Рамазан ае башланды, мәчетәр тагы да җанланып китте, чөнки бу изге айда, башка айлардан аермалы буларак, һәр кичне тәравих намазлары да укыла.

Әлмәтнең «Нурлы» мәчетендә дә стеналарга тәравих намазлары арасында укыла торган тәравих тәсбихләренең сүзләрен ике зур плакат рәвешендә ясап элеп куйганнар. Тәрәзә төпләренә кечкенә шешәләр белән күп итеп сулар, авыз ачарга хөрмәләр тезеп куйганнар. Имам-хатыйбның вәгазе дә Рамазан ае фазыйләтләре хакында барды.

Тәравих намазын ике Коръән хафиз алып бара, алар чиратлашып Изге китапны тулысынча хәтем кылачаклар — дип сөйләде Нурлы мәчетенең имам-хатыйбы Мәгсүм хәзрәт Нуртдинов. Шулай ук кешеләр, исемнәрен дә әйтмичә, авыз ачарга хөрмәләр, сулар калдырып китәләр. Әле берсе бавырсак та калдырып китте. «Ансар» хәйрия фондыннан сулар китерделәр, тәрәзә алдындагы шешә белән сулар аларныкы.

Рамазан аенда мәчеткә аеруча күп йөриләр. «Нурлы» мәчетендә өлкән яшьтәге кешеләр бармак белән генә санарлык, калганы — яшьләр. Шулай ук яшүсмерләр дә күп йөри. Арада әтиләренә ияреп килгән кечкенә малайлар да шактый.

Тәравих намазы — Рамазан ае кичәләрендә ястү намазының дүрт рәкәгать фарызын, ике рәкәгать сөннәтен укыганнан соң, Витр намазына кадәр, 20 рәкәгать итеп укыла. Һәр намаз арасында ял итеп тәравих тәсбихе әйтелә. Tәравих намазы җәмәгать белән дә, ялгыз да башкарыла. Рамазан аеның сөннәте дип санала

Рамазан — һәр иманлы йөрәк өчен куаныч, һәр изге гамәл кылучыга шатлыктыр. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз», — дип әйтә («Бәкарә», 185 нче аять).

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салаваты булсын): «Рамазан ае бик мөбарәк бер айдыр. Бу айның башы — рәхмәт, уртасы — мәгърифәт, ахыры — җәһәннәм газабыннан котылудыр», — дигән.

Рамазан ае — ураза тотып хозурлана торган ай. Бу айда ураза тоту сәбәпле әүвәлге гөнаһларыбыздан пакьлану мөмкинлеге бирелгән. Расүлуллаһ әйткән: «Кем Рамазан аенда Аллаһының әҗер-саваплар вәгъдә итүенә иман китереп, вә ошбу вәгъдә ителгән әҗер-савапларга ирешү нияте белән ураза тота икән, аның әүвәлдә булган барлык гөнаһлары гафу ителер» (Имам Әл-Бухарий риваятеннән).

Һәрбарчабызга да шушы Рамазан аен калебебезне һәм гамәлләребезне төзәтеп уздырырга һәм Аллаһы тарафыннан уразаның иң зур бүләгенә — гөнаһларыбыз кичерелүенә ирешергә насыйп булсын.