Татарстан радиосының туган көне дип, гадәттә, 1927 елның 7 ноябрен саныйлар. Бу көнне, сынап карау өчен, эфирдан концерт биреп караганнар. Ләкин әлеге күренекле датага кадәр сигез ел элек үк радионы элемтә чарасыннан мәгълүмат чарасына әйләндерү эше барган. Радио үзенең ил буенча киң таралуы белән Казанга бурычлы дисәк тә ялгыш булмас.

1919-1923 елларда Казанда радиолаборатория эшләве күпләргә мәгълүм түгел. Аның рәсми исеме — «Радиотелеграф оешмаларының икенче Казан базасы». Илебезнең радиотехникасы үсешендә бу база зур роль уйный. Казан лабораториясенең уңышлы эшчәнлеге үз вакытында билгеләнеп үтелсә дә, соңыннан онытыла. Казан радиобелгечләренең эзләнүләре турында мәгълүматны бары тик архив материалларында һәм сирәк очрый торган мәкаләләрдә генә табарга мөмкин. Базаны Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлаган, радиотехника өлкәсендә зур белгеч Александр Тихонович Углов җитәкләгән. Радиолабораториядә 20 нче еллар башында әһәмиятле ачышлары белән дан казанган талантлы галимнәр А. В. Дикарев, С. К. Папазов, И. В. Чистовский һ. б. эшләгән. Алар — тарихта беренче тапкыр кеше тавышын ерак араларга тапшыра алучылар. 1921 елның 7 маенда «Известия ВЦИК» газетасында Русия телеграф агентлыгының түбәндәге хәбәре басыла; «Казан шәһәрендә телефон өчен көчәйткечне урамда эшләтеп караганнар. Ике урынга бер-берсенә телефон чыбыклары һәм көчәйткеч белән бәйләнгән ике рупор куелган. Рупордан газета укыган тавыш тирә-юньгә ачык, аңлаешлы һәм көчле булып ишетелгән. Меңләгән халык моны таң калып тыңлаган». Бу хәбәрне укыган В. И. Ленин Казаннан әлеге аппаратны соратып алырга һәм Моссовет бинасының балконына куярга әмер бирә. Мәскәүдә Театр, Серпухов, Елохов, Андроньев мәйданнарына, Девичье Поле һәм Пресня заставасына шул аппаратлар ярдәмендә радио үткәрелә. Тирә-якны яңгыратып сөйләүче шушы аппаратлар аркылы соңгы хәбәрләр, лекцияләр, газеталар укыла башлый. Шул рәвешчә, безнең илдә чыбык буенча радиотапшыруларга нигез салына.

Әмма «радиотапшыру» дигән атама бераз соңрак туа. 1921 елда «Техника связи» журналы битләрендә әлеге яңа күренешкә исем бирү турында бәхәс куба. Башта «киң тапшыру» (широковещание) сүзен файдаланалар. Журнал укучылар үз вариантларын тәкъдим итәләр: «аваз чәчкеч» (звукомет), «чаткы чәчкеч» (искромет) һ. б. «Радиотапшыру» атамасы радиосөючеләр хәрәкәтенең башында торучы И. Г. Фрейман тарафыннан кертелә.

радиорупорның барлыкI ка килүе озак вакыт Русия һәм чит ил матбугатының игътибар үзәгендә тора. 1921-1922 елларда Казан радиотехниклары уңышы турында күпсанлы мәкаләләр алда телгә алынган «Техника связи» журналында дөнья күрә. Журнал уйлап табылган аппаратның техник ягын тасвирлау һәм аның мөмкинлекләрен тикшерү белән генә чикләнеп калмый. Анда 1922 елның 27-28 маенда Түбән Новгород радиолабораториясе аша Казанда тапшырылган беренче радиоконцертлар турында да язып чыгалар. Димәк, башкалабыз Казанда радио ярдәме белән музыкаль аң-белем тарату 1922 елда ук башланган дип икърар итә алабыз.

1922 елның башында ук күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил Усманов, Казан радиолабораториясе җитәкчесе А. Углов белән килешеп, матбугатта Казан радиотапшырулар станциясе төзү турында тәкъдим белән чыга. Ш. Усмановның тырышлыгына карамастан, әлеге идея тормышка ашмый кала. Эфирдан татарча тапшырулар биш ел узгач кына барлыкка килә. Һәм бу юлы да Шамил Усмановның үзсүзлелеге аркасында. Ул Татарстанның беренче радиотапшырулар оешмасының беренче җитәкчесе була.

