Казанда Мехчылар урамында урнашкан Ак мәчетне реставрацияләү башланды. Бинаның тарихи кыяфәтен торгызу һәм манара урнаштыру планлаштырыла. План Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарафыннан эшләнгән. Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә.

Совет чорында мәчетнең манарасын сүтеп мәктәп, күн фабрикасы цехы, завод клубы буларак кулланганнар.

Казандагы Ак мәчетне төзекләндерә башладылар

Ак мәчет — Яңа Татар бистәсенең иң борынгы мәчете булып санала. Ул Мехчылар һәм Кызыл Татарстан урамнары киселешендә урнашкан.