2025 елда Корбан бәйрәме, елдагыча, Татарстанда, шулай ук Россиядә һәм бөтен дөньяда Мәккәдәге хаҗ гамәлләре тәмамланганда билгеләп үтелә.
Корбан бәйрәме 2025 Татарстанда кайчан узачак?
Корбан бәйрәме 2025 елда Казанның һәм Татарстан республикасының барлык мәчетләрендә 6 июнь иртәсендә үткәреләчәк. Быел бәйрәм җомга көненә туры киләчәк. Корбан чалырга ярый торганнар көннәр булып 6, 7 һәм 8 июнь көннәре санала. Ягъни 8 июнь көнне кояш баеганчыга кадәр чалып өлгерергә кирәк.
Узган ел Корбан бәйрәме Татарстанда оешкан рәвештә узды. Бәйрәм мөселманнарга гына түгел, ә республиканың барлык милләт халкына да шатлык китерде. Студентлар, өлкәннәр, инвалидлар, йортсызлар, ятимнәр, ялгыз аналар, күп балалы гаиләләр, һәм аз керемле гаиләләр, милләтләренә һәм диннәренә карамастан, бүләккә корбан ите һәм азык-төлек ярдәме алдылар. Бу фактлар Татарстанда Корбан бәйрәмен үткәрүнең масштабы һәм әһәмияте турында сөйли.
Корбан бәйрәме исламда иң мөһим һәм изге бәйрәмнәрнең берсе булып тора.
Бу көнне мөселманнар Ибраһим пәйгамбәр истәлегенә корбан чалалар, ул үз улын Аллаһ өчен корбан итәргә әзер булган. Бу гамәл иман китерүчеләрнең иманнарын һәм Аллаһка карата тугрылыкларын символлаштыра һәм аларга үз тормышларында корбан чалу кирәклеген искә төшерә.
Бу көнне бөтен дөнья мөселманнары бергә җыелып, бу изге бәйрәмне билгеләп үтәләр, якыннары, дуслары белән шатлык һәм бүләкләр уртаклашалар. Корбан бәйрәме — мөселманнар арасында бердәмлек һәм үзара аңлашып, ярдәмләшеп яшәүнең мөһимлеген искә төшерә.