Тапшырулар татар һәм рус телләрендә алып барыла, 1930 елдан чуваш телендәге тапшырулар да өстәлә. Сәнгать ветераны Исмәгыйль Илялов Углов лабораториясенең бер бүлмәсендә ашык-пошык корылган вакытлыча студиядән иң беренче тапкыр концерт тапшырылганын сөйләде. Стеналары кара сукно белән тышланган кечкенә бүлмәдә Гөлсем Сөләйманова, А. Измайлова, Ә. Әлмөхәммәдов, И. Иляловлар чыгыш ясый. Солтан Габәши аларга рояльдә уйнап тора.

1927 елда радионың штаты зур булмый. Дөрес, эфирда эшләр өчен музыкантлар, театр һәм концерт бригадалары артистлары чакырыла торган булган. Ул вакытта, театрлар кебек, радиостудия Татар тамаша предприятиеләре идарәсе карамагына алына. Тапшырулар бара торган зур студия дә хәзер К. Тинчурин исемендәге Татар драма театры урнашкан бинада була. Сүз уңаеннан, бу театрда музыка бүлеген җитәкләүче күренекле композитор Салих Сәйдәшев радиода музыкаль тапшыруларга нигез сала. Ул башта музыка консультанты була, эфирда татар җырларына һәм башка әсәрләргә аккомпанемент ясый.

Радионы җитәкләү бурычы 1928 елның 13 июлендә почта һәм телеграф Халык комиссариатына йөкләнә. Казанда радиостудиянең штат активын хезмәт күрсәтүчеләр белән берләштереп, радиоүзәк төзиләр. Шамил Усманов урынына Сәгыйть Фәйзуллин килә. Радиоүзәк Карл Маркс урамының 36 нчы йортындагы элемтә техникумы бинасына урнаша. Шуннан соңгы ун ел эчендә радиотапшырулар шунда оештырыла.

30 нчы еллар — татар радиосы тарихында иң кызыклы һәм каршылыклы чордыр, мөгаен. Радио эшенә Гөлсем Сөләйманова, Мәрьям Рахманкулова, Мохтар Мутин, Елена Жилина, Изабелла Самборская, Мөхәммәт Яушев кебек танылган артистлар чакырыла. Әдәби тапшырулар редакторы — Хәсән Туфан, музыкаль җитәкче — Кәшифә Тумашева, дикторлар — Камал Габдрахман һәм Шәриф Рахманкулов була.

Хәер, радиоконференция, радиомитинг кебек тапшыруларның темасы еш кына «югарыдан» төшерелгән була. Газеталар кебек үк, радио да республика партия оешмасының кырыс күзәтүе астында эшли. Асылда исә тапшырулар концепциясе партия идеологиясенә буйсына. Радиода һәрбер редакциянең атналык планы иң элек ВКП(б) өлкә комитеты тарафыннан раслана, күп кенә лекция һәм чыгышлар партия кушуы буенча оештырыла.

Өлкә комитеты (мөгаен, Үзәк Комитеттан күрсәтмә булгандыр) 30 нчы еллар башында радиоуниверситет оештыру идеясенә басым ясый. Ул соңрак ИМЗО (институт массового заочного обучения) дигән исем ала. ИМЗО программасы аң-белемнең бик күп төрләре буенча лекцияләрдән тора. Әмма барыбер иң зур урын партия тарихына, Уставына, программасына һәм агымдагы сәяси мәсьәләләргә бирелә. Республиканың һәрбер районында тыңлаучылар курслары оештырыла, радиобүлмә җиһазландырыла. Ярты елга бер тапкыр аларның эшчәнлеге тикшерелә. Эшне тиешенчә оештырмаган һәм җитәрлек санда укучылар җыя алмаган радиобүлмә җитәкчеләренә җәза бирелә.

Ярый әле ИМЗО озак яшәми. Белем алуның сыналган ысулларын радиоуку белән алыштыруның нигездә дөрес булмаганлыгын аңлаганнар, күрәсең. «Радиокурслар»ны тыңлаучылар кимегәннән-кими һәм 1933 елда белем алуның әлеге ысулы бетерелә.

1936 елда татар радиосы беренче Бөтенсоюз радиофестивалендә катнаша. 35 минутлык программа республиканың үзешчәннәре һәм радио коллективлары, солистлары башкаруында халык җырлары һәм татар композиторлары әсәрләреннән төзелә. Шул ук елда К. Тинчурин һәм С. Сәйдәшевнең «Зәңгәр шәл» спектакле монтажы Бөтенсоюз радиосы буенча тапшырыла. Бөтенсоюз эфирына чыгу журналистлар өчен дә, инженертехник хезмәткәрләр һәм җирле радиооештыручылар өчен дә зур казаныш була.

Миләүшә АЙТУГАНОВА.