Рекрутка алу тарихы (патшага гаскәр туплау) 1705 нче елдан Петр Беренче заманыннан башлана. Уставы 1831 нче елның 8 июнендә раслана. Бу форма 1874 нче елга кадәр дәвам итә. Башта гаскәргә алынган шәхес гомере буе армиядә хезмәт итәргә тиеш була. Иң элек православие динендәге рус халкыннан гына рекрут алынса, 1720 елдан башка халыкларны да ала башлыйлар.

Барлык катлам кешеләренә дә хезмәт итү вакыты 1793 елда – 25 елга, 1834 елдан – 20 елга, 1853-1856 елгы Кырым сугышыннан соң – 12 елга, 1874 елдан – 7 елга калдырыла.

Рекрутларның яше 1798 елда – 15-20 яшь арасында, 1726 елда – 20-30 яшь, 1766 елда – чикләүләрсез, 1855 елда – 17-30 яшь, 1874 елда – 30 яшькә кадәр була. Рекрут уставы буенча, сугыш булмаган тыныч елларда халык санын алуда катнашкан һәр 1000 кешедән 2-5 рекрут (крестьян, мещан, солдат балалары), сугыш елларында һәр 300 кешедән 2-8 рекрут алына. 1812 елгы Ватан сугышында 3 тапкыр рекрут алу була.

Рекрут биру шобага салу ( жеребьёвка) белән хәл ителгән, алдан 5 ел элек солдат биргән семьялар шобага исемлегеннән төшерелгэн. Кайбер очракларда рекрутны сатып алып акчага яллап җибәргәннәр, андый рекрутны наемщ(ч)ик дип атаганнар. Бу нигездә бай семьяларга шобага төшкән очракларда булган.

Озак сроклы авыр солдат хезмәтенең зары бәетләрдә дә чагылган:

Ах, дөнья, дип суласам, дәрьяда су болгана.
Солдат булуны уйласам, була башым дивана.
***
Сикереп төштем бакчага, бастым бакыр акчага,
Егерме ел хезмәт иттем Александр патшага.

Чыганак: Олыяз авылы сайты