Кичү елгасы — Татарстандагы зур булмаган елга. Ул Шушма елгасының иң зур кушылдыкларының берсе. Елганың озынлыгы 114 километр.
Елга Әлмәт районы Миңнебай авылы тирәсендә башланып китә. Агымының юнәлеше төньяк-көнбатышка таба. Ул Яңа Чишмә районында, Ленино авылыннан 2 чакрым чамасы ераклыкта, Шушма елгасына кушыла. Ә Шушма, үз чиратында Кама елгасына тоташа.
Елганың юлы уртача гына бормалы, түбән һәм урта агымнарында борынгы юллары (старицалар) да сакланган.
Кичүнең зур булмаган 46 кушылдыгы бар.
Елга буенда урнашкан иң зур торак пунктлар: Миңлебай, Кичүчат, Кичү, Аппак, Илтән-Бута, Ямаш, Кузайкино (Әлмәт районы), Благодатная (Түбән Кама районы) һәм Ерыклы (Зирекле) белән Әдәмсә (Тат. Утяшкино) — икесе дә Яңа Чишмә районы авыллары.
Бу авылларның берсе – Кичучат («Кичү чаты», исеме әлеге елга атамасыннан алынган), танылган татар галиме Ризатдин Фәхретдиннең туган авылы буларак билгеле.
Шулай ук, су буенда, елга исеме белән, Кичү дип аталучы зур гына урыс авылы да бар.
Елга берникадәр Р-239 дип аталучы «Казан — Оренбург» автоюлы янәшәсеннән ага. Әлеге юл Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарын (Бавлы, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт) Казан белән тоташтыра.
Кичу елгасы Татарстанның нефть чыгарыла торган районнарында урнашканга күрә, аның тирәсендә нефть чыгару скважиналары һәм башка объектлар шактый күп. Шунлыктан елгада, авария булган очракта, нефтьне тотып калу өчен, бон каршылыклары (боновые заграждения) һәм башка нефть тоткарлаучы корылмалар бар.
Елга бассейны кечкенә калкулыклы биек платода урнашкан, елга үзәннәре, чокырлар һәм балкалар белән киселгән, аның территориясенең 35 проценты урман белән капланган.
Елганың исеме — «кичү» — юлның елга аша үтеп йөри торган өлеше (брод) дигән мәгънәдә.