78. Үз өендә даими торучы кешегә “мокыйм” дип әйтәләр. Йөз чакрым чамасы бер җиргә бару нияте белән юлга чыккан кешегә “мөсафир” диләр.
79. Сәфәргә чыккан кеше үз шәһәренең йорты яныннан башлап, шәһәренә кайтып кергәнче яки бер шәһәрдә 15 көнгә кадәр торуны ният кылучы мөсафир хөкемендә була.
80. Әгәр мөсафир бер шәһәрдә 15 көн торуны ният кылса, шул вакыттан алып мокыйм хөкемендә була, әгәр дә 15 көн тулганчы тагын сәфәргә чыкса, мөсафир хөкемендә була.
81. Мөсафирның бер шәһәрдә 15 көн тору нияте булмыйча, эшләре чыгу сәбәпле яки берәр хәбәр көтү сәбәпле 15 көн кадәр шул шәһәрдә калса да, барыбер мөсафир хөкемендә була.
82. Ике шәһәрдә йорты булган кеше шул шәһәрләрнең кайсына гына барса да мөсафир булмый. Әгәр дә ул шәһәрләрнең арасы йөз чакрым кадәр булса, бер йортыннан икенчесенә барганда мөсафир хөкемендә була.
83. Мөсафирның өч өстенлеге бар:
1) мөсафир кешегә өйлә, икенде һәм ястү намазларының фарызларын икешәр генә рәкәгать итеп кыскартып уку – ваҗиб;
2) читекләргә өч тәүлек тулганчы мәсех тарту дөрес була;
3) сәфәр вакытында Рамазан ае туры килсә, уразаны тотмыйча казага калдыру дөрес була.
84. Мөсафир дүрт рәкәгатьле сөннәт намазларын һәм өч рәкәгатьле ахшам һәм витр намазларын кыскартырга тиеш түгел.
85. Дүрт рәкәгатьле намазда мөсафир мокыймга имам булса, ике рәкәгать укыгач, сәлам биреп намазын тәмамлый да, оеган мокыймга үзенең мөсафир икәнлеген аңлата. Мокыйм намазының калган ике рәкәгатен кыямнарында һич кыйра’әт укымыйча, ялгызы гына тәмамлый.
86. Әгәр дүрт рәкәгатьле намазда мөсафир мокыймга оеган булса, имамына ияреп, ул да дүрт рәкәгать итеп укый.
87. Мөсафир үзенең мокыйм вакытында казага калган дүрт рәкәгатьле намазын сәфәрдә каза кылырга уйласа, кыскартмыйча дүрт рәкәгать итеп каза кылырга тиеш. Мөсафир вакытында казага калган намазын мокыйм булгач каза кылса, ике рәкәгать итеп каза кыла.