2024 елда «Изге Болгар җыены» 19 майда якшәмбе көнне узачак. Бөтен Россиядән 50 меңнән артык мөселман Татарстанның борынгы Болгар шәһәренә бәйрәм тантанасына килер дип көтелә.
Чараның төп аспектларының берсе — һөнәрчелек әйберләрен, мөселман товарларын һәм ислам әдәбиятын күрсәтүне үз эченә алган киң мәдәни программа. Шамаилләр күргәзмәсе, дини атрибутика һәм милли киемнәр сату, музейлар, Болгар һөнәрчелеге үзәге, Халыкара археология мәктәбе эше болар барысы да бәйрәм көне программасына керә.
«Изге Болгар җыены» бәйрәм программасы
9:00 сәгатьтән 11: 00 сәгатькә кадәр төп сәхнәдә бәйрәм концерты узачак. Шулай ук Татарстан Республикасы Милли көрәш федерациясе оештырган ярышлар уздырылачак.
9: 00 сәгатьтән 12: 00 сәгатькә кадәр урта гасыр технологиясе буенча кара ясау һәм гарәп каллиграфиясен өйрәтү буенча мастер-класс узачак.
10: 00 сәгатьтә Болгар академиясендә мөселман дин әһелләренең очрашуы була.
11: 00 сәгатьтә «Изге Болгар җыены» чараларын ачу тантанасы.
12:30 сәгатьтә төп сәхнәдә бәйрәм концерты дәвам итәчәк, анда «Риваят» фольклор-инструменталь ансамбле, Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Закир Шахбан һәм Казан шәһәр филармониясенең балалар ансамбле чыгыш ясаячак.
Быел «Изге Болгар Җыены» на килгән гаилә парларына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте уникаль бүләк әзерләгән: хаҗга өч сертификат уйнатылачак һәр гаиләгә икешәр урын.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте бу инициативаның гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында гамәлгә ашырылуын игълан итте. Бу турыда тулырак монда белә аласыз: Изге Болгар Җыены 2024: өч гаиләгә бушлай хаҗ юлламасы