Ислам – Аллаһы Тәгаләнең хак дине буенча гамәл кылу дигәнне аңлата[1].

Аллаһы Тәгалә тарафыннан Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иңдерелгән дин – Ислам дине.

Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кешеләрне яхшылыкка өйрәтер өчен Ислам динен биргән.

Аның хөкемнәре буенча гамәл кылган кеше дөньяда да, ахирәттә дә даими рәхәтлектә һәм иминлектә булачак.

Ислам диненең хаклыгына ышанган кеше мөэмин һәм мөселман дип атала.

Динебез –  Ислам дине.

Без, Әлхәмдүлилләһ (Аллаһыга шөкер) – һәркайсыбыз мөэмин һәм мөселман.
[1]   Ислам сүзе гарәп теленнән буйсыну, тапшырылу, бирелү рәвешендә тәрҗемә ителә – Тәрҗемәченең аңлатмасы.