1920 елда Татарстан Автономияле Республикасы төзү турында Декрет кабул ителә… Күпләр Татарстанның элеккеге җитәкчеләреннән бары Минтимер Шәймиевны гына беләләр. Ә Шәймиевка кадәр республика белән кемнәр җитәкчелек иткән икән, әйдәгез танышып үтик.

Татарстан белән кемнәр идарә иткән?

КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретарьлары исемлеге:

  • Александр Пефович Таняев (1898-1974). Идарә итү вакыты: 1920 елның августыннан октябренә кадәр. Репрессияләнгән. 1956 елда акланган.
  • Дмитрий Александрович Орлов (1894-1937). 1920 елның декабреннән 1921 елның гыйнварына кадәр. Репрессияләнгән. Вафатыннан соң акланган.
  • Карл Яковлевич Фиге (1897-1938). Идарә иту вакыты; 1921 елның гыйнварыннан мартына кадәр. Репрессияләнгән. Вафатыннан соң акланган.
  • Николай Иванович Барышев (1898-1937). Идарә итү вакыты: 1921 елның мартыннан июленә кадәр. Репрессияләнгән. Вафатыннан соң акланган.
  • Александр Иванович Карпов (1896-1937). Идарә итү вакыты: 1921 елның июленнән декабренә кадәр. Репрессияләнгән. Вафатыннан соң акланган.
  • Алексей Петрович Галактионов (1888-1922). 1922 елның гыйнварыннан июненә кадәр. Авиакатастрофада һәлак була.
  • Дмитрий Егорович Живов (1896-1939). Идарә итү вакыты: 1922 елның июненнән 1923 елның ноябренә кадәр. Репрессияләнгән.
  • Борис Давыдович Пинсон (1892-вафат булган елы билгесез). Идарә итү вакыты: 1923 елның декабреннән 1924 елның гыйнварына кадәр.
  • Иван Михайлович Бажанов (1896-1938). Идарә итү вакыты: 1924 елның гыйнварыннан мартына кадәр. Репрессияләнгән. Вафатыннан соң акланган.
  • Иван Титович Морозов (1889-1957). Идарә итү вакыты: 1924 елның мартыннан 1925 елның ноябренә кадәр.
  • Мендель Маркович Хатаевич (1893-1939). 1925 елның декабреннән 1928 елның декабренә кадәр. Репрессияләнгән. Вафатыннан соң акланган.
  • Михаил Осипович Разумов (1894-1937). 1928 елның декабреннән 1933 елның октябренә кадәр. Репрессияләнгән. Вафатыннан соң акланган.
  • Альфред Карлович Лепа (1896-1937). Идарә итү вакыты: 1933 елның октябреннән 1937 елның июленә кадәр. Репрессияләнгән.
  • Александр Михайлович Алемасов (1902-1973). Идарә итү вакыты: 1937 елның августыннан 1942 елның мартына кадәр.
  • Анатолий Георгиевич Колыбанов (1905-1978). Идарә итү вакыты: 1942 елның мартыннан 1943 елның июленә кадәр.
  • Владимир Дмитриевич Никитин (1907-1959). Идарә итү вакыты: 1943, елның июленнән 1944 елның декабренә кадәр.
  • Зиннәт Ибәтович Муратов (1905-1988). Идарә итү вакыты: 1944 елның декабреннән 1957 елның октябренә кадәр.
  • Семен Денисович Игнатьев (1904-1983). Идарә иту вакыты: 1957 елның ноябреннән 1960 елның октябренә кадәр.
  • Фикрат Әхмәтҗанович Табеев (1928 елгы). Идарә итү вакыты: 1960 елның октябреннән 1979 елның ноябренә кадәр.
  • Рәшит Мусинович Мусин (1927-1982). 1979 елның ноябреннән 1982 елның 1 октябренә кадәр.
  • Гомәр Исмәгыйлевич Усманов (1932-2015). 1982 елның октябреннән 1989 елның сентябренә кадәр.
  • Минтимер Шәрипович Шаймиев (1937 елгы). 1989 елның сентябреннән 1990 елның сентябренә кадәр. 1991 елдан 2010 елга кадәр ТР Президенты.