2024 елның 10 апрелендә барлык мөселманнар ислам диненең бөек бәйрәмнәренең берсен — Ид Әл Фитр яки Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Казанның һәм Татарстанның барлык мәчетләрендә әлеге бәйрәм хөрмәтенә гает намазалары узачак.
Ураза бәйрәме 2024 Казанда һәм Татарстанда: үткәрү вакыты һәм тәртибе
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, барлык шәһәр мәчетләрендә, шул исәптән Казанда да, бәйрәм иртәнге 6:30 да Коръән аятьләрен укып башланачак, аннары гает вәгазләре белән 7:00 дә дәвам итәчәк. Гает намазы 7: 30 га планлаштырылган.
Авыл җирлегендә бәйрәм намазын кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач үткәрә башларга була дип хәбәр ителә.
Трансляцияне кайдан карарга?
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза бәйрәме 2024 уңаеннан вәгазе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук «Хузур ТВ»да туры эфирда күрсәтеләчәк.
Трансляцияне шулай ук «YouTub»тагы Хузур ТВ каналыннан карарга мөмкин булачак.