Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмиин. Вәсаләәтү вәсәләәмү галә расулинәә Мүхәммәдин вә галә әлиһи вә әсхәбиһи әҗмәгыйн. Әссәләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтух — мөхтәрәм дин кардәшләр.
Терроризм – ул кешелеккә карата эшләнгән җинаять. Аның нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр зарар күрә. Террорчыларның максаты – кешеләрне үтереп һәм имгәтеп, җәмгыять эчендә курку тудыру, һәм бу газап һәм куркуны кулланып, төрле вәхши сәяси максатларга ирешү.
Соңгы елларда дөнья күләмендә «Ислам терроры” дигән ялгыш бер төшенчә барлыкка килде. Әйе ялгыш төшенчә — чөнки Исламда террорга урын юк.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә бөтен мөселманнарга дөньяга тынычлык, хозур һәм кардәшлек китерүләрен әмер итте. Ислам дине ул хак, дөрес һәм тынычлыкка-иминлеккә чакыра торган дин. Ләкин, ни кызганыч, кайберәүләр аны башкача аңлыйлар, янәсе, бу сүзләр дөрес түгел: “Ислам ул тынычлыкка өндәми, ул халыкны мәҗбүр итә, аларга мәшәкать тудыра. Кайберәүләр ислам динен тотучы мөселманнардан куркалар. Мөселманнар – экстремистлар һәм террористлар”, дип әйтүчеләр дә бар. Ни өчен алай әйтәләр дисәгез, хәзерге вакытта сугыш барган Сириягә һәм тыныч булмаган Ирак, Әфганстанда барган хәлләргә карап шулай ук үзебез яши торган Рәсәйдәге террористларның гамәлләренә карап Исламга карата хаталы бәя бирәләр. Алар маңгай күзләре белән күргәннәреннән чыгып бәя бирәләр. Ә без, мөселманнар, авызыбызга су капкан шикелле хак сүзне әйтә алмыйча гаҗиз булып калабыз. Безгә бик тә кыен, җаныбыз әрни. Без үзебез хак булсак та, хак икәнебезне әйтә алмыйбыз. Әйтсәк, алар бездән көләләр генә.
Мөхтәрәм җәмәгать! Без – мөселманнар. Без сүздә генә “Ислам дине – тынычлык дине” дип сөйләп калмыйча, аны гамәлдә исбат итәргә тиеш.
Мөселманнар яхшылыкка өндәп, үзләре дә үрнәк булырга тиеш. Ләкин барысы да без теләгәнчә булып бетә алмый. Үзен мөселман дип йөрүчеләр арасында да караклар, кеше рәнҗетүчеләр, гайбәт сатучылар, ялган сөйләүчеләр һәм кеше үтерүчеләр юк түгел. Кайберәүләр метрода, автобуста вокзалларда хәтта мәчетләрдә дә тәннәренә шартлаткычлар бәйләп үзләрен һәм тирә-юньдәге кешеләрне дә шартлатып үтерәләр. Мондый коточкыч вакыйгалар турында хәбәрләрне мөселман илләре саналган Ирактан да, Пакистаннан да еш ишетергә туры килә. Боларны хаман саен телевизордан күрсәтеп торалар. Нәтиҗәдә, гаепсез кешеләр үлә, үлүчеләр арасында мөселманнар да күп. Бу нәрсә? Ислам дине шулай эшләргә кушамы? Гаепсез кешеләрне үтергән өчен Җәннәт буламы? Юк, ул кешеләр җәннәтнең исен дә татымаячаклар. Чөнки, бер гаепсез кешене үтерүче (әгәр дә бер генә кешене үтерсә дә) бөтен кешелекне үтерүчегә тиң була дип өйрәтә Ислам дине. Ислам дине хаксызга кеше үтерү түгел, хәтта кешене рәнҗетүдән дә тыя. Шулай булгач, үзенә һәм башкаларга золым итүче мөселман була аламы? Юк андый кеше мөселман була алмый.
Мисал өчен, террорчы электростанциягә зыян салды ди. Ул күпме кешеләргә зарар китерә. Хастаханәләр, азык-төлек промышленносте, предприятие, оешмаларда эш туктала; авыруларга ярдәм күрсәтү туктый чөнки күпчелек операцияләрне техникасыз эшләп булмый; өйдәге техника: суыткыч, телевизор, компьютер, телефон һәм башка электр белән бәйле булган техникалар эшләми башлый.
