Пәйгамбәребез сгв : «Хна белән дәваланыгыз. Хна сезнең акылыгызны якты, ә күкрәгегезне пакь кылыр», — дигән.
Хәзерге заманда атеросклероз, баш мие тамырларының тромбозы еш очрый. Бу авыру еш кына зиһенне чуалдыра, кешене акылга зәгыйфьләндерә. Европада, гарәп илләрендә үткәрелгән фәнни экспериментлар хнаның гипертония, атеросклероз белән авыручыларга уңай тәэсир иткәнен ачыкладылар.
Хна порошогын әз генә су белән болгатып, буыннарга, төрле җәрәхәт, тире авыруларына буясаң, авыруга булыша. Хна антисептик һәм анальгетик сыйфатларга да ия. Ә канны чистарту өчен һәм эчке әгъзаларны шифаландыру өчен 50 г вакланган хна порошогына 1 л кайнар су салына һәм кичтән иртәнгә чаклы калдырыла, иртән бал белән 1 стакан төнәтмә эчелә. Дәвалану курсы 10 көн дәвам итә. Хна шулай ук чәчне буяу, баш кавыгын, кычытуын бетерү өчен, тире авыруларын дәвалау өчен бер дигән табигый, организмга тискәре йогынтылардан имин булган, буяу матдәсе һәм даруы булып тора. (Харисова Галимә)