Намаз укыган вакытта кеше Аллаһы Тәгаләне мактый, Аны олылый һәм Аңа гына дога кыла. Шушы гыйбадәте белән Аллаһ Тәгаләгә буйсынганлыгын белдерә, Аның белән рухи элемтәгә керә һәм Аның ризалыгына вә рәхмәтенә якыная.

Әгәр дә адәм баласы Аллаһ Тәгаләгә буйсынып,Аңа түбәнчелек күрсәтеп намаз укыса, Аллаһ Тәгалә аның гөнаһларын һәм начар гамәлләрен гафу итә. Мөхәммәд (сәлаллаһү галәйһиссәләм) болай дигән:

«Сез нәрсә уйлыйсыз, әгәр дә берегезнең ишек төбеннән елга агып, ул кеше анда һәр көнне биш мәртәбә коенса, су аның тәнендә берәр пычрак калдырамы?»

Сәхәбәләр:

«Ул су аның тәнендә бернинди дә пычрак калдырмый», — дип җавап кайтарган.

Шуннан соң Мөхәммәд (сәлаллаһү галәйһиссәләм):

«Шуның шикелле биш вакыт намаз белән дә Аллаһ Тәгалә гөнаһларны юкка чыгара», — диде (Бухари).

Намаз – ул «Аллаһү Әкбәр» дигән сүз белән башланып, сәлам белән тәмамланган, билгеле бер сүзләр әйтеп һәм хәрәкәтләр эшләп, Аллаһка гыйбадәт кылу. Ләкин ирләр белән хатыннар намазында ошбу хәрәкәтләрдә бераз аерма бар.

Хатыннар намазы ирләр намазыннан 8 җирдә аерыла:

1) ирләр намазга керешкәндә “тәкбир” әйтеп, кулларын колак йомшакларына кадәр, ә хатыннар иңбашлары турысына кадәр генә күтәрәләр;

2) намазга керешер өчен кул күтәргәндә ирләрнең куллары ачык була, ә хатыннарныкы җиңнәре эчендә ябык була;

3) ирләр кыямда кулларын багълап, кендекләре астына, ә хатыннар исә күкрәкләре өстенә генә куялар;

4) рөкүгъта ирләр төзләрен бөкмиләр, ә хатыннар бөгебрәк торалар;

5) рөкүгъка иелеп тезләргә таянып торганда, ирләрнең кул бармаклары арасы ачык була, ә хатыннарныкы – ачык булмый;

6) сәҗдә вакытында ирләр корсакларын, ботларын һәм беләкләрен намазлыкка яки кабыргаларына тидермиләр, ләкин хатыннар, ирләрдән аермалы буларак, кысылыбрак сәҗдә кылалар;

7) кагъдә вакытында ирләр уң аякларын бастырып, бармакларын кыйблага таба каратып куялар, ә сул аякларын яткырып, аның өстенә утыралар. Хатыннар ике аякларын да уң якка чыгарып, аяк башларын кыйблага таба каратып куялар,  сул як очлары белән җиргә утыралар;

8) ирләр фарыз намазларын азан һәм камәт әйтеп, имам һәм җәмәгать белән укыйлар; хатыннар өчен азан һәм камәт тиеш түгел, чөнки хатыннарның имам булып, намазны җәмәгать белән укытулары – мәкруһ.

Шушы 8 аерымлыктан башка, хатыннарның намазы ирләрнекенә охшаш.

Аллаһы Тәгалә кылган намазларыбызны кабуллардан кылсын!