Пьяна (тат. Пиана, Пияна) — дөньядагы иң бормалы елгаларның берсе. Бу хакта «География. Россия табигате» китабында искә алына.
Елганың озынлыгы 436 км. Ләкин зур борылыш ясап агуы нәтиҗәсендә, елганың башы һәм ахыры бер-берсеннән нибары 70 чакрым ераклыкта гына. Аның кушылдыклары шактый күп: Чека, Ежать, Сердемь, Келя, Вадок, Анда, Кетарша, Пица, Пары, Раужа һ.б. Пьяна бассейны мәйданы Нижгар өлкәсендәге барлык кече елгаларының иң зурсы — 8 мең чакрымнан артык.
Риваятьләрнең берсендә болай диелгән: «Элек ул якта тыгыз урманнар булган. Аларда һәртөрле җанварлар яшәгән. Бервакыт Сура елгасы ярындагы бер авылга усал аю килә. Ул хатын-кызларны да, балаларны да, картларны да кызганмый. Аның артыннан барып бик күп кыю аучылар үлә. Халык өметсезләнә. Авылда көчле, акыллы бер егет була. Ул рәхимсез җанварны ауларга ниятли. Егет аюны эзләп урманга китә, аны эзләп бик озак адашып йөри, ниһаять аюны таба һәм үтерә. Егет бик арып, аю тиресен салып, җилкәсенә салып, кан югалтудан каушап, исерек кебек өенә кайтып киткән. Ә аның кан тамчылары тамган җирдә чокырлар пәйда булган, ә алардан чишмәләр бәреп чыккан һәм бормалы елга булып аккан. Кешеләр батырлык турында онытмаган һәм борылышлар сәбәпле елганы Пьяна (исерек) дип атаганнар».
А. Т. Харитонычев » Новгород Идел буе табигате» китабында бу исем мордва сүзе «пьянь» белән бәйле дип раслый (татар теленә тәрҗемә иткәндә -«авырту»). Елга Рус дәүләтенең көнчыгыш чиге булып хезмәт иткән һәм аның буендагы җир, халыкка кайгы һәм афәт китерүче күчмә кабиләләр һөҗүменә дучар булган.
Екатерина II заманындагы танылган Россия сәяхәтче, Идел буенда академик эзләнүләр оештырган һәм Пьяна елгасында узган академик экспедиция отрядын җитәкләгән Иван Лепехин, түбәндәге риваятьне язып калдырган: «Аның агышы бик бормалы һәм матур, шуңа күрә «исерек елга» кебек килеп чыккан. Әмма моңа тагын бер сәбәп бар: кайчандыр ике кенәз белән руслар арасында булган, ә икенче берәүләр раславынча, урда гаскәрләре белән сугышлар булган. Аларның берсе икенчесен җиңә һәм ял итәргә әлеге елга ярында туктый. Тантана вакытында сугышчылар шәраб эчәләр, исерешәләр һәм хәрби тәртипне калдырып, төрле җиргә таралышалар. Җиңелүчеләр, җиңүчеләренең «тәртипсезлеге» хакында ишетеп, исән калган сугышчыларын җыеп киләләр һәм искәрмәстән һөҗүм итеп, аларны җиңәләр. Исерекләрне җиңүне хәтер билгесе итеп, елганы «исерек» ягъни Пьяна дип атыйлар».
Әлеге елга буенда татар авыллары да шактый күп, чөнки елга Сергач ягы татарлары яши торган урыннан ага. Шул якта яшәүче милләттәшләребез тарафыннан оештырылган «Изге ай» ансамбленең, Пьяна елгасы хөрмәтенә язылган татарча җыры да бар.
Пияна (җыр тексты)
Равиль Кузнецов сүзләре һәм көе
Суларыңда синең йөзә төркемләп төрле балык
Ярларыңда синең яши — моңга бай, матур халык.
Авылым буйлап Пиана, ага өйләрне санап,
Пиана, Пиана синсез йөрәгем яна.
Син агасың борыла-борыла, ярларың — яшел чирәм
Авылыма кайткан көнне синең ярыңа киләм
Авылым буйлап Пиана, ага өйләрне санап,
Пиана, Пиана синсез йөрәгем яна.
Балачакта ярларыңда кармакка балык тоттым
Дусларыма җырлар өчен матур көеңне оттым
Авылым буйлап Пиана, ага өйләрне санап,
Пиана, Пиана синсез йөрәгем яна.