Өченчедән, метро, трамвай-троллейбус, автобус һәм башка транспортлар туктап кала. Дүртенчедән, туалетлар тыгыла, краннардан су килми, аш-су хәзерләү өчен өйдә дә, гомуми туклану урыннарында да мөмкинлекләр бетә. Гомумән алганда яшәеш туктап калгандай була. Ә безгә Ислам дине шулай эшләргә кушамы? Аллаһы Тәгалә безгә Коръәндә шуны әмер иткәнме? Юк Ислам дине үзеңә дә, кешегә дә зарар китерүдән сакланыпга боера.
Ислам тарихына гына күз салсак та без күрәбез Пәйгамбәребез (с.г.в.) гаепсез кешеләрне гел саклап килгән. Дошманнанрдан саклану өчен булган сугышлардан тыш һичбер вакыт сугыш башламый. Бу сугышларда исә гаепсез кешеләргә тимәскә, һичбер җирне харап итмәскә, чиркәү һәм синагогаларга ихтирам күрсәтергә дип гаскәр башлыкларына әмер итә. Бу гаделлек һәм татулык бөтен Ислам тарихы буенча күзәтелә. Ислам тынычлык дине икәне моннан да бик ачык күренә. Бөтен кешеләргә карата яхшы, гадел булу һәм җир йөзендә фетнәгә каршы көрәшү – мөселманнарның төп вазыйфаларының берсе.
Кеше рәнҗетү кеше каны кою олы гөнаһлардан. Коръәндә: «Бер кешене үтерү бөтен кешелек дөньясын үтерүгә тиң, бер кешене коткару бөтен кешелекне коткаруга тиң», диелгән. Аллаһының китабы, безне татулыкка өнди. Ә ник без дини таркаулыкта, милләтара дошманлыкта? Кеше үтереп, без бит шайтанга корбан чалабыз, аңа якын булабыз.
Без хәтта балалар тәрбияләгәндә дә — әгәр малай туса, башта бисмилләны өйрәтәсе урынга, аның кулына уенчык мылтык тоттырып атарга өйрәтәбез. Бала әбисенә яисә бабасына төбәп уенчык мылтыктан атып җибәрә. Әби-бабасы егылып китеп үлгән булып кылана. Әй шатланалар инде карап торганнар, зур үскән, әбисен атып үтерде, диләр. Бу хәлне күреп көләргә түгел, ә еларга кирәк. Сугыш бит ул балалар уены түгел. Ләкин телевизорны ачсак та шул ук күренеш хаман да шул атыш та үтереш. Ә бит балалар үсеп җитә, ир-егет була һәм аларның шул уеннарын дәвам итәсе килә.
Ислам сүзе үк «тынычлык» дигән сүз. Без, мөселманнар, кан коеп кешеләрнең җирен, малын тартып алу өчен мөселман булмадык, ә кешеләрнең йөрәкләрен яулап алыр өчен Ислам байрагын күтәрдек. Мөселманның куенында бомба түгел, аның йөрәгендә иман, сәлам, бөтен дөньяга карата мәхәббәт булырга. Шул мәхәббәте белән ул бөтен дөньяга Аллаһ сүзен чәчеп, дөньяны гөлбакча итәргә теләүче затлардан булырга тиеш. Без, мөселманнар, әлһәмдүлилләһ, беренче, икенче бөтендөнья сугышларын башламадык, Япониягә атом бомбасы ташламадык, водород, химик, нейтрон бомбалар уйлап тапмадык. Җирдәге, диңгездәге, космостагы коралларыбыз белән мактанмыйбыз. Безнең «бомбабыз», коралыбыз – бары тик дога һәм Аллаһының сүзе, пәйгамбәребез сөннәте, максатыбыз – тынычлык, кардәшлек, Аллаһының ризалыгы.
Ислам дине тынычлыкка һәм бер-береңә ярдәм итәргә, изгелек кылырга өнди. Тыныч илдә яшәве рәхәт, күңелле. Мөхтәрәм җәмәгать, бер-беребезне тынычлыкка өндик, тыныч-имин яшәү өчен бер-беребезне яхшы, хәерле-файдалы вәгазьләр белән нәсихәтлик! Әгәр дә без – мөселманнар: “Бу эш миңа кагылмый”, дисәк ялгышабыз. Аллаһ Тәгалә безгә Үзе тынычлыкка өндәргә кушты. Тынычлык өчен тырышканлыгыбызны сүздә генә түгел, гамәлдә дә күрсәтергә булсын. Терроризмның афәт-бәлаләрен кешеләргә балаларыбызга оныкларыбызга сөйләп аңлату Исламның тынычлыкка чакыруын һәм тынычлык дине икәненә төшендерү безнең төп бурычыбыз булса иде. Шушы эшләрне эшләсәк кенә максатыбызга ирешербез, иншәәАллаһ.