәгалә тарафыннан аларга куелган вазифа — балалар тәрбияләү. Аларга ана булу дигән вазифа йөкләнгән. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә аларга кием мәсьәләсендә дә, әхлак мәсьәләсендә дэ катгый таләпләр куйган. Бозык агачта яхшы җимеш үсми. Аллаһ Тәгаләнең шушы таләпне куюның максаты — нәсел агачын, нәселне дәвам итә торган агачны сәламәт килеш тоту. Аны хатын-кызлар ниндидер кимсетү, ирекне чикләү дип кабул итте. Хөррияткә чыгып, уңышка ирешәбез, дип, бозылдылар. Җимешләр дә бозык. Исламга кайтабыз икән, әхлакны төзәтәбез, дибез икән, хатын-кызларыбыз, иң беренче чиратта, милләтнең аналары булырга тиеш. Яхшы балалар үстерүче, үзләреннән соң яхшы буын калдыручы. Ирләр гаиләне, тормышны алып баручы көчкә әйләнергә тиеш.
Үзебезне мөселманга саныйбыз икән, «Ләәә иләәһә илләллаааһ Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ», дип әйткәнбез икән, кызларыбызга яхшы караш булырга тиеш. Аларга без тиешле тәрбияне бирик. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең шундый бер сөенече дә бар: кем шәригатькә муафыйк итеп, өч кыз бала тәрбияләп үстерә, бу кешегә җәннәт вәҗиб булыр, тиеш булыр, ди. һәм сәхабәләрнең берсе: ике кыз үстерсә, — дигәч, ике кызны да шәриагтькә муафыйк итеп үстерсә, ул кешегә дә җәннәт вәҗиб булыр, — ди. Ни өчен? Чөнки ул милләтне дәвам итүче, динебезне дәвам итүче буын калдыра, ике ана үстергән була ул. Әҗере җәннәт булыр, — ди, әгәр шәригатебез кушканча тәрбияләп үстерсә ике кыз баланы. Шундый зур сөенеч бу.
Менә без хатын-кызларыбызга булган хөрмәтнең әҗере турында сөйләдек. Инде менә шуңа күрә бу бөтенебезгә билгеле булган, язның беренче бәйрәме булган 8 нче Март бәйрәмендә генә түгел, ә хатын-кызларыбызны һәрвакыт зурлыйк, бүләкләр бирик, матур сүзләрне әйтеп, аларны сөендерик! Үзебезнең әниләребезгә, балаларыбызга алып кайткан бүләк — садәканың иң олугысыннан, һәм әниләребезне, балаларыбызны хөрмәтләү шушы бер 8 нче Март көнне генә түгел, гомер буе, ел буе дәвам итәргә тиеш. Пәйгамбәребезнең безгә өйрәтеп, әйтеп калдыруы шушылай.
Җәлил хәзрәт Фазлыев