33 киң фюзеляжлы самолет урнаштырырга мөмкин булган яңа перронны 1 октябрьгә кадәр «Казан» халыкара аэропортында БРИКС саммитына төзиячәкләр, дип хәбәр итте РФ транспорт министры урынбасары Василий Десятков.
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Казан аэропорты 12 киң фюзеляжлы самолетны гына сыйдыра ала. Аэропорттагы яңа перронга БРИКС илләре башлыкларының 33 лайнеры килүе көтелә. Яңа перронны төзү бәясе якынча 7-8 миллиард сум дип бәяләнә. Аның мәйданы 300 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.
Россия 2024 елда БРИКС илләре төркеме рәисе хокукларына ия булды. Рәислек гадел глобаль үсеш һәм куркынычсызлык өчен күп яклылыкны ныгыту девизы астында узачак. Төп чара — БРИКС дәүләт башлыклары очрашуы октябрь аенда Казанда узачак. Анда катнашу теләге турында инде 30 дан артык ил белдергән. Россия үзенең рәислеге кысаларында барлыгы 200 ләп сәяси, икътисади һәм иҗтимагый чара оештырырга ниятли, аларда Россиянең дистәдән артык шәһәре катнашачак.