СССР заманында гражданарның шәхесе күбесенчә паспорт белән расланган. Әмма бу документны бар кеше дә ала алмаган, иң элек әлеге хокукка халыкның аерым категорияләре генә лаек булган.
Яшел китапчык рәвешендәге документ
Министрлар Советы паспортлар турында нигезләмәне 1953 елда кабул итә. Бу вакытка кадәр паспорт бары тик дәүләт хезмәткәрләрендә һәм чит илләрдә эшләүчеләрдә генә булган. Шулай ук документ үз шәхесләрен еш раслауны таләп иткән һөнәр вәкилләренә дә бирелгән. Калган кешеләрне хезмәт кенәгәләре яки башка белешмәләр ярдәмендә таныганнар.
1953 елда паспортларны шәһәрләрдә, район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы һәм машина-трактор станцияләре булган торак пунктларда, шулай ук чик буена якын зоналарда эшләүче хезмәткәрләр һәм эшчеләр ала башлый.
Иң беренче совет паспорты кара-яшел төстә булган. Хәзерге тышлыктан аермалы буларак, зурлыгы буенча бераз кечерәк була, фото ябыштыру мәҗбүри булмаган, гәрчә аның өчен урын каралган булса да. Паспорт 10 ел дәвамында гамәлдә булган, ә аннары аны башкасына алмаштырганнар.
Кем паспорт алырга хокуклы түгел?
Авыл халкының «яшел китапчыгы» колхозларга теркәлгәнгә күрә булмаган. Колхозчылар үз торак пунктларыннан сирәк чыкканнар, шуңа күрә аларның шәхесләрен ачыклауда ихтыяҗ зур булмый. Әгәр авыл кешесе район үзәгеннән читкә барырга карар кылса, ул авыл советына барган һәм аннан 1 айга белешмә алган. Моның өчен колхоз рәисенең рөхсәте кирәк булган. Әгәр дә ул рөхсәт бирмәсә, кеше юлга чыга алмаган.
Мондый тәртип халыкта «крепостной хокук»исемен ала. СССРда крестьяннарга паспортлар бирелми. Югарыда утыручылар «эшче көч» колхоз кырларында эшләүдән баш тартып читкә китә башларлар дип куркалар. Бу дәүләтнең авыл хуҗалыгы тармагына турыдан-туры куркыныч тудырган.
Шуңа күрә күп кенә авыл балаларын әти-әниләре яшүсмер чакларында ук шәһәргә укырга җибәргәннәр. Егетләр, кызлар техникумнарда һәм фабрика-завод училищеларында укыганнар, чөнки аларның 16 яшькә кадәр китәргә вакыты булган, ул вакытка чаклы аларны туган колхозына мәҗбүри яздырмаганнар. Әгәр яшьләр 16 яшендә шәһәрдә укысалар, паспорт алу хокукына ия булган. Армиядә хезмәт иткән егетләр дә туган авылларына кайтмыйлар, ә завод эшчеләре, төзүчеләр яки милиционерлар булалар, шәһәрдә ныклап урнашу өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.
Эшләре аеруча авыр булган кешеләрнең дә паспортлары булмаган. Мәсәлән, шахтерлар паспорт урынына махсус таныклыклар гына алганнар. Бу документлар аларга эшләрен дә, яшәү урыннарын да алыштырырга мөмкинлек бирмәгән.
СССРда колхозчыларга паспортлар кайчан бирелә башлый?
Совет халкын тулысынча паспортлаштыру 1974 елда башлана. Барысына да, шул исәптән колхозчыларга да, паспортлар бирелә башлый. Дәүләт гербы һәм СССР язуы белән бизәлгән яңа кара-кызыл тышлы паспортны 16 яшьтән алырга мөмкин булган. Яңа үрнәктәге китапчыкта кешенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган көне һәм урыны, милләте, гаилә хәле, пропискасы һәм хәрби бурычы турында мәгълүматлар булган.
Урыстан кала башка милләт кешеләренең паспортларындагы мәгълүматлар милли телдә дә кабатланган.
Бу юлы фото ябыштыру мәҗбүри була, 25 яшькә һәм 45 яшькә җиткәч, яңасын ябыштырырга кирәккән.
1990 елга кадәр кайбер паспортларда кан төркеме, социаль статус, хөкем ителү, элеккеге эш урыннары һәм режим объекты территориясендә булу турында өстәмә мәгълүматлар да булган.