Ислам дине буенча кешеләрнең гамәлләре сигез төргә бүленә: фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбах, хәрам, мәкрүһ һәм мөстәкрәһ.
Фарыз – шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була. Аның фарызлыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше кяфер (имансыз) була. Фарыз гамәлләр: Ислам диненең хаклыгына ышану, һәркөн биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда һәркөн ураза тоту, ел саен малның зәкятен бирү, мөмкинлеге булган кешегә, гомерендә бер мәртәбә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып Хаҗ кылу һ. б.
Ваҗиб — шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була. Аның ваҗиблыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше зур гөнаһлы була. Ваҗиб гамәлләр: витр намазын уку, гает (ураза һәм корбан бәйрәме) намазларын уку, фитыр сәдакасын бирү, корбан чалу, Коръәннең сәҗдә аятьләренең берсен укыган кешегә дә, ишеткән кешегә дә сәҗдәи тиләвәт кылу һ.б.
Сөннәт – шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмаса да, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең шәфәгатенә (яклауына) лаек булмый. Сөннәт гамәлләр: яхшы эшләрне “Бисмилләһ” белән башлау, Коръән укыр алдыннан “Әгузе” әйтү, төчкергәч “Әлхәмдүлилләһ” дип әйтү, иманлы кешеләргә сәлам бирү, мисвәк (теш чистарткыч) белән авызны пакьләү һ.б.
Мөстәхәб – шундый гамәл, аны кылган кеше, саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмый, Кыямәт көнендә дә шелтә тиешле булмый. Мөстәхәб гамәлләр: нәфел (өстәмә) намазлар уку, нәфел уразалар тоту, нәфел сәдакалар бирү, тәһарәт белән йөрү, буш вакытта Коръән уку һ.б.
Мөбах – шундый гамәл, аны кылган яки кылмаган кеше – саваплы да, гөнаһлы да булмый. Мөбах гамәлләр: хәләл ризыкларны туйганчы ашау яки эчү, утыру, басып тору, зарарсыз сүзләр сөйләү һ.б.
Хәрам – шундый гамәл, аны кылган кеше зур гөнаһлы була, хәрам гамәлләрне эшләргә ярый (хәләл) дигән кеше кяфер була. Хәрам гамәлләр: кешене яисә хайванны җәберләү, гайбәт сөйләү, урлашу, исерткеч эчемлекләр эчү, зина кылу һ.б.
Мәкруһ – шундый гамәл, аны кылган яки дөрес дигән кеше дә гөнаһлы була. Мәкруһ гамәлләр: отыш уеннар уйнау, әдәпсез җырлар җырлау, кеше алдында әдәпсез кылану һ.б.
Мөстәкрәһ – шундый гамәл, аны кылган кеше гөнаһлы булмаса да, әдәпсезлек кылган була. Мөстәкрәһ гамәлләр: зур-зур кабып ашау, базарда яисә урамда ашау, авызны капламыйча иснәү, кычкырып кикерү, бармак шартлату һ.б.
Башка хәбәрләр
31.01.2025
20.01.2025
10.05.2024
28.04.2024

2025 елда Ураза кайчан башлана һәм тәмамлана?
2025 елда Рамазан март аенда башлана, Ураза 30 көн дәвам итәчәк. Традиция буенча, мөселманнарга бер ай дәвамында...
Укырга
2025 елда Корбан бәйрәме кайчан була?
2025 елда Корбан бәйрәме, елдагыча, Татарстанда, шулай ук Россиядә һәм бөтен дөньяда Мәккәдәге хаҗ гамәлләре...
Укырга«Изге Болгар җыены 2024»: кайчан була, бәйрәм программасы
2024 елда «Изге Болгар җыены» 19 майда якшәмбе көнне узачак. Бөтен Россиядән 50 меңнән артык мөселман Татарстанның...
УкыргаСабантуй 2024: Татарстанда Сабантуй бәйрәме кайчан булачак?
Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәмен 2024 елда үткәрү даталарын раслады. Республика...
Укырга